Сыерларны сагынырга калмасак иде

фарит и зайтуна

Фәрит Мор­заханов әнисе Зәйтүнә апа белән. 

11 октябрь — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате  хезмәткәрләре көне

Берәүләр җир сөреп, ик­мәк үстереп көн күрсә, Похвистнево районының Яңа Мансур авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Хәбибулла улы Мор­заханов терлек асрый. Мин аңардан бу эшнең серләре турында сораштым.

- Безнең әниебез Зәйтүнә берьялгызы алты бала тудырып үстергән. Мин гаиләдә беренче бала, малай буларак, һәрчак әнкәйгә ярдәм итәргә тырышып үстем, биш сеңелемне тәрбияләргә дә булыштым.

Әнкәй озак еллар колхозда сыер савучы булып эшләде. Шәхси хуҗалыгыбызда да абзар тулы терлек асрагач, миңа да аларны ашатырга-эчерергә, асларын тирестән тазартырга туры килә иде. Менә шушы хезмәт белән кече яшьтән таныш булганга күрә, мин бүгенге көндә дә шушы юлны сайладым.

Шәхси хуҗалыгыбызда күп итеп сыерлар асрыйбыз. Аларны бозаулатып, үстереп, таналарын үзебезгә калдырып, баш исәбен үрчетәбез. Үгезләрне итлеккә әзерлибез. Савылган сөтне үзем Похвистнево шәһәренә көн саен алып барып сатып кайтам. “Клиентларымны” һәрчак эремчек, каймак, май, ит белән тәэмин итеп торам.

Төрле һава шартларында базарда басып торганчы, үз “клиентларың” булу әйбәт. Миңа бу эшемдә әнием белән сеңелем Алсу булыша.

- Бу эш туйдырмыймы соң?

- Минемчә, терлекне  һәр­кем дә асрый алмый. Чөнки бик авыр хезмәт бу. Терлек азыгын, бигрәк тә фуражны сатып алырга туры килә. Аларны ташыр, йорт хуҗалыгында башка төрле эшләрне башкарыр өчен, тракторым да бар.  Бакчамның бер өлешендә печән, икенчесендә чөгендер үстерү дә ярап куя. Югыйсә бәяләр көн дә үсеп торалар бит. Өстәвенә терлекләргә вакытында  вакцинациясен дә үткәрергә, санитария гигиенасын да төгәл сакларга кирәк. Йогышлы авыру ияртмәс өчен, мин җәйләрен терлекләремне  уртак көтүгә кумыйм, үзем көтәргә тырышам.

- Хөкүмәттән ярдәм бире­ләме?

- Откан гранттан башка берни дә юк. Үз көчем белән чыгыша алгач, әлегә кадәр тиешле субсидия акчасыннан да баш тарттым. Минемчә, бездә терлек асраучыларга түгел, кибет ачучыларга күбрәк хөрмәт күрсәтелә бит.

- Баштан сез шәхси йорт хуҗалыгы булып саналгансыз. Ә хәзерге крестьян-фермер хуҗалыгының аермасы нәр­сәдә?

- Әллә нәрсәсе юк инде аның. Шәхси хуҗалык булганда бары тик пенсия фондына гына салым түләмисең.

- Салым дигәннән, озак­ламый шәхси йорт хуҗа­лыгында да сыер саны биштән узып китсә, салым салыначак, дигән сүзләргә ничек ка­рыйсыз?

- Бик тә начар. Авыл  кешесен рәхәтләнеп терлек асрау шатлыгыннан мәхрүм итү булачак бу. Дөресен әйткәндә, безнең урамыбызда болай да сыер асраучыларның саны дүрт кенә иде. Андый хәл булса, авыл кешесен сыер асраудан бөтенләй биздереп бетерәчәкләр. Сыерларны сагынырга калмасын инде, дип борчылам мин.

Әңгәмәдәш — Нурсинә ХӘКИМОВА.

Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.

  «Бердәмлек».

Просмотров: 1580

Один комментарий

  1. Молоко это белая радость!!!! это вкус детства!!! спасибоза труд!!!!