“Сәләт” форумында әйтеп бетергесез дәртле, энергияле мохит хөкем сөрә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Самара кызы Виктория Шәмсетдинова белдерде. Искәртеп үтик, Биләр җирлегендә 12-16 июль көннәрендә “Сәләт” VI халыкара яшьләр белем бирү форумы уза. 13 июльдә “сәлкеш”ләрдә кунакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
Виктория Шәмсетдинова Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган. “Сәләт”кә өченче ел килүе. Ул “Сәләт-Самара” аланында 71 кеше ял итүен, аларның өчтән бер өлеше Татарстан балалары булуын әйтте.
“Миңа форумга барлык аланнар бергә җыелуы ошый. Башка аланнардагы дусларымны күреп, алар белән вакыт үткәрү куанычлы. Без эмоцияләрне уртаклашабыз, бер-беребезнең аланындагы кызыклы яңалыклар турында сөйләшәбез. Монда кичке чаралар бик кызыклы, шундый әйтеп бетергесез дәртле, энергияле мохит хөкем сөрә. Миңа чатырларда яшәве дә бик ошый. Дөресен генә әйткәндә, “Фәнсар”да яшәүче аланны аңлап та бетермим. Алар мондагы атмосфераны тоя алмый, монда күңеллерәк. Чатырларда үзе бер тормыш бит”, — дип белдерде Виктория. Сүз уңаеннан, “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәгендә ял итүче балалар төзелгән йортларда яши.
Виктория Шәмсетдинова 9 ел бию белән шөгыльләнә. “Мәктәп каршындагы “Йолдыз” ансамблендә татар халык биюләрен өйрәнәбез. Төрле бәйрәмнәрдә, чараларда чыгыш ясыйбыз. Сүз уңаеннан, быел мәктәбебезнең юбилее булды, Татарстаннан да кунаклар килделәр”, — диде.
Татар мәктәбенә Викторияне әтисе биргән. “Әтием – татар, ул мине татар мәктәбенә укырга кертте. Башта миңа бик авыр иде, татар телен белми идем, “ник бу мәктәпкә укырга бирдең” дип әнигә елап зарлана идем. Әмма татар телен бик җиңел өйрәндем. Курсларга йөрү бер әйбер, алай гына телне камил өйрәнү кыен, ә менә укыган мәктәптә барлык чаралар татар телендә булгач, көндәлек шул мохиттә кайнагач, телне өйрәнү авыр түгел икән”, — дип белдерде Виктория.
Просмотров: 1169