Септик ангина корбаннарына һәйкәл куелды

Кызылсу памятник ангина

Һәйкәлне урнаштырганннан соң истәлек өчен.

Красный Яр районының Яңа Кызылсу авылы зираты ур­та­сында гадәттән тыш зур һәм күп исемнәр язылган яңа һәй­кәл калкып чыкты. Анда 1944 елның язында септик ангина авыруыннан һәлак булган авыл­дашларның исемнәре языл­ган.

Бөек Ватан сугышы вакытындагы бу фаҗига Куйбышев өлкәсеннән генә дә 4958 ватандашыбызның гомерен алып киткән. Шуларның 44 проценты – 16 яшькә җитмәгән балалар. Ул вакытта күгәргән башак җыеп пешерелгән икмәктән Ульян, Пенза, Оренбург өл­кәләрендә, Башкортостан Рес­публикасында да меңләгән кеше вафат булган иде бит.

Безнең якларда да, бигрәк тә элеккеге Новый Буян районында, корбаннар саны шактый. Үз вакытында Самараның  “Азан” газетасында, соңрак Яңа Кызылсу, Мулла авыллары тарихы турында язылган китапларда җан тетрәндергеч бу хәлләр турында тәфсилләп язылган иде инде.

Септик ангина олыларны һәм балаларны, тулаем гаиләләрне, сугыштан яраланып кайткан инвалидларны – берсен дә жәлләмәгән. Дәүләт тарафыннан күрелгән чаралар да бу чирне җиңә алмаган. Шуңа күрә 1944 елда септик ангинадан вафат булган кешеләрне Бөек Ватан сугышының корбаннары дип санау бик дөрес.

…Кызылсу авылының 72 йортыннан чыккан 51 мәет зиратта бер тирәдә җирләнгән. Аларның кабер калкулыкларының бер биеклектә булуы моңа дәлил булып тора.

Вакыт үтә, яңа буын ке­шеләре үткәнне яхшы белми. Шуңа күрә туган авылның тарихы белән кызыксынучылар септик ангинадан вафат булган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерергә ният иттеләр. Ниһаять, 2015 елның 26 сен­тябрендә, Корбан гаетен бәй­рәм иткән көннәрдә бу ният тормышка ашырылды.

Һәйкәлне урнаштырганннан соң истәлек өчен.

Һәйкәлне урнаштырганннан соң истәлек өчен.

Һәйкәлне “Диамант” фирмасында  ясату һәм урнаштыру чыгымнарын авылдашларыбыз  Йосыф Мингачев, Мансур Яруллин, Руслан һәм Ринат Фәйзетдиновлар, Рәшит Шәрапов, Шамил Харисов, Хәлил Думбалов, Тәлгать Хуҗин, Минәхмәт Хәлиуллов, Җәүдәт Гайсин, Рәфыйк Майлян, Алексей Рогачев, Игорь Гараев һәм Константин Кийко түләделәр, ә бертуганнар Габделәхәт, Әмирхәт һәм Әхтәм Ситдыйковлар һәм зират караучысы Минегали Хәсьянов кабер ташын урнаштыру белән шөгыльләнделәр. Шушы изге эштә катнашучыларның барсына да Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Шамил ГАЛИМОВ. 

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1171

3 комментариев

  1. В Мулловке бы тоже поставить такой памятник. 151 человек, большинство дети, погибли в 1944 году, вынужденные от голода есть заплесневелый колосья. Почему-то их не эвакуировали в госпитали.

  2. Молодцы, Кысыл Су халкы. В Мулловке погиб 151 человек. В два раза больше, чем на фронте. В Мулловке тоже надо поставить такой памятник. У некоторых людей возникает недоуменный вопрос: почему этих людей, половину из которых составляли дети, не могли в срочном порядке эвакуировать в военные госпитали ? И надо честно сказать, что это жертвы голода в тылу. Из крестьян во все времена выжимали последние соки.

  3. Помним всех поименно
    В селе Новоурайкино Красноярского района 26 сентября был установлен памятный обелиск с именами односельчан, умерших во время эпидемии септической ангины весной 1944 года.
    Вопросам возникновения и последствий септической ангины были посвящены материалы газеты “Азан” в 1998 году, эта тема также подробно освещалась в книгах по истории сел Новоурайкино и Мулловка. Весной 44-ого от употребления хлебопродуктов, испеченных из токсичной муки, в одной только Куйбышевской области погибло 4958 человек, из них немногим менее половины, 44 процента – дети до 16 лет. Такая же трагедия постигла тысячи людей в соседних Ульяновской, Пензенской, Оренбургской областях и Башкирской АССР.
    Больше всего умерших было в селах бывшего Ново-Буянского района. Мучительной смертью умирали старики и дети, женщины и мужчины, инвалиды войны, вернувшиеся с фронта… Умирали целыми семьями. Людская память сохранила душераздирающие подробности трагедии, сулчившейся в глубоком тылу.
    Государство, ведущее тяжелейшую войну, не нашло возможностей оказать достаточную помощь заболевшим. Отсюда и такие трагические последствия. Получалось, что в некоторых селах, пораженных септической ангиной, умерших от нее оказалось больше, чем односельчан, погибших на фронтах войны.
    … В не очень большом селе Новоурайкино (татарское название Кызылсу), состоявшем тогда из 72 дворов, за месяц умер 51 человек. Их наспех хоронили на одном пятачке, поэтому эта площадка имеет одинаковый ландшафт, сразу видно: захоронения одного, короткого времени.
    Люди, занимающиеся историей родного села, многие годы мечтали каким-нибудь образом увековечить память своих земляков — жертв Великой Отечественной, которые погибли не под фашистскими пулями или бомбежками вражеской авиации, а от болезней, вызванных войной. И донести до потомков еще одно свидетельство трагической истории малой родины и нашей огромной страны.
    Наконец, 26 сентября 2015 года, в год 70-летия Великой Победы, их планы обрели форму гранитного обелиска с именами умерших весной 1944 года. Расходы по изготовлению памятника в самарской фирме “Диамант” и его установке памятника на сельском кладбище взяли на себя Юсуф Мингачев, Мансур Яруллин, Руслан, Ринат Файзутдинов, Рашид Шарапов, Шамиль Харисов, Халиль Думбалов, Талгат Хузин, Минахмет Халиуллов, Джаудат Гайсин, Рафик Майлян, Алексей Рогачев, Игорь Гараев һәм Константин Кийко. В работах по самой установке обелиска на месте участвовали также братья Габделахат, Амирхат, Ахтям Ситдыйковы и смотритель кладбища Мингали Хасяннов .
    Шамиль Галимов.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>