Озын гомерлелеккә юл – «АК БАРС» Банкы аша

%d0%b0%d0%ba-%d0%b1%d0%b0%d1%80%d1%81«АК БАРС» Банкының «Озынгомерлелек картасы» («Карта Долголетия»¹) – пенсионерларга банкоматтан үзләренә уңайлы вакытта акча алу гына түгел, ә исәптәге акча күләмен арттыру² мөмкинлеге дә бирә торган махсус карта.

Бүгенге көндә өлкәннәр дә яшьләр кебек үк актив тормыш алып бара, үз вакытларының кадерен белә. Пенсионерлар өчен «АК БАРС» Банкының «Озын гомерлелек картасы» – вакыт белән идарә итүгә булышучы мөһим карта. Картаның уңайлы яклары һәм куркынычсызлыгы турында «АК БАРС» Банкы ААҖнең түләү системасы үсеше идарәсе җитәкчесе Нияз Шәрипов сөйли.

АРАДАШЧЫСЫЗ ПЕНСИЯ – БАНК ЯКИ ПОЧТА

– Нияз Фәрит улы, «Озын гомерлелек картасы» нинди өстенлекләргә ия?

– Әлеге карта берьюлы берничә мәсьәләне чишү мөмкинлеге бирә. Ул пенсия алуда һәм саклауда уңайлы, файдалы һәм бик ышанычлы. Өлкәннәр банкларга бару яки почта хезмәткәрен көтү мәшәкатьләрен онытачак. Иң кирәклесе – теләсә кайсы вакытта акча алу өчен «АК БАРС» Банкы банкоматы, кассасы, яки башка кредит оешмасы банкоматы булу. Пенсия исәпләнү һәм картадан күпме акча алу турында СМС-хәбәр килү мөмкинлеге дә каралган³.

– Картада акча саклау куркынычсызлыгы ни дәрәҗәдә?

– «АК БАРС» Банкының башка карталары кебек үк «Озын гомерлелек картасы» да чип технологиясе белән чыгарылганлыктан, саклык иң югары дәрәҗәдә. ПИН-код кертеп кенә картадан акча алып була. Әгәр кеше ПИН-кодын онытса, яңа карта бирелә һәм карта исәбендәге акча яңасына күчерелә. Картаны урлату яки югалту очрагы булса, кичекмәстән банкка хәбәр итәргә кирәк. Кыска вакыт эчендә яңа карта биреләчәк.

– «Озын гомерлелек картасы» акча алу коралы гына да түгел бит…

– Әлбәттә, «Озын гомерлелек картасы» ияләре банк оештыра торган төрле маркетинг акцияләрендә катнаша ала.

%d0%b0%d0%ba-%d0%b1%d0%b0%d1%80%d1%812БАНК ЫШАНЫЧЫ ТУРЫНДА САННАР ДА СӨЙЛИ

– Хәзер еш кына банкларның лицензияләрен алалар. Клиентлар «АК БАРС» Банкына ышана аламы?

– «АК БАРС» Банкы – 20 иң яхшы Россия банклары исемлегендә һәм банклар базарында 22 елдан артык уңышлы эшләп килүче ышанычлы финанс институты. Банкы халык өчен эшли, бездә 100 дән артык төрле банк хезмәте күрсәтелә. Физик һәм юридик затлар өчен кызыклы шартлар статистика мәгълүматларында да күренә. 2016 нчы елның 1 июленә банк активы 430,5 млрд сумга җитте. Ил икътисадының барлык тармагына зыян салган финанс кризисы шартларында 2015 нче елда «АК БАРС» Банкы, АСВ программасында катнашып, капиталын 20 процентка арттырды. Әлеге үсеш аның Россия финанслар хезмәте базарында ныклыгын һәм конкурент булырлыгын күрсәтә.

– «Озын гомерлелек картасы» «АК БАРС» Банкка клиентлар арттырыр дип уйлыйсызмы?

– Без әлеге картаны хөрмәтле пенсионерларыбызга картлык шатлыклы булсын дип эшләдек. Карта ярдәмендә аларның вакыты янга кала, акча саклаган очракта югары куркынычсызлык һәм акча арту тәэмин ителә.

Реклама хокукында

«АК БАРС» Банк ААҖ РФ Үзәк Банк генераль лицензиясе №2590,12.08.2015.


1. MasterCardUnembossed «Карта Долголетия».

2. «Озынгомерлелек картасы» турында 8-800-2005-303 (Россия буенча түләүсез) телефоны аша тулырак белергә мөмкин.

3. «АК БАРС» Банк ААҖдә «SMS-информатор» хезмәтен тоташтырган очракта.

Просмотров: 2104

Комментирование запрещено