Җирдә эшләү шатлык китерә

рамил сулейманов

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ гаилә әгъзалары белән.

Камышлы районының Иске Усман авылында яшәп, игенчелек белән шөгыльләнүче Рамил Нурсәхи улы СӨЛӘЙМАНОВ белән әңгәмә

- Рамил әфәнде, син ник авылда калырга булдың?

- Үземне белгәннән бирле басуда мин. Әтием яшьли вафат булгач, малай чагымнан ук колхозда механизатор булып эшләгән икетуган абыйларым янында кайнаша идем. Алар мине эшкә өйрәттеләр дә инде. Механизация училищесын тәмамлап, һөнәр үзләштерүем дә ярап куйды. Колхозыбыз таркалганчыга кадәр механизатор булып эшләдем. Аннан соң туган тиешле абыемның фермер хуҗалыгында булыша башладым. Тәҗрибә туплагач, аерым эшләп карарга булдым.

Быел бер гектар мәйданда бәрәңге һәм шул үк күләмдә кабак утырттым. Үземнең тракторым, чәчкечем бар. Авылдашларыма да ярдәм иткәлим. Киләчәктә эшләрем шулай әйбәт кенә барса, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга, яңа комбайн сатып алырга исәпләп торам. Төп ниятем — үз җиремдә җитештергән продукцияне кулланып, терлек, кош-корт үстереп табыш алу. Хәзер улым Радмил дә минем белән эшли башлады. Ул Татарстанда эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштереп кайтты, һәм без үзебез бәрәңге утырта торган чәчкеч ясадык.

Кызыбыз Ләйлә быел урта мәктәпне тәмамлады һәм Богырыслан педучилищесына укырга керде. Ә менә тәрбиягә алып үстергән олы улыбыз Руслан өйләнде. Хәзер шәһәрдә яши. Тик ул да безне онытмый, гаиләсе белән еш кына кайтып йөри.

- Җир кешесе буларак, бүген нинди уйлар, теләкләр белән яшисең?

- Теләгем шул: дәүләттән уңай караш, авыл кешеләренең хезмәтен ихтирам итү булсын иде. Ярый, без көне-төне басуда көч куеп, зур уңыш җыеп алдык, ди. Менә шуларны тиешле бәягә сатып та булсын иде.

- Балачагыңда иң истә калган мизгелләрең бармы?

- Авылда үскән малайлар өчен тормышның онытылмас мизгеле – айлы төндә учак янында ат саклау булгандыр, мөгаен. Тирә-як сихри тынлыкка күмелгән, болынга сусыл печән исе таралган кичтә атларның утлап йөргәннәре дә ишетелә. Бу тынлыкны тыңлап тору да җанга ләззәт бирә. Ә учак өстендә биешкән ялкын телләре әкияттәгедәй образлар тудыра иде кебек. Мин авылда туып-үсеп, биредә яшәвемә бер генә дә үкенмим. Авылыбыз гына таркалмасын иде.

Без Сабан туе бәйрәмен үткәрүдә катнашабыз. Бу, минемчә, яшь буынны тәрбияләүдә бик зур роль уйный. Анда сабыйларыбыз рәхәтләнеп күңел ачсалар, төрле уеннарда катнашып, приз алсалар, үсеп, гаилә коргач та, үз балаларына да шундый бәйрәмнәр оештырачаклар. Мин моңа һәм авылыбызның киләчәгенә ышанам!

Рамил Нурсәхи улы Сөләйманов белән сөйләшкәч, күңелем үткән тормышка кире әйләнеп кайткандай булды. Күп урыннарда авыл малайларының кайчандыр төнге учак янында ат саклаган матур мизгелләрен сагынып искә алып сөйләргә генә калды шул. Хәзер кайбер авылларда бакча сукаларга теләсәң дә, ат табуы кыен. Элеккеге ат абзарлары әллә кайчан ишелеп, җир белән тигезләнеп бетте. Сабан туе бәйрәмнәре үткәрелгән очракларда да елдан-ел аларның яме бетеп бара, чөнки ат чабышы уздырырга атлар юк.

Рамил Нурсәхи улы әйткәнчә, дәүләтебез авылга күбрәк игътибар, ихтирам белән караса, аның кебек ”башы-аягы” белән авыл тормышына гашыйк кешеләр авылда атлар үрчетмәсләр идеме әллә?!

Кайбер авылларыбызда, кыр-басуларга чыксаң, эшкәртелгән җирләргә караганда, эшкәртелмәгәннәренең чүп үләне астында сыкрап ятканнарын күргәч, үзеңә дә ничектер оят булып китә. Шул чагында, әллә сабантуйларыбызны үткәреп, без үз-үзебезне алдыйбыз гына микән, дигән уйлар да килә башлый. Мин ялгыша гына күрсәм иде. Әнә Иске Усманда Рамил Нурсәхи улы Сөләйманов кебек ир-егетләребез башка урыннарда да бардыр бит әле.

Әңгәмәдәш — Нурсинә ХӘКИМОВА.
Иске Усман авылы,
Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1766

Комментирование запрещено