Мордовиядә яулык проблемасы: укытучылар ярдәм сорый, иҗтимагый үзәк яулыкны салырга чакыра / В Мордовии по требованию «главы» дожимают педагогов в платках

7458Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбе укытучы хатын-кызлары яулык бәйләүне тыю проблемасын бары тик чит регионнарда яшәүче татар иҗтимагый һәм дини оешмалары ярдәме белән генә хәл итеп булачак дип саный. Бу хакта алар “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерделәр.

Мордовиянең татар мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыюга кагылышлы проблемалар 2013 елда барлыкка килде – ул чакта мәгариф өлкәсендәге җаваплы җитәкчеләр укучы кызларның яулыкларын салдырып, форма кертү буенча актив эш алып бардылар. 2014 елда ата-аналар, Мордовия Хөкүмәтенең мәктәптә баш киемендә йөрүне тыю турындагы карарын юкка чыгаруны теләп, судка да мөрәҗәгать иттеләр, әмма оттырдылар. Әмма бу тыюларга карамастан, Азюрка мәктәбендәге укучылар да, укытучылар да яулыкларын салмады. Бу конфликт күпмедер дәрәҗәдә тыелып торды, әмма былтырның декабрендә яңадан зур каршылык башланды.

“Татар-информ” агентлыгы бу вакыйгага катнашы булган кешеләрнең фикерләрен белеште.

Терроризмга каршы утырыштан башланган конфликт

23 декабрьдә Мордовия башлыгы Владимир Волков Ромоданда терроризмга каршы комиссия утырышын үткәрә. Анда халыкның террор оешмаларына җәлеп ителүенә чик куярга кирәклеге хакында белдерәләр.“Мәгариф оешмаларында радикализмга каршы профилактика кирәклеге әйтелде”, — дип хәбәр итә Саранскиның “10 канал” телеканалы.

24 декабрьдә Азюрка мәктәбендә республика мәгариф министрлыгы вәкилләре, былтыр гына директор итеп билгеләнгән Вера Липатова һәм авыл җирлеге башлыгы Рәсим Салихов катнашында утырыш була. Бу утырышта катнашучылар яшерен рәвештә яздырып алган аудиоязма интернетта тарала. Анда ике хатын-кыз (аудиоязманы урнаштыручылар бу кешеләрне Мордовия мәгариф министры урынбасарлары Галина Явкина һәм Елена Солдатова дип яза) укытучы хатын-кызларга шундый шарт куялар – яки алар яулыкларын сала, яки үз теләкләре белән эштән китә. “Теләсә кая зарланыгыз, теләсә кая языгыз, монда тиешле коллектив эшләячәк, җитте яулыкларыгызны салыгыз”, — дип белдерә бер ханым (аудиоязма авторлары аны Галина Явдатова дип атый). Икенче ханым (Мәгариф министрының беренче урынбасары Елена Солдатова дип язалар), каршылык булган очракта, укытучыларның белем дәрәҗәләре тикшерелеп, алар дисквалификациянәчәк һәм шул рәвешчә эштән куылачакларын әйтә.

Бу аудиоязма мәгълүмат чараларында зур гауга чыгуга сәбәпче булды. Мордовия газеталарының берсе Азюркадан ИГИЛга (Россиядә тыелган, террор оешмасы) киткән кешеләр бар һәм басма мәктәптәге яулык кигән укучылар һәм ИГИЛ белән параллельләр китереп, авыл халкын һәм укытучыларны радикализмда гаепли.

 Укытучылар: “Без нишлисен белмибез”

Азюрка мәктәбе укытучысы Гөлнара Миняева «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә 24 декабрьдәге утырышның 4 сәгать дәвам итүен әйтте. “Яки яулыкны салырга риза булабыз дип язасыз, яки эштән китәсез, диделәр. Без андый закон юк, дидек. Андый закон булмаса, мәктәпнең уставында бар ул, диделәр. Ун минуттан эчендә мәктәптәге эчке тәртипләр турында документ китерделәр, анда яулык бәйләп йөрергә ярамый дип язылган. Адвокатларга шалтыратырга рөхсәт бирмәделәр, “таныштык” дип кул куйдык”, — дип сөйләде ул.

26нчы декабрь көнне мәктәптә “утренник” планлаштырылган була, әмма ул көнне мәктәпкә комиссия килү сәбәпле, аны үткәрмиләр. Укытучыларны аерым-аерым чакырып, сөйләшә башлыйлар.

“Адвокат аңлатты – без кул куйган ул документ юридик көчкә ия түгел икән. Хайванны да кышка каршы каршы куып чыгармыйлар. Ни пособие юк, ни эш юк, эш эзлим, дисәң, бераз гына булса да вакыт кирәк бит. Минем яраткан эшемнән китәсем дә килми, шуңа китмим дидем. 26 декабрьдә көч структураларыннан да кешеләр бар иде. “Мин яулыкны сала алмыйм, Коръәндә шулай язылган”, — дигән идем, сезнең ул ялган пәйгамбәр, Библиядән күчереп язган, диделәр. Сез үз милләтегезне бездән өстен итеп үзегезне күрсәтергә телисез дип, гаепләргә тырыштылар. Исламдагы кеше үзен өстен тотмый, дидем. Без бит мәктәптә ислам укытмыйбыз, ул нинди проблема соң, дип, елап та алдык”, — дип сөйләде ул.

Миняева әйтүенчә, Азюрка мәктәбендә яулыклы 16 хатын-кыз эшләгән. Аларның икесе 26 декабрьдә үз теләкләре белән эштән китү турында карар кабул иткән. “Алар яшь, болай ызгышып йөрисебез килми дип әйттеләр”, — ди Миняева. Ул ата-аналарның да бу проблемага катыша башлауларын, киткән укытучылар урынына килгән “кыска итәкле кызлар” белән риза булмауларын әйтте.

Әмма яңа ел алдыннан директор Вера Липатова барлык укытучыларга да эшкә чыгарга кушкан, “Аннары хәл итәрбез”, — дип белдергән.

Гөлнара Миняева бу проблеманы ничек хәл итеп буласын белми. “Татарларның берәр иҗтимагый оешмасын чакырып, түгәрәк өстәл оештырыйкмы дип уйлаган идек. Аңа кеше дә җыелмас инде, унөч укытучының кемгә кирәге бар? Мин нишлисен белмим. Безне, китсәгез, яулык белән сезне беркем дә эшкә алмый, вокзалга да керә алмассыз, дип куркыталар”, — дип сөйләде ул.

Азюрка мәктәбенең икенче бер укытучысы (ул исемен күрсәтмәүне үтенде) авылдан ИГИЛга китүчеләр булуын таныды, әмма моңа мәктәпнең бернинди катнашы булмавын әйтте: “Авылның гаебе бардыр. Әмма безнең моңа катнашыбыз юк, без патриотлар тәрбиялибез. ИГИЛга киткән кешеләр бөтен илдә бар бит, нигә безне генә күрәләр?”

Укытучылар, үз проблемаларын хәл итүне сорап, төрле иҗтимагый һәм дини оешмаларга мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма ниндидер җаваплар алганнары юк.

Адвокат: “Без хокукый бәя алырга телибез”

Укытучыларның хокукларын якларга алынган адвокат Марат Ашимов вазгыятьнең әлегә берничек тә хәл ителмичә, тукталып калуын белдерде. “Яңа елдан соң ук эштән китүне таләп иткәннәр иде. Алар хәзер пауза алдылар, чөнки закон ягыннан моны эшләүнең мөмкин түгеллеген аңладылар, ахыры”, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Адвокат бу проблема килеп чыгуның берничә сәбәбен атый: “Кайдадыр мөселманнарның активлыгын күрәләр икән, аны экстремизм белән бәйлиләр. Ә чынлыкта кешеләр үз тормышлары белән яшиләр, моңа тыгылу киресенчә каршылык тудыра. Тагын бер сәбәп — яулыкларга каршы көрәшеп, үзләренә исем ясамакчы була торганнардыр”.

Ашимов хезмәт инспекциясенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән һәм алардан рәсми җавап көтә: “Без хокукый бәя алырга телибез. Бер кешене дә яулык бәйләгән өчен дип эштән куып булмый, бу Россия Хезмәт кодексына каршы килә. Аннары, шул җаваплардан чыгып, карар кабул итәрбез”. Адвокат шулай ук мәктәпне милли мәктәп итеп үзгәртү турында да сүз бара, диде. Аның фикеренчә, шул рәвешчә бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирер иде.

Мәктәп директоры: “Мин берни әйтмим”

Мәктәп директоры Вера Липатова “Татар-информ” агентлыгына нинди дә булса комментарий бирүдән кискен рәвештә баш тартты. “Мин берни дә әйтмим”, — диде ул.

Мәгариф министрлыгы белгечләреннән дә бу проблемага кагылышлы комментарийлар алып булмады – яллар булу сәбәпле, телефоннар җавап бирми.

Авыл җирлеге башлыгы: “Канализация тыгылды”

Авыл җирлеге башлыгы Рәсим Салихов  Ромоданда үткән терроризмга каршы утырышта катнаша. Интернеттагы аудиоязмада ул үзен 45 минут буе бастырып орышуларын әйтә. “Республика җитәкчесе, яулыкларын салмасалар, гаризаларын язып китсеннәр, диде. Министр бәйрәмнән соң башка укытучылар эшкә чыгачаклар, диде. Яңа коллектив әзерләгез, Яңа елга кадәр яулыкларын салмасалар, бөтен состав китә, дигән бурыч куйды. Уйлагыз, бу бик җитди әйбер”.

Рәсим Салихов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән бу темага сөйләшүдән баш тартты. Аңа шалтырата алсак та, ул сөйләшүне соңрак вакытка күчерде һәм үзенең эше күплеген — “канализация тыгылды, вакыт юк”,сөйләшүдән баш тартты.

Өч мөфтияттән өч караш

Мордовиядә өч мөфтият бар. 

Төбәк Диния нәзарәте рәисе (Үзәк Диния нәзарәтеннән) Зәки хәзрәт Айзатуллин Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) вәкилләре белән очрашып, конфликтны судларсыз, тыныч юл белән ничек хәл итеп булачагы турында фикер алышырга теләге булуын әйтте.

Мөфти бу проблеманы Мордовия мөселманнары гына хәл итә алмый дигән фикердә. “Төрле төбәкләрдә яшәүче мөселманнардан да ярдәм кирәк. Бу бит безнең проблема гына түгел, бүген бездә булса, иртәгә сездә булуы бар. Безнең җитәкчеләргә мөрәҗәгать итсеннәр, аларның, бәлки, күңелләре йомшарыр”.

Мөфти Мордовия җитәкчелеген “ике яклы стандартлар” сәясәте алып баруда гаепләде: “Алар мәктәп дәүләт учреждениесе диләр. Темников районы Митрял авылында татар балаларыннан сорамыйча православие нигезләрен укыттылар. Мәктәп дәүләт учреждениесе булса да, христиан динен укытырга ярый, ә монда яулык кияргә ярамый”.

Мөфти проблеманы судларда да, тыныч юл белән дә җиңә алмавын әйтте һәм Мордовиядәге татар оешмаларына дәгъвасын белдерде: “Без түгәрәк өстәлләрдә шушы проблема буенча җыелышабыз. Татар иҗтимагый оешмаларын да чакыралар. Аширов (Мордовия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Аширов – ТИ) , Шәфиев (Мордовия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Фәһим Шәфиев – ТИ) : “Законга буйсынырга кирәк, яулыкларны салырга”, — дип кул күтәрәләр. Аннары безгә: “Татарлар белән килештек, алар да яулык салдыруга риза дип, протоколны күрсәтәләр”, — дип белдерде Зәки Айзатуллин.

“Бездә беркайчан да – революция вакытында да, сугыш вакытында да яулыкларын салмадылар. Бу бит традиция. Безнең авыл көчле, мәктәптә спортсменнар күтәрелеп чыкты, районнарда яхшы урыннар ала башладылар. Мәктәпне каралту теләге дә бар бугай”, — дигән фаразларын «Татар-информ» белән уртаклашты мөфти.

Мордовия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Исхаков (Россия мөселманнары Диния нәзарәтеннән) шулай ук укытучыларны яклый һәм проблеманы читтән тәэсир итү юлы белән хәл итеп була дип саный. “Бәлки, Татарстаннан кемдеркилер, бу проблеманы республика җитәкчелегенә җиткерер?”, — диде ул. Ул шулай ук татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен яулык салдыру яклы булуда гаепләде. “Авылдан чит илләргә китүчеләргә чик куюны мәктәптән башларга булганнар. Әмма авылдан киткән кешеләр белән укытучылар арасында нинди элемтә бар? Ничек инде укытучыларны террористлар әзерләүдә гаепләп була? Бу саташу”, — диде ул «Татар-информ»га.

Өченче мөфтият — Мордовия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мордовия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәһим Шәфиевнең бу мәсьәләгә карата фикерен ачыклап булмады.

Рафаил Аширов: “Укытучылар үзләренең хаксыз булуын танырга тиеш”

Мордовия Республикасының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Мордовия Республикасы парламенты рәисе урынбасары Рафаил Аширов укытучылар мәктәптә яулык бәйләп йөрмәскә тиеш дип саный.

“Без бу фикерне суд процессы вакытында да белдердек. Минем фикеремчә, аксакаллар шурасы фикеренчә, мәктәп — дәүләт учреждениесе. Мәгариф турындагы законда дресс-код язылган, укытучылар аңа туры килергә тиеш. Теләсә кайда шул киемдә йөрегез, әмма мәктәптә түгел! Яулыкта йөрисегез килсә, безнең әниләр, әбиләр йөргәнчә ябыгыз. Бу бит безнең культура түгел, бу гарәп культурасы, ул читтән кертелгән”, — дип белдерде ул “Татар-информ”га.

Рафаил Аширов бу проблеманы аңлату юлы белән хәл итеп була дип саный: “Көчләп хәл итеп булмый, яулыкны йолкып атып булмый бит. Бу кире реакция генә китереп чыгарачак. Бу проблема бары тик шушы авылда гына. Моны бары тик ышандыру, тәрбия юлы белән генә хәл итеп була. Укытучылар үзләренең хаксыз булуларын танырга тиеш”.

Рафаил Ашировтан яулык ябу нинди зыян китерә дип сорагач, ул укытучыларга карап, укучыларның яулык ябынуын әйтте. “Дүртенче класстан соң барысы да яулык ябыналар. Менә шушы проблема. Федераль суд карары моның дөрес түгел икәнлеген таныды, дәүләт учреждениесендә дини әйберләр булмаска тиеш дип табылды”.

Аширов фикеренчә, яулык ябыну уку-укыту процессына тәэсир итми, яулык ябыну күпмедер дәрәҗәдә дисциплинага уңай тәэсир дә итәдер, диде ул. Әмма закон бар. Республика күп милләтле, әгәр һәр халык мәктәптә үз дини кануннары таләп иткәнчә киенә башласа, бу нәрсәгә китерәчәк? Моны эшләргә ярамый. Ярамый дигәч, ярамый”, — диде ул.

Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе яулык киюне авылның традицияләре белән аңлатуга каршы булуын белдерде: “Гарәп киемнәре бездә юк иде, туксанынчы елларда килеп керде. Без традицион исламда, ә бу традицион ислам атрибутикасы түгел. Безнең әбиләр дә яулык бөркәнгән, әмма арттан бәйләгәннәр, мондый ябык итеп бәйләмәгәннәр. Яулык ошый икән – кибеткә барганда бәйләгез, өйдә шулай йөрегез, кунакка барганда киегез. Республикада яулыкны тыярга дигән сүз юк. Әмма мәктәптә федераль канун сакланырга тиеш”, — дип белдерде ул.

Белозерье (Азюрка) — Мордовия республикасының Ромодан районындагы иң зур татар авылы. 2015 елгы җанисәп буенча анда 3 меңгә якын татар яши. Авылда сигез мәчет бар.

“Татар-информ”.

* * *

Новые подробности о методах работы с школьными учителями в хиджабах в Мордовии описал саранский адвокат Марат Ашимов. С его слов, от коллективных разносов с участием заместителей министра образования, один из которых был записан на диктофон и выложен в Интернет, местные чиновники перешли к приватным беседам с каждым педагогом в отдельности. Для пущей убедительности каждой учительнице, не пожелавшей снять платок, персонально объявили выговор.

«Несмотря на обещания представителей муниципальной власти о том, что учителей, одевающих традиционный платок в Белозерьевской средней школе, не будут трогать, и они смогут спокойно работать, сегодня в школу опять прибыла комиссия из Министерства образования Мордовии (Солдатова), Администрации Ромодановского района (Савинов), отдела образования Ромодановского района. Всех учителей вызывали в кабинет директора по одной — всего 13 мусульманок. Всем объявили выговоры — на основе незаконно принятого приказа по форме одежды учительницы», — написал Ашимов на своей страничке в Фейсбуке.

Он также отметил, что антиплаточные санкции коснулись и нескольких школьниц, которым заботливая администрация указала на дверь.

«Кроме этого нескольким школьницам Саранска, в том числе одной из героинь известного ролика «Большая перемена», было запрещено являться в школу после каникул, но они всё равно пошли учиться и получать знания, однако директор школы № 5 Ефимов приказал классным руководителям завтра, т.е. 10 января 2017 года за руку выводить их из школы», — сообщил правозащитик.

На прошедшей 24 декабря в селе Белозерье встрече представителей Минобрнауки со школьными учителями чиновники от образования в ультимативной форме потребовали от учителей местных школ отказаться от ношения платка в стенах учебных заведений.

Как пояснила на собрании заместитель министра образования Мордовии Галина Явкина такая категоричность обусловлена требованиями «главы», перед которым приходится по часу отчитываться за каждого педагога в хиджабе.

«Больше уже перед главой ни глава села стоять по часу и отчитываться за каждого педагога не собираются», — возбужденно заявила чиновница.

Напомним, что скандальная запись с угрозами представителей Минобразования Мордовии в адрес учителей в хиджабах попала в Интернет, вызвав большой общественный резонанс. После этого чиновники заверили, что преследование учителей в хиджабах прекратится.

islamnews.ru

Просмотров: 1525

3 комментариев

  1. я посмотрел нац состав села, написано живут преимущественно русские, только почему-то в русском селе 8 мечетей, а более-менее знаменитые люди из села татары, нонсенс))) и да основано темниковскими слуэивыми татарами в 17 веке)))

  2. Вот куда татарам переезжать нужно, в Белозерье, а не в Казань

  3. Мордовиядагы бу хәлләрне тиз арада президентыбыз Рөстәм Минихановка җиткерергә кирәк, чөнки Белозерье татарларыда бар донъяга таралган милләтебезнең газиз балалары. Россия – күпмилләтле һәм күп конфессиялы ил. Бу төрле диндәге милләтләрнең яшәү шартлары уңайлы булганда, аларга үсеш өчен мөмкинлек булганда гына ил бердәм, куәтле була ала. Россия һәм Татарстан дәрәҗсендә дә динебезнең-милләтебезнең мәнфәгатьләре якланырга тиеш минемчә.