2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула

bezimeni-1Әткәемнең язып калдырган хатирәләренә нигезләнеп

Өченче бүлек

Мәктәп биналары

“1921  елның язында Советлар иле яңа икътисади сәясәткә күчте. Камышлыда укытучыларның саны кыскартылды, 10 остазның берсе генә түләүле укытучы булып калды. Калганнары арасында: берсе — мулла, икенчесе — сәүдәгәр, өченчесе — хөкүмәт сәүдәсе эшчесе…

Элек халык тарафыннан дини мәктәпләр өчен салынган биналарны совет мәктәбенә бирү хакында Совет хөкүмәтенең карары чыкты. Муллалар ягыннан каршылыклар булса да, мәктәпкә ике бина бирелә һәм аларда өч сыйныф урнаштырыла.

1923 елның июлендә Богырысланнан инженер-техник килде: ‘’Хөкүмәт  сезнең авылда мәктәп салырга дигән карар чыгарды. Агач материалларны, нигез өчен ташларны авыл халкы үз атлары белән түләүсез ташырга риза булса, быел мәктәпне сездә салабыз. Әгәр дә риза булмаса, Әсәкәй авылында төзү башлыйбыз, — ди ул миңа — мәктәп мөдиренә.

Урак өсте, халык эштә… Авыл буена өйләр саен йөреп, халыкны җыенга чакырабыз. Көлтәгә баручыларны, көлтәдән кайтучыларны да очрашуга алып киләбез. Шулай итеп халык белән килешү төзибез һәм аны техникка бирәбез. Хәләл җефетем тавык пешерде, инженерны сыйлап озаттык.

Мәктәпне авылыбызның танылган балта осталары эшләп бетерде. Бу бинада  крестьян яшьләре мәктәбе, соңрак авыл хуҗалыгы техникумы ачылды.  Башлангыч мәктәп өчен тагын бер бина төзелде. Бу мәктәпкә мөдир итеп мине билгеләделәр.

Зурлар арасында укырга, язарга өйрәтергә, ликбез мәктәбендә дә эшләргә туры килде миңа. 1929-1933 елларда читтә торып педтехникум тәмамладым», - дип язып калдырган әткәем.

Башка авылларда

Яңа Ярмәктәге укытучыны Камышлыга комсомол эшенә алгач, әткәйне 1932 елны шушы авылга җибәрәләр. Анда ул мәктәп бакчасы булдырган, балалар белән җәй буе бәрәңге, кәбестә, помидор үстергәннәр. Шулай итеп балаларга ел буена ашарга ризык булган.

Камышлыда да, Ярмәктә дә җәмәгәть эшләрендә актив катнашкан әткәй. Мәсәлән, районның башкарма комитеты рәисе Кәримов кушуы буенча, Ярмәк авылы Советы эшләренә ревизия ясау эшендә булышкан. Авыл Советы рәисе урынбасарының һәм парторгның репрессия вакытында актларны үзгәртеп яңадан язулары, шаһитларның имзаларын үзләре охшатып куюлары, кулакларның яхшы әйберләрен үзләренә алулары билгеле була. Җинаять ачылгач, шул ике кеше авылдан качканнар. Тагын ике җинаять билгеле булган әле — кибетче һәм сельпо рәисенең акча туздырулары.

1934 елны әткәй яңадан  Камышлы мәктәбенә кайтты. Бу елны уку йортының бәдрәфендә гәҗиттән кисеп алынган Ленин һәм Сталин портретлары эленгән була. Илдәге куркыныч хәлне исәпкә алып, иптәшләр киңәше буенча, әткәй безне алып читкә күченергә мәҗбүр була. Танышлары булган  Татарстанның Лашман авылына китә ул, андагы мәктәптә укытырга алына…

Мин үземнең бу гүзәл дөньяда булуымны шушы вакыттан хәтерлим дә инде… МТСның янганын да, андагы мәчетнең манарасын кисеп аударулары да, шул вакытта чокырда ике исерек рус кешеләренең күренүе дә (бу эшне шушы мескеннәргә кушканнардыр инде) истә минем.  Кеше бакчасының коймасы аша кулны сузып, суганның бер-ике яшел кыягын өзеп ашаган идем. Әй, орышкан иде әнкәй!.. Әткәйнең клубта ниндидер театрда уйнаганы да күз алдымда тора…

1941 елны сугыш башланды, без туган якка — Камышлыга — кайттык. Әткәй армиягә алынганчы, 1941-1942 елларда, Усман мәктәбендә мөдир иде (әле дә аның архивында андагы 33 укучының исемлеге сакланган). Сугыштан кайткач, 1945 елны, Иске Ярмәктәге интернатта тәрбияче, 1945-1956 елларда Камышлының базалы мәктәбендә мөдир булып эшләде ул.

Сугыш еллары

Камышлы мәктәбендә мин икенче сыйныфтан башлап укыдым. Сугыш, авыр, күп кайгылы, ач-ялангач еллар булса да, барыбер бәхетле, шатлыклы чор иде. «Без барыбер җиңәрбез!» — дигән өмет, ышаныч яшәтте, шатландырды, рухландырды, канатландырды безне. Кара радио-тарелкадан яңгыраган патриотик җырлар, классик музыкалар, Рәшит Ваһапов, Флера Сөләйманова көйләре көч, илһам бирде.

Һәрвакыт эшләү дәрт, шатлык китерә иде. Әнкәй белән икәүләп сыерыбызны җигеп, ындыр янына салам ташый идек. Мәктәп балалары карлы кырларда урак урдык, пычак белән  көнбагыш кистек. Уку йортын җылытыр өчен кышын Мәмерҗә урманыннан зур трактор чанасына төяп утын-бүрәнәләр алып кайттык…

Кыр эшләрен башкарган вакытта салам өскертләренең җилләтә торган куышында карлы җилләрдән яшеренеп, жылынып ала идек. Шунда бервакыт колхоз безгә шундый зур кисәк ипи биргән иде, сугыш елларында беренче мәртәбә мин туйганчы икмәк ашаган идем… Олырак егетләрнең учак өстендәге калайда кыздырган ашлык бөртекләре дә бик тәмле була торган иде… Кыр эшләреннән соң озын арбаларга утырып, егетләрнең гармунга кушылып жырлап кайтулары да гел исемдә һәм әлеге хәтирәләр һаман да шатландырып тора әле.

Сугыш елларында ташландык, чәчелмәгән җир юк иде.  Шуңа да хәзерге чүпкә баткан басуларны, чүплеккә ташлаган икмәк кисәкләрен күрү — йөрәккә бик авыр… 

Фронтовик Стефан Фомич Тетянец мәктәп мөдире булганда, уку тагын да кызыграк тоелды. Аның тарих дәресләре искиткеч кызык үтә иде. Ул малайларга футбол уйнар өчен аяк киемнәре дә булдырды. Үзе дә алар белән бергә уйнады. Яңгырсыз көннәрдә иртән сыйныфташым Валерий Лукьянченко аккордеонда дәртле марш уйнап жибәрә иде, без — бөтен укучылар — мәктәп алдындагы мәйданда зарядка ясый идек….                  

"Камышлы болыннары".  Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Камышлы болыннары». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

"Камышлы елгасы". Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Камышлы елгасы. Март». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

"Камышлы каеннары". Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Камышлы каеннары». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

"Болытлы көн". Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Болытлы көн». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

"Хәйбрахман күле" (ул хәзер юк инде).  Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Хәйбрахман күле» (ул хәзер юк инде). Рәсем авторы — Азат Камил улы.

"Камышлы  белән Байтуган аралары". Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Камышлы белән Байтуган аралары». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

"Сөрелгән кырларыбыз". Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Сөрелгән кырларыбыз». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

"Көзге  урман". Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Көзге урман». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

"Мәмерҗә".  Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Мәмерҗә». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

P1040029

«Хлеб — фронту». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

"Мәмерҗәдә кырлар урылган".  Рәсем авторы - Азат Камил улы.

«Мәмерҗәдә кырлар урылган». Рәсем авторы — Азат Камил улы.

100 яшьлек Камышлы авылы мәктәбе балаларга төпле белем бирсен, тарихыбызны, туган телебезне һәм әдәбиятыбызны яхшы белүче, яратучы шәхесләр тәрбияләсен иде.

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула (БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК)

* * *

2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула (ИКЕНЧЕ БҮЛЕК)


Просмотров: 1169

Один комментарий

  1. Игътибар! «2018 елда Камышлы авылы мәктәбенә 100 яшь тула» дип аталган язмаларга рәсемнәр өстәлде!