Газета укучы авылдашларым әлләни күп түгел…

26483399 октябрь – Бөтендөнья почта көне

Берничә көн почта хезмәткәре ролендә булып карадым бит әле мин. Хат ташучы авылдашым-күршем авырып киткәч, аңа ярдәмгә килергә булдым.

Минем күзәтүемчә, газета укучы авылдашларым әлләни күп түгел. Нигездә, «1000 советов», “ЗОЖ”, «Сваты.Заготовки» һәм «Сваты на даче» дип аталган киңәшләр белән тулы басмаларны алалар икән. Почта ящикларының күбесенә «Камышлы хәбәрләре» дип аталган район газетасы да салдым, олырак яшьтәгеләр «Бердәмлек»не укыса, бик сирәк кенә «Аргументы и факты» басмасы да очрады.  Бер генә шәхси хат та күрмәдем. Күрәсең, хат язышу хәзер бик өнәлми, чөнки телефон һәм башка элемтә чаралары аны алмаштыра.

Почтальонның проблемалары җитәрлек икән, дигән фикергә дә килдем мин. Этләр, почта салу өчен тартмалар булмау… Зур физик йөкләнеш һәм дистәләгән километрлар узу турында әйтеп тә тормыйм.

Этләр дигәннән… Эт тешләмәгән почтальонны очрата алмыйсың, дип үзара көлешәләр почта хезмәткәрләре. Почта ташучыны этләрнең өнәмәве уйдырма түгел икән шул, шәхси йортлар буйлап йөргәндә алар өреп каршы алалар. Аллаһы сакласын, бәйдә булмаганнары ташланырга да мөмкин бит.

Дания.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1269

Комментирование запрещено