Минниханов прибыл с двухдневным рабочим визитом в Турцию / Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән килде

m120_originalС двухдневным рабочим визитом прибыл вчера вечером в Турцию (провинция Коджаэли) президент РТ Рустам Минниханов. В аэропорту им. Дженгиз Топел его встречали губернатор провинции Коджаэли Хасан Басри Гюзельоглу и мэр Коджаэли – председатель союза муниципалитетов тюркского мира Ибрахим Караосманоглу.

Ожидается, что президент Татарстана примет участие в открытии международной бизнес-конференции Match4Industry и встретится с представителями турецких деловых кругов. Запланировано посещение Миннихановым турецких компаний «Челикэл», «Грин Кемикалс», встречи с представителями руководства холдингов «Айдын» и «Харпут», визит в промышленную зону Гебзе (Gebze Organize Sanayi Bolgesi — GOSB), сообщает пресс-служба президента РТ.

Минниханов уже встретился с министром промышленности, науки и технологий Турции Фикри Ышыком. Обе стороны отметили многолетнее успешное сотрудничество и выразили уверенность в том, что дальнейшее взаимодействие будет продолжено.

* * *

Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре белән килде.

Җенгиз исемендәге Топел аэропортында Рөстәм Миңнехановны Коҗаэли провинциясе Губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу һәм Коҗаэли мэры – Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге рәисе Ибраһим Караосманоглу каршы алды, дип җиткерде Президентның матбугат хезмәте. 

Эш сәфәре программасы буенча Рөстәм Миңнехановның Match4Industry халыкара бизнес- конференциясен ачуда катнашу, Төркия эшлекле даирәләре белән күрешү, «Челикэл», «Грин Кемикалс» компанияләренә бару, «Айдын» һәм «Харпут» холдинглары җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу, Гебзе (Gebze Organize Sanayi Bolgesi — GOSB) сәнәгать зонасын карау кергән.

Коҗаэли провинциясенә килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать, фән һәм технологияләр министры Фикри Ышык белән очрашты. Ике як та күпьеллык уңышлы хезмәттәшлекне билгеләп үтте һәм киләчәктә дә бу хезмәттәшлек дәвам итәр дип өмет белдерде.

intertat.ru

Просмотров: 1379

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>