Виноградны ничек кисәргә, су сибәргә, ашларга, чирләр һәм корткычларга каршы ничек көрәшергә һәм башка сорауларга бергәләп җавап табарга тырышырбыз.
Виноградның үсеше һәм өлгерүе дәвам итә, кайбер сортлар тиешле төсенә керә башлады, шул ук вакытта көчле вегетация дә бара. Бер атнада виноградның сабаклары 1 метрга кадәр үсә ала. Хәтта виноградны яңа үстерә башлаучылар да аны кисәргә кирәклеген аңлыйдыр. Каяндыр укып яки танышлары киңәшен тотып, барлык ян сабакчалар һәм сабак очларын кисә башлыйлар. Нәтиҗәдә куакта яфраклар кирәгеннән азрак кала. Яфрак җитешмәү — аларның күплегеннән куркынычрак. Бер генә белгеч тә куакның үзен күрмичә күпме кисәргә кирәклеген әйтә алмаячак. Гомумән, виноградчылар бу эшне үлчәп эшләми. Монда яфракларның күплеге һәм җитешмәве арасында баланс табарга өйрәнергә кирәк.
Яфраклар кояш энергиясен органик матдәләргә (крахмал, шикәр, органик кислоталар), әверелдерә. Әлеге матдәләрне куакның төрле урыннарына запаска сала. Юкка гына яфракларны «икенче тамырлар» дип атамыйлар. Яфракларның икенче төп функциясе — парга әйләндерү. Ул тамырлардан үсемлек өчен кирәкле минераль сулар китерә. Яфраклар үсемлеккә нинди туклыклы матдәләр җитешмәвен, үсемлекнең нинди чирдән тилмерүен дә ачык күрсәтә. Тик шул ук вакытта алар тамырлардан вегетатив массаны кирәгеннән артык үстерү өчен бик күп туклыклы матдәләр ала. Куакта әлеге функцияләрне үтәрлек кенә яфраклар калдырырга, ә калганнарын кисәргә кирәк.
Эшне астан башлагыз. Куакның төп сабагыннан (ниге-зеннән) чыгучы нәзек кирәксез сабакчаларны кисегез. Аста җиңсәләр һәм аларны алыштыручы ботаклар гына калырга тиеш. Шул ук вакытта чүп үләннәрен дә утарга кирәк. Икешәр яфрак калдырып, ян сабакчаларны кисәргә.
Өскәрәк күтәреләбез. Виноград янына басарга, сузылган кул биеклегендә һәм шпалерның өске чыбыгы өстеннән барлык ян сабакчаларны алырга кирәк. Куакның яфраклары аз икән, барлык ян сабакчаларны да өзәргә кирәкми яки барысын да калдырып торалар. Кайчак яшь ян сабакчалар куакка ныгырга булыша, нинди дә булса чирдән зарарланганда моның әһәмияте аеруча зур.
Яшь куакларда аста бер яки ике (әгәр алар тигез үсеш алган булса) иң көчле ботакны калдырырга, калганнарын өзәргә кирәк. Әгәр ботаклар нәзек һәм озын икән, очларын өзегез. Куак тигез үсеш алса, 20 августтан соң секатор ярдәмендә очларын кисегез.
Җимеш бирүче куаклар белән дә шуны ук эшләргә кирәк. Бу операция виноград тәлгәшләренең яхшырак өлгерүенә этәргеч бирә. Җимеш бирүче куакларда тәлгәшләрне ачарга кирәк. Моның өчен тәлгәш тирәләрендә кояш төшәрлек итеп яфракларны өзегез. Әмма эссе көннәр дәвам итә икән, җимешләрне кояш пешермәсен өчен, бу операцияне кичектереп тору яхшырак.
Леонтий КИРЯГИН, танылган виноградчы.
Просмотров: 1095