Айдиновларның пекарнясында пешкән икмәкне барсы да ярата, мактый! (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (12)

Икмәк җитештерү иң кирәкле һәм иң авыр эшләрдән санала. Конкуренция заманында пешергән ризыгың тәмле дә, сыйфатлы да булырга тиеш. Камышлы авылында яшәүче шәхси эшкуарлар Рәфыйк Дамир улы һәм Сәрия Әфкәр кызы Айдиновларның җитештергән продукцияләре әйтелгән барлык тәлапләргә дә җавап бирә.

Камышлы авылында пекарня ябылгач, биредә яшәүче Рәфыйк һәм Сәрия Айдиновлар үз йортларында шәхси пекарня ачарга булдылар. 2004 елда кирәкле җиһазлар алдылар һәм эшкә керештеләр. 

Тырыш эшкуарларның эшләре алга бара. Бердәм коллективта икмәк пешерүчеләр Җария Нәсыйбулла кызы Жораева, Суфия Сәҗит кызы Вәлиева да җиң сызганып эшлиләр. Җария ханым авыл пекарнясында эшләп, лаеклы ялга киткән иде. Суфия ханым - тумышы белән Иске Ярмәк авылы кызы, гаиләсе белән Чулпан авылыннан Камышлыга килеп урнаштылар һәм биредә өй салып керделәр. 

Пекарня продукциясе Камышлыда гына түгел, башка авылларга да илтеп сатыла. Өстәвенә төрле тәмле пирог­лар, булкалар да пешерәләр. Туйларга, дини мәҗлесләргә бигрәк тә заказлар күп була.

Айдиновлар онны сатып алалар, ә чүп­рәне, җәен урманнан колмак җыеп, үзләре ясыйлар. Алар яшәгән урам шундый аңкып тора яңа пешкән икмәк исеннән! Чүпрә кулланып пешергән ипи бигрәк тә тәмле исе белән борыннарны кытыклап тора шул.

image (2) image (3) image (4) image (5) image (6) image (7) image (9) image (11)image (10) image (12) image (13)1

Ир-атларга җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәннәре Рәфыйк әфәнделәр кебекләргә карата әйтеләдер, мөгаен. Аның кулыннан килмәгән эш юктыр.  Шәхси пекарнядан тыш ир-ат үзенә тагын бер шөгыль тапкан. Ул үз йортына җәяр өчен матур-матур плиткалар да ясый. 

23

image (24) image image (1)image (8)

Айдиновларның өйләре урман янында урнашкан. Шулай итеп алар җәй көннәрендә сандугач тавышларын тыңлап, күршеләрен тәмле пирог-булкалар белән сыйлап, матур итеп яшәп яталар. Олы уллары Марат быел өйләнеп, үз гаиләсе белән Ноябрьск шәһәрендә яши, ә кечеләре Радик мәктәптә җиденче сыйныфта укый.

Элек-электән Камышлы үзенең пекарнясы белән дан тотты. Биредә пешкән хуш исле икмәкне тирә-як авыллардан килеп ала иделәр. Бүген әнә шул традиция киредән әйләнеп кайтты,  һәм без — камышлылар — моны бик хуплап каршы алдык. Эшкуарларга киләчәктә дә эшләренең уң булуын теләп калабыз!  

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Просмотров: 1309

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>