Иске Ярмәк Мичурины

ярмак мичуриныҺәр авылның яшелчә, җиләк-җимеш үстерү остасы була. Шундыйлардан Похвистнево районының Гали авылында — Хәйретдин Насыйров, Мәчәләй авылында — Габделсаттар Газизов, Шенталы районы, Денис авылында — Шәһит Гыйлаҗетдинов, Елховка районының Тупли авылында — Хәсәнгата Гайсин, Иске Ярмәк авылы Мичурины— Әхмәтгали Шакиров.

…Әхмәтгали Шакир улы Шакиров олы, шул ук вакытта бик тә катлаулы тормыш юлы үтә. Аның әтисенең гомере бик кыска була: Шакир бабай 40 яшьтә дөнья куя. Буталчык 10-20нче елларның авырлыгы гаиләдә алты баланың беренчесе булган Әхмәтгали җилкәсенә төшә. 16 яшьлек егет, төпкә җигелеп, тормыш арбасын тарта: мал асрый, ат тота, сука белән җирне тырнап туфракка бөртек иңдерә, башаклар пешкәч, кулына урак алып иген ура.

18 яшендә аңа ачы сугыш фаҗигасен татырга насыйп була. Өч линияле винтовкасы белән ул акларга каршы көрәшә. Канлы бәрелешләрнең берсендә каты яраланып, аңын югалткан сугышчыны үлеләр базына ыргыталар. Бәхетенә Әхмәтгали үлекләрнең өстендә кала һәм, аңына килеп, баздан үрмәләп чыга… Яралыны армия хезмәтеннән азат итәләр.

1921 елгы ачлык Идел буенда утырган халыкларны меңәрләп йота. Газраил Әхмәтгали гаиләсен дә читләп үтмәгән — беренче балаларын мәңгелек йортка күчерә.

Бөек Ватан сугышы елларында якташыбыз Куйбышевта хәрби заводта эшли, фронтны корал белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә.

ШАКИРОВ АХМЕТГАЛИ1950 елда Борскида агромелиорация курсларын тәмамлаган Әхмәтгали яраткан хезмәтенә ирешә. Ул бигрәк тә яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә һәвәс була. Үзләренең бакчасында питомник ясап, шунда орлык чәчеп, агач үсентеләре хәзерли башлый. Аларны кырларда урман полосалары булдыру өчен утыртканнар. Хәзергә кадәр Иске Ярмәк кырларында андый өч-дүрт полоса сакланган. Агачларның төплә­рендә ел саен җир җиләге пешә, төрле гөмбәләр калкып чыга.

Бу тынгысыз кеше авылны яшелләндерү турында да кайгыртып яшәгән. Ул колхоз җимеш бакчасында карлыган җитештерү өчен дүрт гектарга җитәрлек итеп үсентекләр үстереп бирә. «Ярмәк» крестьян хуҗалык­лары берләшмәсендә инде күп еллар суган үстерү белән шөгыльләнәләр. Ассоциациянең бу тармагына да Әхмәтгали агай нигез сала. Бакчасында суган орлыгы өлгертә һәм аны колхозга тапшыра. Ә суган игү икеләтә файдалы: хатын-кызлар эш белән тәэмин ителә, ә хуҗалык уңыштан яхшы керем ала.

«Агачның яфрагы читкә төшми», —диләр бит. Әхмәтгали агайның балалары да аның һөнәрен сайлап алалар. Кызлары Мөхтәрәмә, Кәримә, Камышлы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, колхозда агроном булып эшлиләр. Фән казаныш­ларына таянып, алдынгы тәҗрибәне кулланып, югары уңышлар җыеп алуга ирешәләр. Останың өченче кызы Галимә һәм улы Равил дә яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыль­ләнәләр. Авылдашларыннан кем генә орлык сорап килмәсен, аларны борып чыгармыйлар — ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышалар. Әхмәтгали абый тормышын яшь буын вәкилләре дә өлге иткәннәр. Аның алты оныгының һөнәре авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән.

Язмамның герое да, аның балалары да безнең арада юк инде, шулай булса да аның оныкларының күбесе бабаларының эшләрен дәвам итәләр. Шулай ук аның исеме дә авылдаш­лары теленнән төшми. Бу игелекле, ярдәмчел, итагатьле шәхесне алар җылы итеп искә алалар.

1997 елда Казанда «Иске Ярмәк авылы тарихы» дип аталган китап дөнья күрде. Аның битләрендә Әхмәтгали агай эшчәнлегенә зур бәя бирелә. Басма авторының берсе: «Хәзер Ярмәктә һәрбер йортта карлыган, яшелчә үсә», — дип раслый. Бу өлкәдә әйдәп йөрүчеләрнең, изге гамәлне башкаручыларның берсе Әхмәтгали Шакир улы Шакиров була.

РӘСЕМНӘРДӘ: Әхмәтгали ШАКИРОВ (гаилә архивыннан).

Минзакир НУРЕТДИНОВ.

Язманы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ тәкъдим итте.

samtatnews.ru

Просмотров: 1930

Один комментарий

  1. Да мы гордимся своими корнями Ахметгали бабай мой двоюродный дядя всегда у него самые первые морковь капуста все овощи сочные вкусные а сад яблони крыжовники тольнко у него самые крупные .. продолжили его дело и дочери и сноха до сих пор у них самые лучшие семена рассады Все родственники с теплотой вспоминаем отимени родственников Сагирова Флюра Абузяровна. Спасибо за память.