“Дөньяны артык ярату, дөньяда булган әйберләргә бик нык бәйләнү, аның өчен артык кайгыру, хәсрәтләнүләр кешене җенләнүгә алып килә”.
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов вәгазеннән.
Үзен мөселман өммәтеннән дип санаган татар кешесе, ким дигәндә, Коръән китабының тәрҗемәсен укып чыгарга тиештер. Анда бик күп акыллы фикерләр — мәңгелек йортка барып кергәнче тормыш дигән илә дә сикәлтәле һәм тайгалаклы, бөтен җирдән куркыныч янаган һәм татлы җимешләре белән ымландырган олы юлны кешечә, мөселманча үтү кагыйдәләре язылган. “Үсешкә акча биреп торма”, “ятимнәр өлешенә кермә”, “ялгыштың икән – тәүбә кыл, Ходайдан да, җәберләнгән кешедән дә ярлыкау сора һәм башкача бу хатаңны кабатлама”… Шушы һәм башка шәригать кануннары буенча безнең ата-бабаларыбыз яшәгән һәм безгә дә шуны васыять итеп әйтеп калдырган.
Самараның Совет районы судында ике татарның, ике мөселманның судлашуын күзәткәндә башымда шундый уй-фикерләр әйләнде. Читать полностью →