Рөстәм Миннехановка багышлап

i2Бөтен җиһан бер дулкында,
Берләшә бөтен халык.
Президент Рөстәм Миннеханов -
Татарның йөзек кашы. 

Елмаеп кына сөйләшә,
Эретә күңел бозларын.
Йотлыгып тыңлый милләтем
Аның төпле сүзләрен.

Бик күп эшләр башкарды,
Җан атып, күңел биреп.
Сокланып туймый кунаклар,
Нурлы Казанны күреп.

Казанның йөзен ачып
Бар галәмгә күрсәтте.
Ислам яшәешен үстереп
Ил язмышын кайгыртты.

Башкарган мөһим гамәлләр —
Халыкның күз алдында.
Үрнәк булып башкаларга
Даны артсын тагын да.

Күзләре гел шулай көлеп,
Кояш кебек балкысын.
Аллаһы Тәгалә бәяләп,
Исәнлеген арттырсын.

Тагы да эшлисе эшләре
Гел уңай якка барсын.
Тигезлек, исәнлек, бәхеттән
Ходаем аермасын.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

 Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1006

Комментирование запрещено