Рәсемнәрдәге дуслык темасы тормышында да чагыла

DSC06888

Әмир әфәнде САФИУЛЛИН тормыш иптәше Әнсия ханым һәм кызы Кристина белән.  

Камышлыга баргач, мине очратып, ул үзе өйләренә чакырды. Нәрсәдер күрсәтәсе килүе күренеп, сизелеп тора иде.

Чәчәкләргә күмелеп утырган, әкияттәгедәй ике катлы кирпечтән салынган өйләреннән чыгып, мине Әмир әфәнде хәләл җефете Әнсия ханым белән бергә кулларын җәеп каршы алды, ә инде бераз сөйләшкәч, кулыма зур, калын альбом китереп тоттырды. Анда хуҗаның үз куллары белән ясаган иҗат җимешләренә — рәсемнәренә карап, таң калдым.

Биредә нинди генә рәсемнәр юк — барысы да тирән эчтәлеккә, мәгънәгә ия. Күбесе тормыштан яки әкиятләрдән алынган. Әйтик, баһадир арыслан белән көрәшә, гашыйк егет мәңгелек йокыга талган чибәркәйне йокысыннан уята, зәңгәр күл янында юртаклар су эчәргә җыелган… Тагын табигать-Анабызның язгы кичерешләре, тау илендә гомер кичерүче төрле җанварларның һәм киекләрнең дуслыгы һәм башка күренешләр чагыл¬ды¬рыл¬ган. Бихисап күп бу рәсемнәр турында сөйләп тә бетереп булмас иде.

- Кышкы озын төннәрдә мин рәсем ясау белән шөгыльләнәм. Мондый халәтне балачактан кичерәм инде. Иҗат иткәндә минем булган бөтен борчу-мәшәкатьләрем онытылып, күңелемә җан тынычлыгы иңә, үземдә ниндидер рухи үсеш тоям.

Мин рәсемнәремне каләм яки майлы буяулар белән ясыйм. Безнең як табигате шулкадәр матур ки, ул ирексездән иҗат итәргә этәрә.

Мин шәмаилләр дә ясыйм бит әле: гарәпчә догалар язып, аларны матур итеп рам эчләренә урнаштырам. Зур тырышлык белән башкарылган бу хезмәтемә һәрчак хуҗа табылып тора. Рәсемнәремне туганнарыма, дусларыма да бүләк итәм. Гарәпчә укырга, язарга шәһәр мәчетендә машина йөртүче булып хезмәт иткәндә өйрәнгән идем. Балачагымнан ук фантастик әсәрләр уку белән мавыгам. Фантастика рәсем сәнгатендә бик нык ярдәм итә, — дип сөйләде Әмир Сафиуллин.

Аллы-гөлле булып өй түрендә вазада утыручы чәчәкләрне дә ул үзенең йөрәк серләре белән эретеп “җанландырган”, дип әйтерлек. Сабый чагыннан ук тәрбиягә алып, ярату, наз бүләк итеп үстергән кызлары Кристинаның бүлмәсе дә әтисе иҗатындагы төрле жанрдагы әкият геройлары рәсемнәренә күмелгән. Ул да музыка дөньясына гашыйк, фортепианинода уйнарга ярата.

Әмир Сафиуллин яшьтән үк спорт белән дә шөгыльләнә. Авылда ел саен үткәрелгән ямьле сабантуйларында кө¬рәшеп, күп мәртәбәләр батыр булып та калган ул.

- Хәзер олыгайдым инде, сабантуйларында мәйданга чыгып көрәшмәсәм дә, гер күтәрүдә катнашам. Кышларын тормыш иптәшем Әнсия, кызыбыз Кристина белән бергәләп чаңгы шуарга да яратабыз, — дип, үзенең кичерешләре белән уртаклашты Әмир әфәнде.

Гармун уйнарга да ул бик ярата икән. Хәзер дә ялындырып тормады, җиз кыңгыраулы тальянын кулына алды да, сыздырып, уйнап җибәрде һәм матур көй агылган бүлмәгә искиткеч, дулкынландыргыч, сихри матурлык иңде. Ул әле аккордеонда да, синтезаторда да уйнарга ярата, бу уен коралларын кулыннан бер дә ычкындырмый.

DSC06888

Әмир әфәнде САФИУЛЛИН тормыш иптәше Әнсия ханым һәм кызы Кристина белән.

Әңгәмәбез ахырында мин аның кайда эшләве белән кызыксындым. Әмир Кәрам улы үзенең Себергә барып эшләве, хәтта анда сигезәр ай торып кайтуы турында сөйләде. Соңрак бераз уйланып торгач:

- Аллаһыга шөкер, хатынымнан бик уңдым. Ул һәрвакыт кызыбыз Кристина белән минем кайтуымны өзелеп көтеп тора. Эштә дә бик уңган, намуслы, тормышчан, иң мөһиме — һәрчак аңа ышанып була. Шуның өчен мин аны бик яратам, хөрмәт итәм, — дип тә өстәде ул. Бу сүзләр миңа кабат аның иҗатын исемә төшерде. Рәсемнәрнең берсендә тау җанварлары белән юаш хайваннарның бергә янәшә басып торуларын күргәч, Әмир әфәнденең рәсем сәнгатенә шушы матур күренеш сыйган икән, димәк, ул үз гаиләсендә генә түгел, илебез халкы арасында да чын дуслык, татулык булсын дип, янып яши, дигән фикергә килгән идем. Моңа мин тагын бер кат инандым.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Камышлы авылы,
Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1763

Комментирование запрещено