Татар авылларын берләштергән яңа сайт эшли башлады

6712Татар авылларын берләштерә торган яңа сайт булдырылды. Татар-авылы.рф дип исемләнгән әлеге интернет-ресурс татар авылларын саклау һәм берләштерү максатыннан эшләнелгән. Бу хакта XI Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы кысаларында узган чарада Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.

«Бу сайтта авыл җирлегендә урнашкан 400 оешма турында мәгълүмат табарга мөмкин. Биредә авыл хуҗалыгы, фермерлык, спорт һәм бакчачылык, мәдәният һәм сәнгать, ял итү, күңел ачу һ.б. рубрикалар аша татар эшмәкәрләре җитештергән әйберләр белән танышырга була. Сайт ярдәмендә кулланучылар җитештерүчеләрдән турыдан-туры әйбер сатып алу мөмкинлегенә ия», — диде Ф.Галимов.

Интернет сайт татар авылларын барларга, аларның тарихларын белергә, үзара аралашырга ярдәм итә. «Сайтның таныштыру, кавыштыруны максат иткән бүлеге дә бар. Биредә авыл җирлекләрендә яшәүче егет-кызлар таныша, кавыша алачак. Моннан тыш, төп максатыбыз — татар авыллары тарихы хакында мәгълүмат туплау. Узган айда гына да сайтта 750 татар авылы хакында мәгълүмат урнаштырылды. Шуларның 350се Татарстан, 265е Башкортстан, 76сы Пенза өлкәсе, өчесе Чувашия, 32се Түбән Новгород, сигезе Самара өлкәсе, икесе Ставрополь краеннан, икесе Әстерхан өлкәсеннән, алты авыл Волгоград өлкәсеннән, өчесе Иркутск ягыннан», — диде Фәнир Галимов. 

«Татар-информ».

Просмотров: 952

Комментирование запрещено