Үткәннәр үкенечле

Дөрлинур апа килене Румия белән.

Дөрлинур апа килене Румия белән.

30 октябрь — Репрессия корбаннарын искә алу көне

Берничә буынга җитәрлек хәсрәт, әрнүләр калдырган куркыныч репрессия елларыннан инде күп вакыт үтсә дә, шушы хәлләрнең шаһиты Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Дөрлинур апа Бухарметова аларны һаман оныта алмый, хәтерендә сак­лап йөртә.

Авылда күмәкләшү чоры башлангач, үз җир кишәрлеге, берничә аты, терлекләре булган аның әтисе Әбугали абзыйның барлык мал-мөлкәте таланып алына. Йорттагы каралты-куралары да сәвитләр кулына күчә. Хәләл хезмәт белән тормыш алып барган ир, хуҗалыгы таркатылгач, биш баласы һәм хәләл җефете Миңниса белән кечкенә сарайда яшәргә мәҗбүр була.

Бераздан ул яңа өй салып керсә дә, аңа шөкер итеп, гаиләсе белән рәхәтләнеп яшәргә язмаган икән. Авылда сайлаулар үткәрелгән көнне вак-төяк йорт эшләрен башкарып йөргән Әбугалины сайлауга барырга чакыралар. Шунда ул: “Бездән башка да сайларлар әле”, — дигән сүзләрне ычкындыра. Аның уйламыйча гына әйтелгән шушы сүзләре тиз арада тиешле җиргә барып җитә. Бераздан аның өенә авыл куштаннары белән милиционерлар килеп, кулларын бәйләп, районга алып китәләр. Берничә көннән аны өлкә үзәгенә үк озаталар.

Биредә сораулар алынып, төрле газаплар кичергән Әбу­гали 58нче статья нигезендә “Халык дошманы” дигән ярлык буенча атарга хөкем ителә. Менә шулай итеп, аның бер гөнаһсыз биш баласы ятим, хатыны Миңниса ирсез, тол булып кала.

Әтисенең репрессиядән аклануы турында бирелгән белешмә.

Әтисенең репрессиядән аклануы турында бирелгән белешмә.

Гаилә башлыгы һәлак булгач, бөтен авырлык шушы кечкенә хатын җилкәсенә төшә. Усал теллеләрнең мыскыллауларына түзеп булса да, Миңниса балаларын ач итмәскә тырышып, кайда кушсалар шунда, колхозда төрле авыр эшләрдә эшли. Соңрак ул ипи пешерүче булып эшли башлый. Ниһаять, аның үз балалары да ипиле булалар.

Сугыш башлануга Миңни­саның улларын — Риза белән Сәйдөлне фронтка алалар. “Халык дош­маны” баласы булып саналсалар да, егетләр илебез өчен кан коялар. Риза яраланып кайта, ә Сәйдөл яу кырында башын сала.

Бүгенге көндә сигезенче дистәне түгә­рәкләп килүче Әбу­гали абзыйның кече кызы Дөрлинур апа миңа:

- Балачагым бик авыр елларга туры килде. Әле дә исемдә: сугыш барганда безгә фатирга еврей милләтеннән булган бер укытучы ирне керткәннәр иде. Менә шул бичаракайның су буенда учак ягып, үлгән тавыкны пешереп ашаганын хәтерлим әле, — дип сөйләде.

Сугыштан соң ул туган апалары янына Үзбәкстанның Андижан шәһәренә китеп, анда эшләп, өс-башын бөтәйтә. Тик туган авылын сагынуга түзә алмыйча, кире кайта һәм колхозда эшли башлый. Авыл егете Әбүзәр белән тормыш корып җибәрәләр алар.

- Ирем белән дүрт бала үстердек. Шунысы кызганыч, хәзер ирем дә, бер улым да вафат инде. Мин икенче улыбыз Флүр, киленебез Румия тәрбиясендә яшим. Берничә ел элек кенә репрессияләнгән әтиебезнең исеме дә акланды. Күптән түгел генә миңа фатир да бирелде, — дип дәвам итте Дөрлинур апа.

Ул үзенә фатир бирелүе турында шатлыгы белән уртак­лашканда, мин аның күзләренә карадым. Ә аларда сагыш-моң ярылып ята иде. “Үткәннәр үкенечле”, — дип җырлыйлар бит. Йөрәккә авыр яра салган бу вакыйгалар инде күптән узган булсалар да, үкенечләре беркайчан да бетмәячәкләр, онытылмаячаклар шул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1636

Комментирование запрещено