Өлкәннәр көне — якты һәм күңелгә ятышлы бәйрәм. Бу көнне без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча зур игътибар белән уратып алабыз.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Өлкәннәр көне хөрмәтенә Корбан ашы үткәрелде. Билгеләнгән вакытта мәктәп фойесы ак яулыклы апалар, әбиләр, түбәтәй кигән абзыйлар, бабайлар белән шыгрым тулган иде.
- Бу бәйрәмне һич тә читләп үтә алмыйбыз, — диде кунакларны каршы алырга чыккан мәктәп директоры Радик Газизов. — Акыллы киңәшләре, сабырлыклары белән яшьләрне тәрбияләүгә алар да үз өлешләрен кертәләр бит. Ә гомер көзенә якынайган саен әби-бабаларыбызның ярдәмгә, илтифатка мохтаҗлары арта. Без аларны төрле бәйрәмнәргә, очрашуларга чакырып торабыз, укучыларыбызда да олыларга карата ихтирам тәрбияләргә тырышабыз. Бөтенләй онытылган, ялгыз калган кешеләр дә бар, аларны бер генә көнгә булса да сөендерү, кадер-хөрмәт күрсәтү — шулай ук изге гамәл.
Шул арада хөрмәтле кунакларны өстәл артына чакырдылар. Чараның мөхтәрәм кунагы — Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин җыелганнарга Корбан чалуның әһәмиятен тагын бер кат төшендергәннән соң, Корбан табынын догалар укудан башлап җибәрде.
Кунаклар бәйрәм чарасыннан бик канәгать калдылар.
- Өлкәннәр көнен аерым билгеләп үтү, һичшиксез кирәк. Биредә бер-беребез белән очрашып, рәхәтләнеп аралашабыз, фикерләшәбез дә, — дип үзенең тәэсирләре белән бүлеште Нурзилә апа Садыйкова. Аның янәшәсендә басып торган Миңниса ханым Галимова да сүзгә кушылды:
- Оныгым Сабир Галимуллин 10нчы сыйныфта укый. Татар мәктәбендә белем алып, өйдә генә түгел, биредә дә милли рухта тәрбияләнүенә бик шатбыз. Инде шундый зур табынга җыеп, безне, олыларны да, хөрмәтләүләре өчен мәктәп администрациясенә зур рәхмәт.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1180