“Ут белән суның беркайчан да кушыласы юк”

1529210_20121228133831.gifИртән Нәсимә тәрәзә пыяласы аша кергән кояш нурларыннан күзен алмыйча, җанында, тәнендә ниндидер бер ләззәтле җиңеллек сизеп, әле озак уйланып ятты. Кайчандыр менә шундый мизгелләр кичерәсенә ул беркайчан да шикләнми иде. Күпме сагынып яшәде бит ул авылының таңнарын, табигатен, кешеләрен, юлларын… Авылыннан ерак җирләрдә гомер кичергәч кенә, кеше үзенең туган ягына шундый бәя бирә ала икән. Нәсимә дә читтә яшәде, тормышка чыкты, укып, югары белемле кеше булды. Ике баласын дөньяга китерде.

Ире Алексей белән әйбәт кенә гомер иттеләр. Олы мәхәббәт белән өйләнешмәсәләр дә, бер-берсенә хөрмәт, ихтирам белән яшәделәр. Ике баланы аякка бастырып, югары уку йортларында укыттылар, фатирлар алдылар.

Хәзер инде аларның да үз гаиләләре. Ике улы да мөселман кызларына өйләнеп, Нәсимә апага оныклар да бүләк иттеләр. Гомере буе җитәкче булып эшләгән Нәсимә белән Алексейның, лаеклы ялга чыккач, дөньялары ничектер бушап, ә вакытлары туктап калгандай булды. Җыйган малларының рәхәтен табып, үскән балаларының игелеген күреп яшәр чак җитте. Тик менә шулай озак көткән оныклар бәхете, балаларының хөрмәте соңгы вакытта Нәсимәгә бер яктан тормышының төгәллеген аңлатса, икенче яктан күп еллар күңелендә генә саклаган хыялының чынга ашмавы, дөньясының китеклеген исенә төшереп торды. Бу хыял бик гади — олыгаеп, ялга чыккач, туган туфкакка кайту иде. Бик тә сәерле көч белән тарта иде үзенә туган як! Кызганыч ки, әнисе, кызының кайтуын күрәлмичә, мәңгелеккә китеп барды.

Авылга кайтып төпләнү турында Алексей белән күп сөйләшүләр булды. Моңа ул: “Күренер әле”, — дип кенә җавап кайтарды. Алексейга аның туган җире, кешеләре, теле, гореф-гадәтләре, милләтенең ят булуын аңлый иде Нәсимә.

Аңа инде озак яшәгән җирдән аерылып китүе авыр булса да, калган гомерен ул авылы белән бәйләргә теләде.

Авылына кайтып, анда ничек яшәячәге турында төннәрен хыялланып бетә. Бәлки, бу хыяллар шулай ук тиз чынга ашмас та иде. Тик бер дә бер көнне телефоннан шалтыратып, Нәсимәнең туган апасы Зифаның үлүен хәбәр иттеләр. Мәрхүмне җирләп кайткач, Зифаның балалары булмаганлыктан, өен Нәсимәгә язып калдырганын әйттеләр. Шулай итеп, менә шушы өй, Ходайның әмере белән, Нәсимәнеке булып калды.

Ызбаның эчен, тышын алар балалар белән бергә тазарттылар. Менә инде ике җәйне балалары, оныклары белән бергә үткәрделәр. Тик Алексей гына, үтенеп чакыруларга карамастан, татар авылының ямен-тәмен тапмады. Һәм җәйне биредә үткәрүдән баш тартты.

Ә быел Нәсимә берүзе алданрак, яз башы белән үк авылга кайтып, бәрәңге утыртты, яшелчә чәчте, каз, тавык бәбкәләре белән йорт эчен җанландырып җибәрде.

Дөньясы тулып китте, кичләрен өй каршында күршеләр белән саф һава сулап, сөйләшеп, кич утырулары гына бәяләп бетергесез. Киңәнече тирә-якка сыймаслык иде аның.

Авылларында ике мәчет. Азан тавышын ишетү күңелне яңадан туган кебек яңарта, сафландыра. Нәсимә туган җирендә әби-бабаларының, әти-әнисенең тыңлап үскән азан тавышында үзенә генә ишетелерлек бер моң чишмәсе тоя. Әйе, үз динең, үз китабың, үз моңың…

Бик еш уйлана башлады ул бу хакта. Үзе дә көнен догадан башлады, дога белән тәмамлады. Ә менә йөрәгендәге сагышын гына беркемгә дә сөйли алмады. Яшьли урыс егете Алексей белән өйләнешкәндә әнкәсе елап: “Балам, яшь вакытта бөтен нәрсә дә тигез, тик олыгайгач, үкенерсең”,- дигән иде аңа. Тик ул берсен дә тыңламады, сүзләренә колак салмады. Үзе олыгайгач кына, әнкәсенең сүзләре йөрәген өзде.

Әнкәсе ничек әйтте, шулай булды да. Хәзер Нәсимәнең үз кыйбласы, китаплары. Дин, тел турында сөйләргә тотынсалар, бөтен җанын биреп тыңлый. Дини бәйрәмнәрне көтеп алып, бөтен кануннары буенча үткәрә.

Балаларын, оныкларын үз динебез белән кызыксындырырга тырыша. Ике баласы да авылда әби-бабай тәрбиясендә үскәч, татар булулары белән горурланалар, шөкер Ходайга. Оныкларына да мәчеттән имам чакырып, матур мөселман исемнәре бирделәр. Хатыннарын да мөселман арасыннан сайладылар, икесе дә әниләренең авылыннан. Каникулларда кайтып йөргәч, кечкенәдән дус булган кызлар. Тик иренең генә бу күренешләргә битараф булып, читләшеп яшәвенә йөрәге тыныч түгел иде Нәсимәнең.

Бер көнне Алексей үзләренең дини бәйрәмнәрендә чиркәүгә барачагын әйткәч, Нәсимәгә ул чит кеше сыман тоелды. Ә инде аннан “святая вода” алып кайткач, хатын, үзе дә сизмичә, бергә күп еллар гомер иткән иреннән чирканып куйды. “Балаларга күрсәтмә, мин аларның җаннарын икегә бүләргә теләмим”, — диде ул иренә. Алексей үзе дә, бер гареп кеше кебек куркынып, яман эш эшләгәндәй хатынына карап куйды.

Нәсимәгә ире жәл иде. Ул да бит үзенең динен тотарга хаклы. Ник соң аның чиркәүгә баруы хатынны чыгырыннан чыгарды? Нәсимә җанының бу яңалыкны кабул итмәячәгенә көн кебек ышана иде. Менә шул көннән аларның аралары ерагая башлады.

Ир дә, хатын да еш кына үзләренең туганнарына аерым-аерым бара башладылар. Шулай хәзер Нәсимәгә балалары, оныклары белән бергә җәйләрен авылга кайтып, туган җир җылысын тоеп, яшьлегендәге хатасын төзәтү мөмкинлеге туды. Оныкларының татар телендә рәхәтләнеп аралашулары гына да әбиләренә чын сөенеч булды.

Кышларын алар ире белән бер фатирда яшәделәр. Тик тәннәре бергә яшәсә, җаннары исә бер-берсеннән аерылган иде инде. Быел язын Нәсимә авылга кайтырга җыенгач, Алексей аңарга бер сүз дә әйтмәде. Үзе дә: “Мин җәйгә әнием янына кайтам. Ул ялгыз яши”, — дип кенә белдерде.

Бу икесенең дә: “Әйдә, аерылыйк, без ят кешеләргә әйләндек, бер-беребезгә кирәк түгел”, дигәнне аңлатты. Авыз ачып, бу сүзләрне әйтмәсәләр дә, уйлары шундый иде.

Орышмадылар, кычкырышмадылар, нәрсәне дә бүлешмәделәр. Үз әйберләрен генә алдылар да, 4 бүлмәле фатирны ябып, балаларга ачкычын тапшырдылар. Һәм икесе ике якка юл тоттылар. Гомерләренең беренче яртысына нәтиҗә ясалып, нокта куелды. Ахыры ничек булачагын икесе дә белеп яшәгәннәр, күрәсең. Аларның бер-берсенә ачулары юк иде.

“Ут белән суның беркайчан да кушыласылары юк”, — дигән әйтемгә инанды Нәсимә.

Нәсимә шундый уйларга чумып, күпме яткандыр, көр тавышлы әтәч кенә аны авыл дөньясына кайтарды. Өстеннән җиңел юрганын этәреп, догасын укып, идәнгә басты ул. Ходайдан хәерле көн сорады. Бүген аның янына балалары, оныклары кайтачак. Җәй буе алар рәхәтләнеп әниләре йөргән сукмаклардан йөрерләр, азан тавышын тыңларлар, әби-бабаларының каберләренә барырлар, урманда җиләк, гөмбә җыярлар. Йоклар алдыннан әбиләре белән бергә басып, ястү намазын укырлар…

Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Иске Мастяк – Самар.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1609

Комментирование запрещено