Ел саен Изге Болгардагы Ак мәчеткә Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән мөселманнар гына түгел, башка җирләрдә гомер итүче дин кардәшләребез дә агыла. Шатлыкка, миңа да шушы Изге җирләребездә газиз Ата-бабаларыбыз рухына дога кылып кайтырга туры килде. Биредәге истәлек өчен төшерелгән фоторәсемнәрем алар яшәп үткән шанлы тарих, телебезнең, динебезнең, асыл гореф-гадәтләребезнең, матур йолаларыбызның беркайчанда югалмый, киләчәк буынга күчүе турында сөйлидер сыман тоела миңа.
Нурсинә ХӘКИМОВА фотосурәтләре.
Просмотров: 1685