Казан язучысы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабының чираттагы тәрҗемәсе басылып чыкты. Ул литва телендә. Китап тышлыгын Гүзәл Яхина үзенең социаль челтәрдәге битендә урнаштырган.
Тәрҗемәләр барлыгы 24 булачак. Гүзәл ничәсе басылып чыкканын «Татар-информ» хәбәрчесенә төгәл әйтә алмады: “Мин ничә китап чыкканны санап бармадым, бу — унынчы яки унберенче тәрҗемә. Чиратта – Иран”, — диде. Читать полностью