Исәнлек – зур байлык

амиржан24 октябрь — автомобиль һәм шәһәр транспорты хезмәткәрләре көне

Машина йөртүче кешеләрнең ярты гомере руль артында, шушы игелекле хезмәтне башкарып үтә.

Әмирҗан Ибраһимов бүген Пох­вистнево районының Яңа Мансур авы­лы табиб офисында “Ашыгыч ярдәм” машинасында эшли. Әгәр аның шушы авылның күмәк хуҗалыгындагы хезмәтен дә кушып санасаң, руль артында эшләвенә 45 ел килеп чыга.

- “Ашыгыч ярдәм” машинасында эшләве бик зур түземлек, сабырлык таләп итә. Миңа авыл белән район арасында гына түгел, шәһәргә дә бик еш барырга туры килә, — дип үзенең хезмәте белән таныштырды Әмирҗан әфәнде.

- Әгәр төнлә берәрсе авырып китсә, төн уртасында да өеңнән чыгып китәргә, шәфкать туташын авыру янына алып барырга, ә кайчагында, беренче ярдәмне күрсәткәч, авыруны район үзәгенә дә илтергә туры килә. Көндезләрен өйгә кайтып, ашарга утырасың гына, тагын шалтыраталар һәм тагын чыгып китәсең.

Коллективыбызга килгәндә, ул зур түгел. Биредә шәфкать туташлары булып Алия Гыйззәтуллина белән Фәнилә Фәтхуллина эшли. Болар үз эшләренең чын осталары.

Тик шунысы начар — ун елга якын бездә табиб булып эшләгән Илья Фетчун авылдан шәһәргә китеп барды. Белмим, укымышлы, зур тәҗрибә туплаган табиблар нигә авылда эшләргә калмыйлардыр?

“Исәнлек – зур байлык”, — диләр бит. Без менә нәкъ шул байлыкны саклыйбыз да инде. Киләчәктә кешеләрнең сәламәтлеген саклауга тагын да күбрәк игътибар бирелер дип өметләнәбез, — дип сүзен тәмамлады Әмирҗан Касыйм улы Ибраһимов.

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1403

Комментирование запрещено