Владимир Мединский признался в любви к Казани «с первого раза» и назвал РТ лидером в развитии туризма / Россиядәге ял чит илнекеннән бер дә ким түгел

81827В ГТРК «Корстон» вчера состоялась церемония награждения проектов национальной премии в области событийного туризма Russian Event Awards. В мероприятии приняли участие министр культуры Российской Федерации Владимир Мединский и Премьер-министр Республики Татарстан Ильдар Халиков.

Премия учреждена как отраслевая награда, присуждаемая по итогам открытого конкурса проектов. Она присуждается уже в 4-й раз, и местом встречи финалистов на этот раз стала именно Казань.

Церемония награждения победителей открылась приветственной речью к присутствующим Ильдара Халикова. Он поблагодарил министра культуры РФ за визит в Казань. Затем глава правительства республики обратился к присутствующим.

«Сегодня в этом зале собрались те, кто могут гордиться уверенным ростом своей отрасли. Только туризм растет не в процентах, а в десятках процентов. Спасибо за выбор площадки. Для нас это особенно. Руководство страны дало нам такое испытание, как Универсиада, недавно прошел чемпионат мира по водным видам спорта, много других больших событийных мероприятий, которые привлекают гостей не только со всей России, но и со всего мира. Нам очень приятно сегодня принимать так много регионов страны и активных представителей туристического бизнеса России», – отметил Ильдар Халиков.

«Мы искренне хотим, чтобы сегодняшнее событие и то, что вы увидели сегодня и увидите завтра, оставило у вас такие впечатления, чтобы вам захотелось приезжать в Казань вновь и вновь. Необязательно на такие мероприятия. Мы хотим, чтобы вы могли сюда просто приехать, как папа с детьми, или со своими родителями. А мы с большим удовольствием приедем в гости к вам», – добавил Премьер-министр РТ.

Затем гостей поприветствовал Владимир Мединский. «Почему люди путешествуют? Они хотят чего-то нового, новых ощущений, новых впечатлений от жизни. Сейчас у нас есть возможность видеть мир, нашу уникальную природу и культуру. И одним из важных мотивов для поездки является интересное событие. Это может быть что угодно, начиная с Олимпиады, но, главное, что это становится хорошей мотивацией для смены обстановки. Событийный туризм сейчас набирает обороты, и я очень благодарен вам за вклад в развитие именно российского туризма», – заявил министр культуры.

Владимир Мединский высоко оценил туристическую привлекательность столицы Республики Татарстан.«Думаю, по итогам этого года Казань посетит 2 миллиона туристов. Я сам был в Казани первый раз в начале 90-х, и мне сразу понравился ваш город, он обладает уникальной аурой, атмосферой старого поволжского купеческого города. И теперь, каждый раз приезжая сюда, я вижу, как динамично развивается и живет наша республика, поэтому в последние новогодние каникулы я сюда приезжал со своими детьми, с большой семьей», – рассказал Владимир Мединский.
Затем министр культуры принял участие в церемонии награждения победителей премии.

В этом году до финала премии Russian Event Awards дошли 117 проектов из 45 регионов России. Всего на конкурс поступило 688 событийных мероприятий из 353 населенных пунктов 69 регионов страны. В 10 из 11 номинаций отобраны по 3 призера и один обладатель Гран-при, в номинации «Лучшая площадка для развития туризма» – три подноминации.

«Татар-информ»

* * *

XXI гасыр кешесе үз тормышын нәтиҗәле ялдан башка күз алдына да китерми. Россия халкы шулай ук өйдә утырудан күптән бизде. Нинди генә икътисади авырлыклар булмасын, кеше  барыбер елына бер булса да каядыр ял итәргә барырга тырыша. Дөрес, ул үз мөмкинлекләрен чамалап, бюджетлырак ял төрләрен сайлый. Эчке туризм юнәлешен үстерү өчен бу бик зур мөмкинлекләр ача.

Россия гражданнары арасында илебезнең төрле шәһәрләренә барып кайту, андагы күренекле урыннарда булу ихтыяҗы арта бара.  Моның сәбәпләре күптөрле: икътисади кыенлыкларны, валюталар курсы үсеше белән бергә, патриотлык хисе көчәюне, үз иленә кызыксыну артуны, чит илләрдәге бер үк төрле мохиттәге ялның ялыктыра башлавын да атарга мөмкин. Әмма әлегә үзебездә ял итү юнәлешендәге ихтыяжлар лаеклы җавап тапмый. Беренче чиратта, мәгълүмат җитмәү кешене күптәнге хыялын тормышка ашырудан туктата.

“Россиядә ял итәргә вакыт”  проекты ярдәмендә илебез турпродукты популярлаштырыла. Урамнарда реклама, сайтларда-порталларда урнаштырылган мәгълүмат ярдәмендә кешене  кызыксындырырга тырышалар. Бу проектта Россиянең 15 төбәге, шул исәптән Татарстан да катнашкан. Шулай ук Россия субъектларында туристлык мәгълүмати үзәкләре булдырыла башлаган.  Бу, урыннарда эшне җайларга мөмкинлек бирәчәк, дип көтелә.

Илебез кысаларындагы ял итүгә ихтыяҗны арттыру өчен шулай ук “Илкүләм вакыйгалар календаре” дә төзелә. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты  рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан үз тәкъдимнәрен әзерли. Якынча 20гә якын чара  — республикабызда ел дәвамында үтә торган иң кызыклы вакыйгаларны шушы календарьга кертү мөмкинлеге каралыр дип көтелә.

Бүген Россиягә чит илләрдән туристларны җәлеп итү юнәлешендә дә зур эшләр башкарыла. Валюталар курсындагы аерма безнең илгә кызыксынуны арттырырга ярдәм иткән факторларның берсе, стимул булып тора.  Бу, үз чиратында, тиз нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеген тудыра, дип билгеләде Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Сергей Корнеев. Аның сүзләренчә, Татарстан барлык туристик проектлар буенча әйдәп баручы сынау төбәге булып тора. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочидан соң, әлбәттә, Казан килә дип белдерде ул.

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Киләчәк ориентирлары” III Халыкара туристик форум ачылды. Ике елга бер мәртәбә уза торган бу форумның быелгысы  “Яңа коммуникацион киңлектә глобаль туризм индустриясе” темасына багышланган.  Россиянең туризм бизнесы вәкилләре өчен гаять әһәмиятле чарага бу юлы Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 800гә якын вәкил килгән иде.

Форумда билгеләнгәнчә, Татарстанда туризмны үстерүгә зур көч куела – туристлык продуктларын, индустриясен камилләштерү юнәлешендә соңгы елларда бик күп эш башкарыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча гына да, Татарстан 2,5 млн турист кабул иткән. Бу сан тотрыклы рәвештә арта бара. Агымдагы елда республикабызда кунак булучылар исәбе турында фаразлар ясарга иртәрәк, билгеле. Әмма музейларда, мәдәни объектларда булучылар саны шактый үсүе, бик яхшы нәтиҗәләргә өмет итәргә җирлек тудыра.

— Туристлар саны арту шул исәптән Казан Кремленең, Болгар музей-тыюлыгының ЮНЕСКОга кертелүе дә ярдәм итте. Әһәмиятле спорт вакыйгалары да республикага туристлар агымын үстерүгә этәргеч бирә. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм «Мастерс» турниры үткәрелгән вакытта  Казан 120 меңнән артык кешене кабул итте. Алда әле безне күп чаралар көтә. 2017 елда – Конфедерация Кубогы, 2018 елда – футбол буенча Дөнья чемпионаты, 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты узачак, — дип билгеләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форум ачылышында.

Туризм тармагын үстерүдә алдынгы IT-технологияләрнең мөһим урын тотуы форумда күп тапкырлар ассызыкланды. Чит ил белгечләре дә әлеге мөмкинлекләрдән файдалануның яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен зур этәргеч булуын мисаллар ярдәмендә дәлилләде.

intertat.ru

Просмотров: 1168

Комментирование запрещено