В Камаловском театре пройдет вечер, посвященный памяти Туфана Миннуллина / Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, драматургны искә алу кичәсе уздырылачак

b1e534530da980d1261968ed7c1d58d9_XLНа сцене театра Камала были поставлены спектакли по более двадцати пьесам Т.Миннуллина, которые много лет не сходили со сцены.

11 октября на большой сцене Камаловского театра состоится вечер, посвященный памяти Туфана Миннуллина. Событие пройдет в рамках юбилейных мероприятий, посвященных 80-летию со дня рождения выдающегося татарского драматурга.

На сцене театра Камала были поставлены спектакли по более двадцати пьесам Т.Миннуллина, которые много лет не сходили со сцены. Среди них: «Старик из деревни Альдермыш», «Колыбельная», «Зятья Гэргэри», «Мулла» и многие другие. В этот вечер зрители смогут еще раз встретиться с полюбившимися героями из этих спектаклей.

Специально для творческого вечера съемочная группа театра Камала записала новые интервью с односельчанами и одноклассниками Туфана Абдулловича. Видеозаписи будут впервые представлены 11 октября.

Своими воспоминаниями о многолетней работе с Туфаном Миннуллиным поделятся народные артисты Татарстана и России Равиль Шарафеев, Азгар Шакиров, Нажиба Ихсанова (Миннуллина), народная артистка РТ и заслуженная артистка РФ Наиля Гараева, народная артистка РТ Луара Шакирзянова, дочь драматурга Альфия Юнусова, а также государственные деятели, писатели и представители татарских театров.

В исполнении народных артистов Татарстана Зульфиры Зариповой и Фираи Акберовой прозвучат песни из спектаклей, поставленных по пьесам Туфана Миннуллина. В программе вечера примут участие Государственный фольклорный ансамбль кряшен «Бермянчек» и ансамбль танца «Казань», сообщили в пресс-службе театра Камала.

Напомним, что с 5 по 11 октября в Татарском государственном академическом театре им.Г.Камала и Татарском государственном театре драмы и комедии им. К.Тинчурина проходит театральная декада, посвященная памяти Туфана Миннуллина. Театры из Татарстана, Башкортостана, Оренбурга, Республики Марий Эл представляют спектакли по пьесам выдающегося татарского драматурга.

«Татар-информ»

* * *

11 октябрь көнне сәгать 18.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев һәм Муса Җәлил иемендәге премияләр, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин (1935-2012) истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була. Чара мәшһүр драматург Туфан аганың тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында үткәрелә.

Г. Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин пьесалары буенча егермедән артык спектакль куелган. Алар арасында “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Гөргөри кияүләре”, «Ай булмаса, йолдыз бар», “Мулла” һ.б. бар. Искә алу кичәсендә тамашачылар тагын бер кат әлеге спектакльләрдән геройларны күрү бәхетенә ирешәчәк.

Кичә өчен Г. Камал театры хезмәткәрләре драматургның туган авылына махсус барып, авылдашлары, классташлары белән интервьюлар эшләгән. Бу видеоязмалар беренче мәртәбә 11 октябрьдә тәкъдим ителер дип көтелә.

Искә алу кичәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина), Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, драматургның кызы Әлфия Юнысова һәм, шулай ук, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, театр әһелләре Туфан Миңнуллинга бәйле истәлекләре белән бүлешәчәк.

Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова һәм Фирая Әкбәрова башкаруында Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак. Моннан тыш, кичәдә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор һәм “Казан” бию ансамбльләре чыгыш ясавы ниятләнә.

Искәртеп үтәбез: 5-11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театраль декада уздырыла. Татарстан, Башкортстан, Мари Эл Республикаларыннан килгән театрлар тамашачыларга данлыклы татар драматургы пьесалары буенча куелган спектакльләр тәкъдим итә, диелә Г. Камал театры матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татар-информ»

Просмотров: 1126

Комментирование запрещено