Бүген, 20 октябрьдә 21:10 сәгатьтә, тамашачылар игътибарына “Россия без террора. Дагестан. Война и мир” дигән фильм тәкъдим ителә. Ә 21 октябрьдә 20:40 сәгатьтә фильмның чираттагы сериясе – «Россия без террора. Мусульманские святыни» күрсәтелә. Циклның соңгы сериясе – «Россия без террора. Чечня. Возрождение» фильмы 27 октябрьдә булачак.
Документаль фильмнар реаль кеше язмышларына, илдә һәм дөньяда барган фактлар һәм вакыйгаларга нигезләнгән.
Циклның максаты – халыкка террорчылык эшчәнлегенең асылы, аның зур куркыныч тудыруы хакында мәгълүмат бирү; милләтара һәм конфессияара дуслык нигезендә социаль тынычлык һәм хезмәттәшлек, бердәм җәмгыять идеяләрен пропагандалау; Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеген, традиция һәм гореф-гадәтләрне күрсәтү; илебез территориясендә урнашкан изге җирләргә игътибарны җәлеп итү.
Исегезгә төшерәбез, циклның беренче сериясе – «Россия без террора. Завербованные смертью» фильмы, 6 октябрьдә күрсәтелде. Ә 14 октябрьдә эфирга Татарстанга багышланган серияне – “Россия без террора. Татарстан. Испытание на прочность” фильмын карадык.
Татарстанда яшәүчеләр фильм хакындагы фикерләрен түбәндәге электрон почтага җибәрә ала: opinion@tatar-inform.ru.
КОНТЕКСТ:
Минтимер Шаймиев: «По глазам видел, что русское население боится: а что же будет с нами?»
* * *
Карарга онытмагыз: Татарстанга багышланган фильм күрсәтелә / О Татарстане расскажут в рамках цикла документальных фильмов «Россия без террора»
Просмотров: 1786