Яңа Ярмәктә Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0203Урам концертлары эстафетасы авылның Тугай очына бирелде.

Туган оям — Яңа Ярмәгем син,
Авылым минем – газиз төбәгем.
Синдә туып, синдә канат ярдык,
Зур тормышка синнән юл алдык.

Җир йөзендә матур җирләр бик күп,
Якын түгел алар йөрәккә.
Әнкәй сөте белән җанга иңгән
Бу мәхәббәт туган төбәккә.

Иркен сулап үтәм тугайлардан,
Сихри аланнарны иңлимен.
Авылымның гүзәл табигатен
Җәннәт бакчасына тиңлимен.

Мәңге яшә, авылым — сөйгән җирем,
Ябылмасын синең йортларың.
Нурлар сибеп-балкып торсын әле
Өйләреңдә янган утларың.

Яңа Ярмәк авылына нигез салучылар 1800-1815 елларны Иске Ярмәктән аерылып чыгалар. Моңа кадәр, 1782 елдан, бу җирләрдә йомышлы (служилый) мишәрләр тарафыннан нигезләнгән Утар елга исемле авыл була. Мишәрләр көнчыгышка күчеп китү сәбәпле, Утар елга авылы бушап кала. Иске Ярмәктәге биш гаиләне шушы авылга күчерергә, дигән указ чыга. Әкренләп авылны Яңа авыл яки Яңа Ярмәк дип йөртә башлыйлар.

Патша Россиясе вакытында башка авыллардагыча Яңа Ярмәктә дә күпчелек халык фәкыйрь яши, һәр көнне байларга эш һәм азык сорап баралар алар. Байлар-кулаклар ярлы халыкның ач-ялангач тормышыннан файдаланып, авыр эшләрне арзанга яки тамак хакына эшләтәләр, кыштан ук җәен ашлык урырга яллап куялар.

Авылның тирә-ягында Камали күлләре булган, алар барысы да батракларныкы булып исәпләнгәннәр. Бүләнтәй, килмәнкәй – байларның печән чаба торган урыннары булган. Анда өем-өем печән чүмәләре җыелган. Авыл читендә дә түмгәкле ике күл булган. Бирегә аккошлар, торналар төшкәннәр.

Соңрак авылыбызда дүрт бригад эшләп килгән. Халкыбыз бик тә тырыш, уңган булган, һәрвакыт беренчелекне бирмичә яшәгәннәр.

Нинди матур безнең авылыбыз. Сок янында, бик матур урында урнашкан ул. Елганың аргы ягында Каршы тау. Яздан көзгә кадәр тау безгә хезмәт итә. Малларыбызның көтүләре дә шунда йөри. Таш, балчык, бурны да шул таудан алабыз, җиләгенә дә шунда барабыз. Яз башыннан ук юа ашарга да анда менәбез. Тау башына менеп басып авылга карасаң, ул кулыбызның уч төбендәге кебек күренеп тора.

Авылыбызның эченнән ике кечкенә генә елга үтә. Алар урман янындагы чишмәләрдән агып төшәләр. Салкын сулы чишмәләребез сусауны гына басмый, көч тә, дәрт тә өсти. И-их шушы суның тәмлелекләре!

Авылдан ерак түгел урманнар урнашкан. Анда чиләк, чия, кура җиләге, миләш, балан үсә.

Җәйләрен Сок елгасында каз-үрдәкләр йөзә, бала-чага да су буеннан кайтмый да. Көнозын шау-гөр килеп тора елга тирәсе.

Әй, су буе, су буе,
Су буенда таллар куе.
Талларында кошлар туе,
Кайтып булмый көне буе.

Авылыбызга кергәндә юлның ике ягында да каеннар үсә. Кайтканда алар каршы алалар, киткәндә «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз», дип озатып калалар. Нинди генә гөмбәләр үсми аларның төбендә. Бөтен авылны туендырырлык!

Менә нинди гүзәл, матур, мәрхәмәтле табигать кочагында яшибез без…

Яңа Ярмәк авылының Бүләнтәй очы халкы белән әзерләнгән “Табигать кочагында” дип исемләнгән ял кичәбез 7 апрельдә булып узды. Клубыбызда алма төшәрлек тә урын юк иде. Олысы-кечесе, бала-чагасы – барысы да бәйрәмгә ял итәргә килгәннәр иде.

Тамашабыз тәбрикләү сүзләре белән башланып китте. Аннан соң татар, рус, украин, чуваш кызлары булып киенгән авылдашларыбыздан торган хор матур җырлар бүләк итте. Бәйрәмебез җыр, бию, күренешләр, шигырьләр белән бәйләнеп барды. Нинди генә җырлар җырланмады, матур сүзләр сөйләнмәде бу кичне…

Җырчыларыбыз Гөлфия Әһлиуллина, Кәүсәр Фәйзуллина, Әлфинур Әһлиуллина, Әлфинә Мугинова (3 сыйныф укучысы), Гөлчәчәк Гыймаева, Мәрьям апа Каюмова, Әделина Хәмидуллина (7 сыйныф укучысы), Галия Сабитова, 5 яшьлек Айлина Хәмидуллина, Рәфис Әхмәтов, Динар Гарипов, Юлия Шакирова (7 сыйныф укучысы), Гөлсинур апа Гафурова чылтырап аккан чишмә суын хәтерләткән моңлы тавышлары белән тамашачыларны куандырдылар.

Биюче кызларыбыз Мая Фәйзуллина, Гөлшат Хәмидуллина, Рамилә Эссенова, Алия Хәмидуллина, Айлина Хәмидуллина, Әлфия Мугинова дәртле биюләр башкардылар. Идәннәр генә чыдасын, рәхәтләнеп тыпырдадылар алар.

Солтан да хатыннары белән килгән иде. Гомумән, нинди генә күренешләр булмады. Минсәхи абый Сабитов авылда булган мәзәк хәлләрне дә сөйләп үтте әле. Күренешләребездә дә шул ук талантлы кызларыбыз катнаштылар, берничәсендә Рузил Минхәйров та уйнады.

Кичәбезне алып баручы кызларыбыз — сөйкемле укытучыбыз Мәдинә Хөбәтуллина һәм Алия Хәмидуллина (ул әле тамашабызның режиссеры да иде) - сәнгатьле итеп матур шигъри юллар укып тордылар һәм тамашачыны тирән дулкынландырдылар.

Кичәбездә укылган шигъри юллар үзебезнең шагыйрәбезнеке — алар Гөлсинур апабыз Гафурованың китапларыннан алындылар. Ул әле яңа “Бүләнтәй очым” дип аталган шигырен дә укып үтте. Туган илен, туган авылын, авылдашларын, табигатне яраткан кеше генә шундый матур шигырьләр иҗат итә аладыр, мөгаен. Галия Сабитова да үз очына багышлап искиткеч эчтәлекле шигырь язган. Шагыйрәләребезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Иҗади уңышлар сезгә!

Авылыбызның күренешләрен — рәсемгә, сәхнәне бизәүче чәчәкләрне, язуларны кәгазьгә Аделина Хәмидуллина төшерде. Рәхмәт, кызым!

Һәр чыгыш саен костюмнар тегелде. Әбиләребезнең сандык төбендәге тукымалары да, киемнәре дә эшкә ярады. Тегүчеләребез  — кодагыем Әлфия Рәхимова, Кәүсәр Фәйзуллина, Мәдинә Хөббәтуллина. Материяләрне Гөлшат Хәмидуллина, Мәдинә Хөбәттулина, Мая Фәйзуллиналар алып килделәр. Такыяларны да кызлар-йолдызлар үзләре матур итеп ясадылар. Кыскасы, “Бүләнтәй” очы үзешчәннәре, афәрин! Сынатмадыгыз, булдырдыгыз!

Концерт 3 сәгатьтән артык барды. Җыелган халык артистларыбызны җылы кабул итте, алкышларга күмде.

Соңыннан бүгенге көндә Исаклы авылында яшәүче, тумышы белән үзебезнең авыл чибәркәе Флера Хәлиуллина барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырды. Моңлы җыр да бүләк итте әле ул. Безне шулай зурлаганы өчен Ходаем үзен дә хөрмәтләсен иде.

1-DSC_00021-DSC_0004 1-DSC_0006 1-DSC_0007 1-DSC_00091-DSC_0010 1-DSC_0012 1-DSC_0013 1-DSC_0015 1-DSC_0020 1-DSC_0028 1-DSC_0033 1-DSC_0036 1-DSC_0041 1-DSC_0044 1-DSC_0047 1-DSC_0052 1-DSC_0058 1-DSC_0064 1-DSC_0072 1-DSC_0074 1-DSC_0076 1-DSC_0080 1-DSC_0082 1-DSC_0088 1-DSC_0091 1-DSC_0093 1-DSC_0100 1-DSC_0104 1-DSC_0112 1-DSC_0118 1-DSC_0125 1-DSC_0126 1-DSC_0128 1-DSC_0130 1-DSC_0136 1-DSC_0145 1-DSC_0151 1-DSC_0156 1-DSC_0160 1-DSC_0168 1-DSC_0170 1-DSC_0174 1-DSC_0176 1-DSC_0182 1-DSC_0185 1-DSC_0187 1-DSC_0191 1-DSC_0193 1-DSC_0203Бәйрәмебез шулай матур һәм эчтәлекле үтте. Урам концертлары эстафетасы авылыбызның Тугай очына бирелде.

Катнашучы кызлар-егетләр! Барыгызга да исәнлек, хәерле озын гомер, муллык, күңел тынычлыгы, бәхетләр теләп калам. Аллаһының рәхмәтендә булыгыз. Килгән авылдашларга да рәхмәт яусын. Барыбыз да шулай бердәм булып, тыныч тормышларда яшик. Амин.

Соңыннан артистларыбыз өчен бәйрәмебез өсләре ризыктан сыгылып торган өстәл тирәли дәвам итте. Гафуров Анатолий абый пешергән пылау телеңне йотарлык иде. Рәхмәт яусын үзенә, хәләл җефете Гөлсинур апабыз белән тигезлектә, исәнлектә шатланып-куанып яшәргә насыйп итсен.

Җәйләр җитсә, ашкынабыз
Урманнарга-кырларга.
Тып-тын калып табигатьне,
Кошлар җырын тыңларга.

Сылу кыздай ак каеннар
Яшел күлмәген киеп,
Көтеп торган гүя безне,
Каршылый башын иеп.

Кояш көлә җиргә карап,
Нурларын сибә күктән.
Өлгергәннәр җиләк-чия,
Җыярга вакыт җиткән.

Тик җыйганда без аларны
Бик тә сак булсак иде.
Тамырларына тимичә
Сындырып алсак иде.

Саклый күрик табигатьне
Күз карасыдай күреп.
Бездән соңгы буыннарга
Тапшырыйк мирас итеп.

Кайнар сәламнәр белән сезне яратып, хөрмәт итеп Розалия ГАФУРОВА, клуб мөдире.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 2082

Комментирование запрещено