Быелгы җәй кояшлы көннәре белән артык иркәләми, атналап-атналап яңгыр явып тора. Әнә, үткән шимбәдә дә һава торышы сынатты һәм байтак кына милләттәшләребез Самарада үткән өлкә Сабан туена бара алмый калдылар. Кызганыч ки, ирем Павел белән без дә алар санында идек. “Ичмасам иртәгә көн аяз булып, үзебез яшәгән Новокуйбышев шәһәрендә үтәчәк милли бәйрәмебезне матур гына үткәрергә насыйп булсын иде”, — дип сөйләнде ирем.
Якшәмбе кояшлы иртәсе белән каршы алды һәм без Сабан туе үтәчәк “Дубки” паркына ашыктык. Читать полностью