Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте менә инде өченче ел шәһәребезнең һәм өлкәбезнең тарихи татар һәм, гомумән, милли урыннарын мәңгеләштерү буенча эш алып бара. Күренекле якташларыбыз яшәгән, дин, милли мәгариф, мәдәният белән бәйләнгән биналарга хәтер такталарын кую хезмәте уңышлы гына башкарылып килә.
Заманында
- Самарның өченче мәхәллә мәсҗиде урнашкан Спорт Сараена,
- Галактионовский урамында (йорт саны 64) Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуев яшәгән өйгә,
- Камышлы районының Иске Ярмәк авылында тальян гармуннарын ясау остасы Гали Гәрәев яшәгән йортка,
- Ленинградский урамында Идел буе хәрби округының сәяси бүлеге каршындагы профессиональ татар музыка-драма студиясе эшләгән өйгә,
- Алексей Толстой урамында Тарихи мәсҗид янында 1902 — 1918 елларда татар мәктәбе эшләгән бинага
шушындый такталар эленде инде.
Бу эш «Самар тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар» проекты кысаларында, Самар өлкәсе Һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре биргән акчага башкарыла.
Быел да, Самар төбәге халыклары һәм милли культуралар көне алдыннан, бу изге гамәлләр дәвам ителеп, шәһәребезнең күп милләтле тарихына багышланган хәтер такталарын элү тантанасы узды.
Аларның берсе Братьев Коростылевых урамында (йорт саны 144) 1921 -1929 елларда татар-башкорт педагогия техникумы эшләп килгән бинага урнаштырылды.
Ә икенчесе Молодогвардейский урамында (йорт саны 59) «Средне-Волжская коммуна» исемле нәшриятта «Колхозчы», «Комбайн» татар, «Шлях до комунiзму» украин, «Колхозник» чуаш, «Сятко» мукшы гәҗитәләре чыгып килгән йортка куелды.
Бәйрәмне оештыруда Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, шәһәр администрациясенең финанслар департаменты да үз өлешен керткән.
Тантанага өлкә һәм шәһәр администрацияләре вәкилләре, депутатлар, өлкәбез мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Самар Җәмигъ мәсҗиде вәкилләре, төрле халыкларның милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары җыелды.
Өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр Горланов кунакларны сәламләп:
- Әлеге хезмәт күп милләтле шәһәребезне берләштерүдә әһәмиятле роль уйный. Форсаттан файдаланып, Самар өлкәсе, шәһәребез һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренә, безнең идеябызны хуплап, ярдәм күрсәткәннәре өчен, зур рәхмәтемне белдерәм. Бу эшебезне дәвам итәчәкбез, чөнки мондый гамәлләр безнең төбәгебезнең күп милләтле тормышына, аның чәчәк атуына, төрле халыкларның дус яшәвенә ишарә булып тора, — диде.
- Советлар Союзының беренче елларында барлыкка килгән татар-башкорт педагогия техникумы өлкәбез мөселманнары мәгарифендә — милли кадрларны, партия органнары хезмәткәрләрен әзерләүдә Һәм, гомумән, СССРда культураны күтәрүдә зур роль уйнаган.
Молодогвардейский урамында урнашкан бина 19нчы гасырда төзелгән. Хәзер ул регион күләмендә мәдәни мирас объекты булып санала. Советлар Союзының беренче елларында халыкны гыйлемле итү, аның культурасын үстерү дәүләтнең төп бурычларының берсе була. Төрле милли телләрдә бастырылган гәҗитә-журналлар да бу эштә әһәмиятле урын тотканнар, — дип сөйләде такталарны әзерләү хезмәтенең күп өлешен үз өстенә алган өлкә мөхтәриятенең директоры Шамил Галимов.
Губернатор администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова:
- Халык үз тарихын, аның кадерен белергә тиеш. Ватанпәрвәрлек, үз милләтеңә, туган ягыңа, илеңә мәхәббәт шуңардан башлана да инде.
Хәтер такталары ачу кебек, тарихыбызны барлау, аны саклау буенча башкарылган эшләр халыклар арасындагы татулыкны, бердәмлекне ныгытуга да зур өлеш кертәләр.
Самарлылар, шушы урыннан узып киткәндә, тукталырлар һәм, хәтер такталарында язылган сүзләрне укып, төбәгебездә элек-электән төрле милләтләр яшәгәнен белеп, горурланырлар, — дип чыгыш ясады.
язмасы һәм фотосурәтләре.
«Сәлам» газетасы.
КОНТЕКСТ:
Состоялось торжественное открытие двух мемориальных досок в рамках проекта «Самара многонациональная: имена и события в истории» (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1838







