Председателю ДУМ РТ подарили Коран, изданный по инициативе Башара Асада (ВИДЕО) / Сүрия дин галимнәре алты ел басмага әзерләнгән Коръәнне Татарстан мөфтиенә бүләк итте

1Председателю Духовного управления мусульман (ДУМ) РТ Камилю Самигуллину презентовали переработанный сирийскими учеными Коран. Как рассказал представитель комитета по Священному Корану, этот текст был сделан для того, чтобы облегчить его чтение, избежать ошибок и неправильных интерпретаций.

Коран был издан по инициативе президента Сирии Башара Асада. «Мы определили принципы работы и представили их президенту в 2011 году. Он сразу же издал приказ по началу работы. Несмотря на все смуты и трудности, которые мы переживали, президент день ото дня интересовался процессом нашей работы до того, как в этом году мы полностью завершили проект», — рассказали ученые.

«Понятно, что в новом образе для облегчения было многое сделано. В арабском языке, когда писался Коран, не было точек, поэтому не араб может не понять разницы между некоторыми буквами. Любое улучшение, которое нужно для облегчения чтения Корана, принимается», — сказал Самигуллин. Ему подарили один из экземпляров Корана с надписью «в подарок от Башара Асада».

Сообщается, что Коран проверили 26 раз, в том числе и голосом, прежде чем приступить к его изданию. В начале 2016 года текст будет доступен в интернете, его можно будет скачивать или перепечатывать.

business-gazeta.ru

* * *

Казан кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Сүрия дин белгечләре әзерләп нәшер иткән Коръән басмасын тәкъдим итү чарасы булды.

Бирегә шул уңайдан Болгарда кичә үткәрелгән «Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы» Халыкара фәнни-гамәли конференциясенә килгән чит ил кунаклары — ислам дөньясы галимнәре җыелды, дип хәбәр итте ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге Изге китап нөсхәсен басмага әзерләү өчен Сүрия дин белгечләре тарафыннан махсус комиссия төзелгән. Дин белгечләре, беренчедән, Коръән сүзләренең дөрес язылышына, икенчедән, матур язылышына игьтибар юнәлткәннәр. Һәм, моннан тыш, бер елдан артык вакыт эчендә, барлык төзәтмәләр исәпкә алынып, басманың аудиоязмасы эшләнгән.

Коръәннең яңа басмасын әзерләү өчен оештырылган махсус комиссия әгъзалары Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр шурасы җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Буты һәм Сүриянең зәкят фонды җитәкчесе Бәдыйг Сәет әл-Ләхмән Изге Китапның бер нәсхәсен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бүләк итеп бирделәр. Шулай ук алар Изге Китапны басмага әзерләүдәге тәҗрибәләрен утаклашырга әзер булулары хакында әйттеләр.

Искәртеп үтәбез: 8 октябрьдә Болгарда дөньяның иң зур Коръән китабы урнашкан «Истәлек билгесе» бинасы конференц-залында «Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе барышында Болгар ислам академиясен оештыруга беренче адымнар ясалды: алты айлык Коръән өйрәнү курслары ачылды. Бу чаралар ислам дөньясында билгеле белгечләрне республикабызга җыйды. Конференция кысаларында ислам динебезне ныгыту һәм мөселманнарның гыйлемен күтәрү максатыннан, күп сандагы очрашулар, сөйләшүләр булды.

“Татар-информ”

Просмотров: 1208

Комментирование запрещено