Үткән шимбәдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Мирас” балалар һәм яшүсмерләр фестивале узды.
Өлкә мәдәният министрлыгы, шәһәр администрациясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте ярдәмендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бу чарада барлыгы 200дән артык бала катнашты. Алар Самара, Тольятти, Сызран шәһәрләреннән, өлкә районнарыннан һәм авылларыннан килгәннәр иде. Арада сәхнәгә әле беренче адымнарын ясаучы нәниләр дә, инде зур үрләр яуларга өлгергән балалар да бар. Читать полностью