Бөек Җиңүгә мин дә өлеш керттем

Яппаров Амир фотоОныкларым еш кына: “Бабай! Сугыш ничек башланды соң?” — дип кызыксыналар. Шактый вакыт үтеп, инде күп нәрсәләр онытылса да, ул көнне мин бик яхшы хәтерлим.

1941 елның 22 июне якшәмбе көнгә туры килде. Әле миңа кичә генә 17 яшь тулган иде. Дәүләкән педучилищесының икенче курсын тәмамлап, авылга каникулга кайткан чагым.

Бу көнне мин йомыш белән үзебездән сигез чакрымда урнашкан Абдулино шәһәренә барган идем. Нигәдер җәяү кайтасым килмәде, һәм мин тимер юл вокзалына киттем. Безнең авыл янында тукталыш ясаучы кичке сәгать биштә килгән поездга билет алдым да, бер сәгатьләп вакытым булганга, тирә-якта ыгы-зыгы килеп йөрүче кешеләрне күзәтәм. Шунда вокзал алдына эленгән радиоалгычтан: “Бүген иртән Германия безнең илгә һөҗүм итеп, күп шәһәрләребезне бомбага тотты, сугыш башланды”, — дигән хәбәрне ишеттем.

Поездга утыргач, башкаларга да бу яңалыкны сөйләдем. Тик берсе дә моңа ышанмады. Бер абзый гына: “Японнар беләнме, кытайлар беләнме?” – дип сорады. Мин: “Германия белән”, — дигәч, “Ялган бу! Алар белән безнең килешүебез бар!” — дип, бәхәсләшергә тотынды.

15 минуттан мин тукталышта төшеп калдым. Юлда колхоз бригадиры Хәйдәр абыйны очраттым. Аңа да сугыш башланганын әйттем. Ул ачуланып: “Юк-бар нәрсәне сөйләп йөрмә, югыйсә төрмәгә эләгерсең!” – диде.

Бу хәбәрне өйдәгеләргә дә, күршеләргә дә җиткердем. Тик берсе дә миңа ышанмады. Безгә ике туган тиешле Мөхәммәтгали абыйга барып әйтергә булдым. Ул авыл советы активисты, колхозның төзүчеләре бригадиры. Радиодан нәрсә әйткәннәрен кабат-кабат сорашканнан соң: “Бу сүз дөрес булса, без бит бик начар хәлгә калачакбыз. Герман белән үткән сугыш та 1914 елда башланып, 4-5 елга сузылган иде”, — дип ухырды.

Кичке сәгать тугызлар тирәсендә авылга атка атланган район вәкиле килеп төште һәм авыл советына бөтен җитәкчеләрне, колхоз рәисен, парторгны, бригадирларны, совет әгъзаларын җыеп, караңгы төшкәнче киңәшмә уздырды.

Аннан кайтканда Мөхәм­мәтгали абзый безгә кереп:

- Синеке дөрес булып чык­ты бит, малай актыгы. Чын­­нан да сугыш башланган, — диде. Район вәкиле өч егете­безгә фронтка барырга повестка китергән. Бер йөк машинасын, парлы ат җигә торган дүрт арба-бричканы, унлап таза атларны әзерләп куярга да кушкан икән.

Ике тәүлек узгач, Мөхәм­мәт­гали абый тагын безгә килеп кер­де. Ул:

- Әмир-туган! Үткән айда ук районнан разнарядка килгән иде. Безнең авылдан ФЗӨда (фабрика-завод мәктәбе) укыр­га Свердлау өлкә үзәгенә биш малайны җибәрергә тиеш идек. Бүген аларга районнан кием-салым китерделәр. Ләкин тө­гәлләнгән бер малай әти-әниләре белән Ташкентка кунакка китеп барган. Әгәр син аның урынына барсаң, яхшы булыр иде. Киләсе елга сиңа 18 яшь тула һәм педучилищены тәмамлауга сугышка алып китмәгәйләре. Ә менә ФЗӨны бетергәннәргә ике ел отсрочка бирелә. Ул вакытка, бәлки, сугыш та бетеп куяр, — дигәч: “Ярар, бераз дөнья күреп, Урал тауларын әйләнеп кайтырмын”, — дип ризалаштым.

Икенче көнне авыл советына барып, районнан җибәрелгән солдат ботинкасын, зәңгәр чалбар, сары күлмәкне алып кидек тә, йөк машинасына утырып, район үзәге Ярмәкәйгә киттек. Анда безгә комиссия узарга кирәк икән әле. Кырыктан артык малайны алфавит буенча чакыртып, тикшерә башладылар. Минем фамилиям “Я” хәрефенә башланганга миңа иң азаккы булып керергә туры килде. Врач күзләрне, авызларны тикшерде, эчемә дә төртеп карады һәм кәгаземә “годен” дип язып та куйды. Комиссиядә өч кеше утыра иде. Уртадагысы: “Син ничә класс бетердең соң?” – дип сорагач, мин аңа педучилищеның ике курсын тәмамлавым турында әйттем. Ә ул: “Не пойдет! Пусть сначала закончит училище!” – димәсенме! Шул вакыт өстемә салкын су сипкәндәй куырылып калдым. Урамга чыгып, ишек төбендәге баскычка утырдым. Хәзер нишләргә? Ничек кырык чакрым араны җәяүләп үтеп, авылга кабат кайтырга. Анда усал телләр: “Әмирнең гарип җирен тапканнар, комиссияне уза алмаган”, — дип тә сөйләрләр әле. Шулчакта районның спорт бүлегендә эшләгән, авылыбызга килеп, түшебезгә ГТО значокларын ка­даган, комиссия әгъзасы Сәяховны шәйләп алдым. Ул минем хәлне аңлагандай: “Бик барасың киләме әллә?” — дип сорап куйды.

- Бик телим! Авылга кире кайтырга да оят бит, — дидем. Ул комиссия утырган бүлмәгә кереп китте дә, бераздан чыгып миңа: “Барысын да төзәттем. Иптәшләрең янына әнә теге мәктәпкә бар”, — диде.

Мин моңа шулкадәр шатландым ки, телсез калдым диярсең.

Шул ук Сәяхов безне поездга утыртып, Уфага кадәр озата барды. Мин юл буена тәрәзәдән Урал тауларын, төрле күренешләрне караңгы төшкәнче карап бардым.

Чиләбегә җиткәч, ике вагоннан халык төшеп калды, Свердлауда — өч вагон, Түбән Тагилда тагын ике вагон бушады. Озакламый безгә дә җыенырга куштылар. Вагоннан төшеп вокзал яныннан узганда, моңа кадәр гомергә дә ишетмәгән “Кушва” дигән язуны күреп алдым. Безгә шунда укырга насыйп булган икән бит.

ФЗӨда безне ике төркемгә бүлделәр. Озын буйлы, тазарак малайларны “котельщик”, калганнарын “формовщик” дигән һөнәрләргә өйрәтә башладылар.

Беркөнне завод эченә алып керделәр, һәм без биек, чуен кайната торган домна мичләрен карап йөрдек. Аннан мартен мичләре эшли торган цехны күрсәттеләр. Аҗдаһа кебек өчәр авызлы, утлар чәчеп, ялкыннар чыгарып тимер кайната торган мичләрне күреп, без куркып калдык. Аларның капкачлары өскә күтәрелеп, мич эченә озын тартмага төялгән тимер-томыр кисәкләрен кран-табагач кебек бернәрсә бушатып тора, эчке яктан форсункалар белән мазут өрдереп барлыкка килгән меңнән артык градуста бар нәрсә бик тиз эреп бетә. Шуларга кирәкле кушымталар салып бергә кайнаткач, “броня” дигән корыч барлыкка килә икән. Әзер булгач, мичнең икенче ягыннан аны формаларга агызып, Түбән Тагилга, танклар ясый торган заводка җибәрәләр.

Декабрь ахырларында ФЗӨ­­ны тәмамлап, завод торагына күчтек. Ике катлы тимер кроватьлар төзеп куелган зур бүлмәдә егермедән артык кеше яши. Дүрт бүлмәгә – бер кухня. Берәр нәрсә пешерергә теләсәң, плитага алдан чират алырга кирәк. Элеккечә, ФЗӨда укыгандагы кебек көн саен ашханәдә өч тапкыр ашаулар бетте хәзер. Тамак туйдыру өчен карточкалар бирделәр. Аларга аена ярты кило шикәр, ярты кило май, көненә 800 грамм ипи алып була. Ул ипигә әллә нәрсәләр кушып пешергәннәр, күрәсең. Үзе кара, бик тә авыр. 800 граммлы ипи ярты буханкадан да кечерәк.

Шул 1942 елның кышында безгә ачлыкның бөтен авырлыгын кичерергә туры килде. Тирә-якта авыллар булмагач, базарда ризык та сатылмый иде. Ачлыкка түзә алмыйча авылдаш малайларымның дүртесе дә беркөнне качып, өйләренә кайтып киткәннәр. Соңыннан гына белдем: шуларның өчесе сугышка эләгеп, шунда һәлак булган, ә менә берсенең язмышы билгеле түгел.

“Котельщик” дигән һөнәр бик авыр булып чыкты. Шул домна, мартен мичләре өчен эреткән чуен-тимерләрне салырга зур казаннар, төрле кирәк-яраклар ясау, ватылган нәрсәләрне төзәтү — барысы да безгә йөкләнә. Тимер кисү өчен газ булмагач, шул тимер-томырларны зубило һәм кувалда белән кисәргә дә, бөгергә дә туры килә иде.

Мин инде картаеп баручы Бурдаков фамилияле бригадирга эләктем. Цехта разметчик булып эшләүчене сугышка алгач, бригадир бу эшне дә үзе башкара иде. Беркөнне бригадирыбыз чертежда күрсәтелгән тишекләрне җәелгән тимергә төшерә алмыйча озак интеккәч, янына барып озак кына карап тордым да түзмәдем: “Менә боларны дөрес эшләмәдең бит”, — дидем. Ул миңа таба борылып: “Сиңа чертежларны укырга кем өйрәтте?” — дип сорагач, мин үземнең педучилищеның ике курсын тәмамлавымны, анда геометрия белән тригонометриядән “бишле” билгеләренә генә укуым турында әйттем. Бригадир тимер җәймәне икенче ягына әйләндереп куйды да миңа тишекләрне ясарга кушты. Мин бу эшне биш минутта башкарып та куйдым. Шулай итеп, авыр эштән котылып, төп разметчик эшкә чыкканчы, атна ярым вакыт бу эшне миңа башкарырга туры килде.

1942 елның язында барыбыз да цинга авыруы белән авырый башладык. Авыздагы тешләр селкенә, төшә башладылар, аякларга чуаннар чыга. Һәр цехтан 5 — 6шар кеше җыелып, тайгага барабыз да, чыршы ботакларының башларын 15 — 20 сантиметр озынлыкта кисеп, машинага төяп алып кайтабыз һәм аларны зур чаннарга салып кайнатабыз. Шул төнәтмәне көненә ике тапкыр яртышар кружка эчә башлагач, ике атна дигәндә барыбыз да цинга чиреннән котылдык.

Планнан тыш корыч чыгаруны арттыру өчен мартен мичләренең температурасын күпкә күтәрү нәтиҗәсендә мич капкачлары эчке яктан янып, яраксызга әйләнә башладылар. Кайбер сменаларда тугыз капкачның өчесе янып, алмаштырырга запас та калмый иде.

Капкачның тышкы ягы ике катлы бер сантиметр калынлыктагы җәймәдән ясала. Су агып торыр өчен араларын 10 сантиметр калдыралар. Иңе һәм буе – метр ярым чамасы, эчке ягы утка чыдый торган кирпеч белән түшәлә. Аларны дүрт яктан тотып тору өчен 12 сантиметрлы почмаклы тимердән рам ябыштырыла.

Соңыннан шундый капкачларны ясау өчен ФЗӨда укыган тазарак малайларны җыеп, аерым бригада ясадылар. Ә мине аларның бригадиры итеп сайладылар.

Метр ярымлы, авырлыгы 20 килодан артык почмаклы тимерне күмер яккан зур горна өстендә кыздырабыз. Бөтен буе кызыллангач, ике малай аны тимер келәшчәләр белән алып, плита өстенә куялар, ә башка икесе хәлләре беткәнче авыр кувалдалар белән бәреп, тимер суынганчы бер ягын бөгеп өлгерергә тиешләр.

Бу эшне ничек үткәрергә дип уйлый торгач, таптым бит мин моның серен. Капкач кырыендагы кирпечләрдән эшләнгән почмакны калынайтырга дигән фикергә килдем. Ә почмаклы тимер рамны түгәрәк рам белән алыштырырга кирәк. Шулай эшләдек тә. Ә төнге смена вакытында үзгәртелеп ясалган капкачны мичкә куйдык һәм ул 23 көн буена янмыйча эшләде.

Бу хәбәр заводның баш механигына да барып җиткән, һәм ул барысын да үз күзләре белән күрү өчен безнең цехка килде һәм мин ясаган яңа капкачны карагач: “Все как гениально и просто!” – дип кенә әйтә алды.

Шул көннән минем тормыш нык үзгәрде. Мин заводның мактаулы кешесенә әйләндем. Аена ике тапкыр чыга торган “Молния” газетасында ике кешегә багышланган “дусларча шарж” чыкты. Берсендә Сороковой фамилияле данлыклы корыч коючының сурәте ясалып, аның астына: “Год идет сорок второй, а впереди — Сороковой!” — дигән сүзләр язылган иде. Ә минем сурәт кырыена: “Если бы все работали как Амир, давно бы нас­тупил мир!” — дип язып куйганнар. Заводта үткәрелгән һәр җыелышта президиумга утырта башладылар үземне. Бүлмәдә 2 — 3 кеше генә яши торган торакка күчерделәр. Минем өчен иң кыйммәте — бер айга ябык кешеләр ашханәсенә юллама бирү булгандыр. Анда көненә өч тапкыр ашата иделәр, һәм мин 3-4 килога тазарып, кеше рәтенә кердем.

Өлкәнең “Уральский рабочий” газетасына завод директоры Овчаренко минем турында болай дип язган иде: “Толком неумеющий говорить по-русски, вчерашний ФЗОшник, башкирский парень Амир Яппаров реконструировал существующие полвека заслонки мартеновских печей, тем самым сэкономив время их изготовления и десятки тонн металла. Способствовал выдачи сверхплановой броневой стали для фронта”.

Мине мастер итеп куйдылар. Домна һәм мартен мичләрен ремонтлауда тәүлек буе эшләгәч, төнге сменага башлык итеп тә билгели башладылар. Бер ел эчендә шул эшләрнең бөтен нечкәлекләренә өйрәнеп, баш белгечкә әйләндем. Мичләрне ремонтлаганнан соң, мин тикшереп, кул куйгач кына, аларны эшләтеп җибәрә иделәр.

Сугышның тәмамлануын без эштә, сәгать 11дә, ашханәгә баргач ишеттек. Күпчелегебез торып, “ура” кычкырды, ләкин кычкырып елаучылар да булды. Бер яшь марҗа хатынының: “Война отняла у меня отца, любимого мужа, сейчас кто мне их вернет?” — дип елаганы хәтердә калган.

Сугыш тәмамлангач, кәеф­ләр дә үзгәрде. Туган як аеруча нык сагындыра башлады. Бары тик 1947 ел башында гына зур кыенлыклар белән заводтан китә алдым.

Уфа шәһәренә кайтып, андагы “Уралконструкция” оешмасына мастер булып эшкә урнаштым. Ике елдан соң мине Куйбышев шәһәренә авиазаводка зур самолетлар сыя торган корпус төзергә җибәрделәр. Менә шуннан бирле Самарада яшим дә инде. Биредә бөтен заводлардагы тимер корылмалы корпусларны без төзедек. Волжск гидростанциясе, металлургия заводы, Тольятти автозаводы, өлкәдәге бөтен радио-телевидение башнялары төзелешләрендә прораб та, участок начальнигы булып та эшләргә туры килде миңа.

Лаеклы ялга чыккач, мә­четкә йөри башладым. Самарада Җәмигъ мә­четен төзүдә киңәшләрем бе­лән күп ярдәм иттем. Кушма­салар да төзелеш эшләрен карап, җитешмәгән урыннарын табып, бу турыда җи­тәк­челәргә үз фикерләремне һәм тәкъдимнәремне язып бирә идем. Минем тәкъдим буенча дүртпочмаклы туры манараны хәзергечә сигезпочмаклы итеп үзгәртүләрен онытып буламыни?

Шуңа күрәдер дә өлкә мөселманнарының съездында мине мөфтинең ревкомиссиясе рәисе итеп сайлап куйдылар. Бу эштән мин сиксән яшем тулгач кына киттем. Аллаһыга шөкер, әле дә мәчеткә өйлә намазларына йөрим.

Хөкүмәтебез дә безне, сугыш елларында бөтен көчләрен куеп эшләгән ветераннарны, онытмый, төрле ташламалар биреп тора, пенсияләребезне дә арттырды. Бәйрәмнәрдә бүләкләрне үзләре китереп бирәләр. Аллаһы Тәгаләгә шөкранә кылып яшәргә генә кала хәзер.

Әмир ҖАББАРОВ,

быел көзен 90 яшен тутыручы тыл ветераны, мәчет карты.

Самара шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 938

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>