Намаз укый башлагач бернинди яктылык күрми яшәгән карчык кояш нурларын күрә, кешеләрнең шәүләсен чамалый, төсләрне аера башлый.
Урамда берәр сукыр кешене күрсәм, ирексездән күзләр яшьләнә, бу мизгелдә әбием күз алдыма килеп баса. Ул 1921 елгы ачлыкны, сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган, яшьлеген үги ана янында үткәргән кеше. Сугыштан соң кияүгә чыга. Бабам да сугыш афәтен узган ир була. Ярыйсы гына торып китәләр, бер-бер артлы балалар дөньяга аваз салалар. Әби дүртенче-бишенче булып туган игезәк балаларын тапкач, күрү сәләте начарая, табибка күренергә була. Ул вакытта глаукома авыруы икәнен белмиләр дә. «Тагын бер бала тапсаң, күзең ачыла», – дигән сүзгә ышанып, ул минем әнине дөньяга тудыра һәм шуннан соң гомерлек сукыр кала. Шул хәлендә дә ул тормыш авырлыкларына бирешмичә, сыкранмыйча яшәвен дәвам итә, караңгы дөньяга ияләшеп, бар эшне эшләргә өр-яңадан өйрәнә.