Үткән атнада Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм күптән түгел Самараның һәм өлкә шәһәрләренең район советларына депутат итеп сайланган милләттәшләребез очрашты.
Әйе, быелгы сайлаулар дулкыны үткәч, татар милләтендәге депутатларның күп булуын күреп хәйран калдык. Самара шәһәре районнары советларына гына сигез милләттәшебез сайланган. Тольятти, Сызран, Новокуйбышевск шәһәрләре советларында да үз кешеләребез бар. Халык саны буенча икенче урында торучы татарлар өчен бу бик яхшы нәтиҗә. Ниһаять, шәһәр һәм губерна Думаларында татар милләте ихтыяҗларын яклаучылар булачак, дигән өмет туа. Ә менә яңа депутатлар милләтебез проблемаларын беләләрме соң? Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров депутатларга милли ихтыяҗларыбызны ишеттерү ниятеннән уздырды да инде бу җыелышны.
Депутатларны башта мәктәп белән таныштырып чыктылар. Биредә музей, хезмәт дәресләре өчен остаханәләр, бию класслары, спортзал һәм ашханә бар. Ләкин элек балалар бакчасы булып хезмәт иткән бинаның түбәләре тәбәнәк, ә бүлмәләре кысрык. Биючеләргә бер хореография классы гына җитми, күп вакыт фойеда шөгыльләнергә туры килә. Ә анда рәхәтләнеп тыпырдарга, сикереп-сикереп биергә ярамый, чөнки классларда дәресләр бара…
Кунаклар, мәктәп белән танышканнан соң, актлар залына кереп утырдылар һәм беренче сүз депутатларның Самара округы Промышленность район советы рәисе һәм район башлыгы итеп сайланган Минәхмәт Хәлиулловка бирелде. Ул Самарада икенче татар мәктәбен ачу проблемасына тукталды. “Әйе, “Яктылык” мәктәбе белән без горурланабыз. Ләкин “балабыз» үсеп китте һәм ыштанына сыймый башлады”, — диде район башлыгы. — 390 бала сыешлы мәктәптә бүген 460 бала укый, 700гә якын ата-ана үз баласын татар мәктәбенә укырга бирергә тели. Ләкин андый мөмкинлегебез юк. Ә төзелеш башлау өчен өлкә хөкүмәте рөхсәтен алырга һәм буш җир эзләү, аны ничек тә булса үзебезнең милек итү турында уйларга кирәктер”.
Губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитовның да сәяси тәҗрибәсе зур. Шуңа да ул яңа сайланган депутатларның намуслы эшләүләрен, татар исеменә тап төшермичә, башкалардан бер башка өстенрәк булуларын теләде. “Сезнең алда ике юл бар: берсе — агым буенча агып бару, икенчесе — агымга каршы йөзү, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен җан атып яшәү. Сез зур сәяси юлга чыктыгыз һәм намусыгыз кушканча үз юлыгызны сайларга тиешсез. Ләкин шуны исегездән чыгармагыз: бергә булганда гына уңышка ирешеп була”, — диде сәясәтче.
Фән һәм мәгариф министрлыгы идарәсенең баш белгече Дамир Гатин чыгышы залдагы халыкны пошаманга салды. Үткән елда өлкәбездә татар теле дәресләре 12 мәктәптә укытылса, быел аларның саны 9га калган. Похвистнево районының Яңа Мансур, Ставрополь районының Выселки авыллары мәктәпләре укучыларының ата-аналары үз теләкләре белән татар теленнән баш тартканнар. Камышлы, Мәчәләй, Иглай авылларында татар теле факультатив рәвештә калдырылган…
Авылларда татар телен укытырга теләмиләр икән, шәһәрдә татар мәктәпләрен ачарга кирәк, дигән фикер кат-кат яңгырады. Депутатлар татар мәктәбен төзүне ничек тә булса хөкүмәт планына кертергәме, әллә халыктан акча җыеп төзергәме, дип фикер алыштылар. Җыелышта татар матбугатының аянычлы хәле, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең киләчәге турында да сүз булды.
Әлбәттә, хакимият һәм иҗтимагый оешма акти¬вист¬ларының беренче җыелышында ниндидер конкрет эшләр хәл ителәчәгенә ышаныч юк иде. Аның каравы, татар проблемалары белән таныш депутатлар кануннар чыгарганда мәнфәгатьләрне дә истә тотарлар, дигән өмет туды. Киләсе атнага планлаштырылган өлкә администрациясендә җәмәгатьчелек белән элемтә тоту департаменты җитәкчесе белән очрашу вакытында бу җыелыш нәтиҗәләре хөкүмәт органнарына да җиткерәләчәк.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Фәрхәт Мәхмүтов фотосурәтләре.
Просмотров: 1598