Саимә МОРЗАХАНОВА: «Рәхмәт барысы өчен дә»

Александр АЛЬМУКОВ җырлый.

Александр АЛЬМУКОВ җырлый.

Похвистнево районында эшләп килгән “Подбельский” дәвалану үзәгендә көн саен өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән 40 — 50 кеше килеп, сәламәтлекләрен яхшырта. Тиешле ярдәм алу өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган, реабилитацияләү курсы дәвамында тәрбияләнүчеләрне ашату-эчерү дә каралган.

Безнең Гали һәм күрше чуваш Рысайкино авылыннан да елына ике мәртәбә егермеләп кеше шушы үзәктә бушлай (хөкүмәт хисабына) дәвалану ала.

Үзәк директоры Татьяна Самойлова безне гел колач җәеп каршы ала, киңәшләрен бирә. Аның кул астында хезмәт итүче шәфкать туташлары да дәваланучыларга бик игътибарлылар. Алар тәнебезне генә түгел, җылы сүзләре, безгә карата яхшы мөнәсәбәтләре белән күңелебезне дә сихәтли. Соңгы баруыбызда безгә күр¬сәткән яхшылыкларын, кызык¬лы чараларны әле һаман да сагынып искә алабыз.

Баянда уйнап, дәваланучыларның күңелләрен күтәрүче Александр Никифорович бу юлы безгә үзе иҗат иткән җырларны бүләк итте. Рысайкинодан дәваланырга килгән Александр Альмуков та берничә җыр башкарды. Без, галилеләр, моңлы тавышлы авылдашыбыз Гөлфия Маннанованың да чыгыш ясавын сорап, аны көчле алкышларга күмдек. Гөлфиябез дә ялындырып тормады, бик матур татарча җыр сузып җибәрде. Аны без генә түгел, башка милләт кешеләре дә тын да алмыйча тыңлады.

Дәвалану үзәге хезмәткәре Анна Николаевна хәзерләгән кызыклы викторинада да без бик теләп катнаштык. “Арагызда иң олысы кем?”, “Быел кайсыгызның юбилее булды?”, “Кемнең ничә оныгы бар?” кебек сорауларга җавап биреп, бер-беребез белән тагын да якыннанрак таныштык.

Кичә ахырында барыбызга да кул осталары ясаган бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм бик күңелле үтте.

Менә шулай дәваланабыз да, күңел дә ачабыз без “Подбельский” үзәгендә. Биредәге хезмәткәрләргә өлкән яшь¬тәге һәм мөмкинлекләре чик¬ләнгән кешеләргә шундый хөрмәт күрсәтүләренә чиксез рәхмәтлебез! Аларның барысына да хәерле, бәрәкәтле гомер, гаилә бәхете, зур уңышлар телибез.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1584

Комментирование запрещено