Шаулап үткән тормыш юлы

Әкълимә Әбүбәкер кызы Мөнирова.

Әкълимә Әбүбәкер кызы Мөнирова.

“Хатын-кыз бер кулы белән бишек тирбәтсә, икенче кулы белән җир шарын әйләндерә”, диелгән татар халык мәкалендә.

Бу сүзләр Камышлы авылы хастаханәсендә акушерка булып хезмәт итүче Әкълимә Әбүбәкер кызы Мөнировага бик тә туры килә, минемчә.

Ул авыл мәктәбендә тугыз сыйныфны тәмамлагач, Похвистневода акушер һөнәрен үзләштерә һәм хезмәт юлын Самара шәһәрендәге “Красный крест” хастаханәсендә башлап җибәрә. Ә хәрби офицер Рәис Латфин улын очраткач, алар гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт нигезендә корылган яшь гаилә Украинада — ун, Германиядә биш ел хезмәт итә, ә 1991 елда, Совет гаскәрләре бу илдән чыгарылгач, Мөнировлар гаиләсе кабат Украинага, соңрак Камышлы авылына кайта.

- Мин хәрби егеткә тормышка чыкканда, бик җитди адым ясавымны белдем. Чөнки хәрби ир-егетнең хәләл җефете булу зур түземлек таләп итә бит. Авыр вакытларда бик сабыр булырга кирәк. Гаиләбез белән ун-унбиш мәртәбә бер урыннан икенче урынга күчәргә, төрле вакыйгаларны баштан кичерергә туры килде. Менә шундый шартларда егерме биш ел хезмәт иттек без, — дип сүзен башлап җибәрде Әкълимә ханым.

- Ул елларда СССР таркалыр дип уйламаган идек, белгән булсак, туп-туры бирегә кайтып төпләнгән булыр идек. Камышлыга кайтып урнашкан вакытта мәк­тәп­не алтын медальгә тә­мамлаган кызыбыз Илмира Уфа шәһәрендәге ме­дицина институтында, ә улыбыз Рубин мәктәптә укыйлар иде.

Монда кайткач, улыбыз әбисе Шәмсебәдәр белән мәчеткә йөри башлады, догалар һәм намаз укырга, татар телен өйрәнде.

Ә мәктәпне тәмам­лагач, Уфа шәһәрендәге Ислам университетына керде. Бер елдан соң аны Каирга укырга җибәрделәр. Биредә Рубин ун ел укыды. Ул Россиянең чит илдәге мөфтиләр җәм­гыятенең беренче вәкиле булып хезмәт итте. Бүгенге көндә улыбыз Кемерово шәһә­рендә үз гаиләсе белән яши һәм Кемерово өлкәсе мөфтиенең урынбасары булып эшли. Ә кызыбыз Илмира гаиләсе белән Уфада яши. Ул хирург булып хезмәт итә. Аллаһыга шөкер, беркайчан да ирем белән миңа балаларыбыз өчен оят булмады. Без алар белән горурланабыз, — диде сөйләде Әкълимә ханым.

Аның тормыш иптәше Рәис ага куркынычсызлык хезмәте буенча инженер булып эшли. Күптән түгел алар рубин туйларын — кырык ел бергә тору шатлыгын билгеләп үткәннәр. Шушы матур гаилә бүгенге көндә гамәл кылып яши. Мин Әкълимә апа белән очрашуга хастаханәгә бар­­гач, аерым бүлмәдә сөй­ләшеп утырганда, бер читтә намазлык җәелгән почмакка игътибар иттем. Ул:

- Биредә мин һәм хез­мәттәшләрем намаз укый­быз. Шунысы шатлык: безгә беркем бер сүз дә әйтми. Намаз уку — һәр мөселман бәндәсенең изге бурычы. Ул күп вакыт та алмый, нибарысы биш минут җитә.

Ә яулыксыз йөргән хатын-кыз бик гөнаһлы, бер чәч бертөге күренү мең Коръән китабын яндыруга тиң икән. Минем вакытым юк, ялга киткәч тә өлгерермен әле, дип әйтергә ярамый. Чөнки хәзерге сә­гатьтә ни буласын беркем дә белми бит. Интернетта күргәнемчә, урын-җир өстендә ятучы кеше дә намаз үти. Бу аның як-ягына башын борып, сәлам бирүендә күренә. Ә нигә без — исән кешеләргә намаз укымаска?! Аллаһы Тәгалә башыбызны акыл-зиһеннән мәх­рүм итмәсен иде инде, — дип сөйләде.

Әкълимә ханым ун ел элек лаеклы ялга чыкса да, әле дә хезмәтен дәвам итә. “Эшемне яратам, эшсез торуны күз алдыма да китерә алмыйм”, — ди ул.

Аның хезмәтенә килгәндә, ул бәби көтүче хатын-кызлар консультациясе бүлегендә эшли. Әкълимә ханым таләпчән булса да, яшь ханымнар аны үз әниләредәй яраталар. Төн яки ял көннәре туры килүгә карамастан, аны эш урынына чакырып алырга мөмкиннәр. Яшь әниләр сабыйларын Похвистневода яки Самарада тудырырга тиешләр. Ә кинәт авырып китсәләр, биредә дә тудыралар икән.

Мин аңардан:

- Чын акушерка нинди булырга тиеш? — дип сорадым. Ул:

- Адәм баласы һәрчак миһербанлы, кешелекле булырга тиеш. Иң элек авыруның авыртуларын үзеңнеке итеп кабул итәргә кирәк, шунсыз син аның хәленә керә, аны аңлый алмыйсың, — дип җавап бирде кырык биш ел шушы өлкәдә хезмәт итүче югары категорияле акушер ханым.

Ул күптән түгел “25 лет проф­союзу работников здравоохранения Российской Федерации” дип аталган медаль белән бүләкләнгән.

Әкълимә Әбүбәкер кызы — бик күпләргә үрнәк итеп куярлык, гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган олуг шәхес.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1266

Комментирование запрещено