2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула

i3Әткәемнең язып калдырган хатирәләренә нигезләнеп

Икенче бүлек

Совет мәктәбе

Әткәй, Камил Бәдретдин улы Надиров, Камышлыда совет мәктәбе ачылуы турында менә ниләр яза:

«1918 елның жәендә, революциягә кадәр, укытычы булып эшләгән кешеләрне Богырысланга белемнәребезне сынарга — имтихан бирергә дәшеп алдылар. Комиссиядә өч кеше иде. Яруллин Әгъла белән икәү бардык. Әгъла имтиханны тиешле билгегә бирә алмады. Мин имтиханы уңышлы тапшырып, Камышлыда совет мәктәбе ачып, шуның мөдире итеп билгеләндем.

Дини мәктәпләр ике биналарда яши иде әле. Миңа икешәр өйле хуҗалар белән килешү төзеп, акча түләп, шуларның биналарда совет мәктәбе оештырырга туры килде. Ханнан бабай, Кәлимулла Зиатдин, Кәлимулла Лотфулла, Шәвәли мулла, Күкәйче Инсаф, Хисмәт Хаҗый өйләрендә укыттык.

Совет мәктәбенә каршы: «Дин укытмыйлар, балаларны динсез калдыралар», — дип халык арасында коткы таратучылар да булды. Мулла Миргабитҗан малае укырга килергә тиеш иде. Ул үзенең Мөҗаһит исемле  улын совет мәктәбенә өстери, ә малай дин мәктәбенә тартыла. «Менә карагыз, мин гаепле түгел, балам үзе совет мәктәбенә барырга теләми», — ди мулла абзый. Шулай да балаларны әкрен-әкрен генә мәктәпкә ияләштерә башладык.

Уку йортын парталар белән тәэмин итәргә кирәк. Байтуганга волисполкомга барам да, парталар кирәклеге турында сөйлим. Яңа Сосна, Сидәково авылларының  мәктәпләреннән парталар алырга язу бирәләр.

Ике агач чанага утырып, бер яшьүсмер белән Яңа Соснага барабыз. Мәктәп мөдире ата-аналарны җыеп, мәсьәләне алар карамагына куя. «Парталарны бирмәскә», — диешеп таралды авылда яшәүчеләр. Ул вакытта әле халыкның аңы үсмәгән иде, иске карашлар яшәп килде.

Төнгә авышты. Мин мәктәп мөдиренә: ”Син җавап  бирерсең, сиңа парталарны бирергә кушып язылган бит мин алып килгән хатта. Син Совет хөкүмәтенең кушуына каршы төшәсең. Мин сезнең мәктәптә кунам, иртән Сезнең белән волисполкомга барабыз» — дигәч, парталарны бирде теге.

Төн, кыш. Юлда азапланып беттек: чаналар ава, парталарны бәйләгән җепләр өзелә…

Сидәково мәктәбенә дә бардык. Сыйныф диварларында алтынланган рамнарда В.И.Ленин, К.Маркс портретлары эленгән. Алар астында патша һәм аның хатынының рәсемнәре дә алынмаган киенчә тора. Бу эшнең ярамаганлыгын аңлаткач, «болай икейөзле кешеләр генә эшли» дигәч, укытучы патша портретларын мичкә ташлады. ”Син бер кемгә дә әйтмә инде” — дип үтенде. Парталарны да бер нинди каршылыксыз биреп җибәрде…

Балалар һәм укучылар күбәйде. Мин Әгълага ярты хезмәт хакымны һәм  үземнән арткан укучыларны биреп, икенче бер өйдә укытырга куштым. «Совет хөкүмәте бездән — сатучылардан алган акчаларны укытучыларга хезмәт хакы итеп бирә. Укытучылар хезмәт хакы алмасалар, Совет хөкүмәте безне таламас иде, харам акча ул», — дип байлар, сатучылар җыен оештырдылар. Хезмәт хакы итеп алган акчаларыбызны таладылар. Без, өч укытучы, Богырысланга җәяү барып, хәлебезне аңлаттык. Шәһәрдән атлы милиционерлар килеп, өч сатучыны алып китеп, таш капчыкка яптылар. Аларны бераз таш капчыкта тотып, Советка каршы мондый хәрәкәтләр ясамаска өндәделәр. Сатучылар тәүбәгә килеп, кулларыннан язулар биреп, Камышлыга кайттылар. Тиешле акчаларыбызны кайтардылар…»

Аклар һәм кызыллар арасындагы сугыш

Гражданнар сугышы чоры. 1919 елның җәендә аклар Камышлыга кереп, күп кенә кешеләрне җәяү Богырысланга алып китәләр. Аннан үзләрен Себергә — Колчак армиясендә хезмәт итәргә озаталар. Әткәй белән Мирза Давыдов караңгы төшкәч аннан качып кайта алганнар. «Күп иптәшләр Колчак җинелгәч кенә авылга кайттылар», — дип яза әткәй.

"Әткәй-- Надыров Камил". Портрет авторы - Азат Камил улы.

«Әткәй— Надыров Камил». Портрет авторы — Азат Камил улы.

«Кызыл армия Богырысланны алгач, мине Самарга укырга җибәрделәр. Курс өч айлык иде. Ашарга — 100 грамм ипи белән кәбестә суы.

Самарда Риззатдин коданы очраттым. ‘’Сеңелең Мөкәррәмә бик каты авырый, бәлки, үлгәндер инде», — ди ул. Кайтырга булдым, ком төягән бер вагонга сикереп мендем. Таң алдыннан Богырысланга барып җиттем. Аннан Камышлыга юл алдым. Бер чуваш атын туктатып:

- Бичәй, каян кайтасың? Әллә төрмәдәнме? Әллә авырыйсыңмы, бик беткәнсең бит? — ди. Мин хәлемне сөйләп бирдем.

- Хатын, бир әле капчыкны — ди теге чуваш һәм капчыгыннан яңа гына мичтән чыккан ипи алып, аны урталай бүлеп, миңа яртысын сузды. Рәхмәтләремне белдердем. Ул кешене гомеремә оныта алмыйм…

Өйгә кайтып кердем, әткәй өйдә юк, әнкәй елап утыра. Сеңелем Мөкәррәмәне алдагы көндә генә соңгы юлга озатканнар. Мин ике көн еладым-еладым да, кире Самарга киттем, курсны тәмамлап кайттым”.                    

Мөкәррәмә апа бик матур булган, аклар Камышлыга кергәч, алар киткәнче кызны базда яшереп тотканнар. Шунда өшеп, чирләп, тиз арада үлгән…     

Дәвамы бар.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула (БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК)

                                             

Просмотров: 1355

2 комментариев

  1. Игътибар! «2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула» дип аталган язмаларга рәсемнәр өстәлде!

  2. Азат абый,рэхмэт сина! Шул хэтле кызыксынып укыдым! Авылыбыз турында ,кешелэре турында купме яна информация.Дэвамын котэм!