Кешегә бер җылы сүз дә җитә

eb4626b6-f168-4ac6-866c-015555a01baeИнде ике ай вакыт үтсә дә, бу зур тантаналы бәйрәм мизгелләре күңелемдә әле һаман саклана. Самараның опера һәм балет теат­рында медицина хезмәткәрләренә багышланган зур бәйрәмгә өлкә­безнең төрле почмакларында эшләүче мәңге шиңмәс «ак чәчәкләр» – табиблар, шәфкать туташлары, акушерлар килгән иде. Миңа да губернатор администрациясеннән чакыру җибәрелде. Безне зурлап беренче рәткә кертеп утырттылар.

Губернатор Николай Иванович Меркушкин өлкәбезнең медицина яңалыклары турында сөйләп узганнан соң, котлауларга кереште. Миңа да, башкалар белән беррәттән, Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк — алтын белән йөгертелгән кул сәгате тапшырылды. Бу зур җитәкче мине котлаганда әйткән сүзләр мәңге күңелемдә калыр сыман. Кырык ел буе авылыбыз халкының сәламәтлеге сагында тору бик җаваплы хезмәт, әлбәттә. Авыл интеллигенциясенә җәмәгать эше белән дә күп шөгыльләнергә туры килә, балалар үстерү, йорт-бакчалар, маллар карау да күп вакытны ала. Шуңа да мин губернаторга бу Мактау грамотасының ирем белән икебезгә бирелүе турында әйттем. Аның: “Тату гаиләдә генә шундый уңышларга ирешеп була”, — диюе миңа рухи көч өстәде. Рәхмәт сүземдә губернатор Николай Меркушкинга да, сәламәтлек саклау министры Геннадий Гридасовка да, үзебезнең коллективка да, Шенталы медучилищесында укыткан укытучыларыма да рәхмәтләремне җиткергәч, зал сүзләремне алкышларга күмде.

Бәйрәм тәмамлангач та кем генә яныма килеп котламады мине! Бер дә таныш булмаган табиблар да, әле генә курсларда укыткан остазларым да, якташларым да…

Иң беренче булып озак еллар район хастаханәсендә эшләгән Атлас абый һәм аның җәмәгате Асия апа Төхбәтовлар котладылар. Алар артыннан, ни гаҗәп, Шенталы хастаханәсендә эшләүче бер төркем медицина хезмәткәрләре килеп кулымны кыскач, гаҗәпләнүемне белдергән идем, алар “Римма Нурет­динованың “Самара татарлары” сайты барыбызны да та­ныш­тырып тора бит”, — дип, бу мәсьәләгә ачыклык керттеләр. Рәх­мәт сиңа, Римма! Эшләреңдә уңыш­лар телим!

Большая Черниговкада, Исак­лыда, Шенталыда яшәп, минем мәка­ләләремне даими рәвештә укып баручыларга, төркем җитәкчебез Сафиулла Гарифуллин һәм Людмила Павловага, Бөгелмәдән — Ирина Мельникка, Кләүледән — Инжир хәзрәт Сөләймановка, Гөлсинә Сафинага, Самарадан — Лилия апа Шәфигуллинага, Зәрига, Рабига, Әминә апайларга, “Бердәмлек”, “Сәләм”, “Социаль газета” газеталары, “Самар татарлары” журналы хезмәткәрләренә шулай ук зур рәхмәт белдерәм!

Аеруча зур рәхмәтләремне авыл­дашларыма, бигрәк тә Ракыя апайга әйтәсем килә. Котлауларыгыз, матур-матур чәчәк бәйләмнәрегез, җылы теләкләрегез яшәргә, иҗат итәргә, халыкка ярдәм итеп яшәргә көч бирә.

Әнием: “Кешегә бер җылы сүз дә җитә. Бер җылы сүз, бер җылы теләк, ихтирам йөрәктә хисләр өермәсе уята ала, көч өсти”, — дип кабатларга ярата иде. Яши-яши генә аңлыйсың икән бү сүзләрнең мәгънәсен.

Җылы теләкләрегез үзегезгә дә әйләнеп кайтсын, мине зурлаган кебек Аллаһы Тәгалә сезне дә зурласын иде.

Нурания АБЗАЛОВА.

Байтуган авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1181

Один комментарий