Кемнең кем булачагы ана карынында ук билгеле була, диләр. Бәлкем, шулайдыр да. Кайбер кешенең феноменаль сәләте сабый вакытында ук ачыла бит. Баланың киләчәктә рәссам яки төзүче, табиб яки укытучы, пешекче яки башка һөнәр иясе булачагы күп очракта нинди уенга өстенлек бирүе, ниләр белән кызыксынуы аша алдан ук ачыклана.
Кечкенәдән конструкторлар, ком-балчык белән уйнарга ярата язмам герое. Шушы шөгыльләре аны булачак һөнәрен сайларга этәрә дә инде.
Адель 1994 елны Гелия һәм Руслан Заһретдиновлар гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән ата-ана яратуын тоеп, сеңелесенә терәк икәнен аңлап үсә ул. Әйтеп үткәнемчә, «тезүче» булып уйнап үскән малай Камышлы урта мәктәбендә 9 сыйныф белем алганнан соң, Самара шәһәренең тезүчеләр колледжында укуын дәвам итә. Тезүче дипломы алганнан соң, Самара СК «Регион» компаниясенә эшкә урнаша, читтән торып югары уку йортына укырга керә. Егетнең уе югары белемле төзүче булып, шәһәрләр төзү була. Ләкин үз һөнәрен яратса да, күңеле белән авылга тартыла егет, шәһәр тормышын үз итми. Һәм, әти-әнисе, сөйгәне белән киңәшкәннән соң, авылга кайта.
Бу 2015 ел була. Шул ук елны сөйгәне Алинә белән гаилә кора, «Жилпром”га баш инженер булып эшкә урнаша. Нишлисең, аның һөнәре кирәкле оешма юк шул бездә. Шулай булуга карамастан, Адель үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара, коллективта үз кеше ул. Безнең торакларның төзеклеге алар карамагында буларак, үзем дә берничә мәртәбә йомыш белән шушы балага кагылдым һәм исем китте: итәгатьле, игелекле, әйткәнен үтәүче, кулыннан килмәгәнне ышандырмаучы намуслы егет булып чыкты ул. Мондый кешелекле балалар яшьләр арасында сирәк күренеш хәзер.
Гаиләсенә килгәндә дә, бар да тәртиптә аның: әти-әни, яраткан сеңелесе, сөекле хатыны янында, кечкенә уллары Дамиль тупырдап үсеп килә. Тату, матур гаилә булып бер түбә астында яшәп яталар алар. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!
Авылга кайтканына бер дәүкенми егет. Туып-үскән авылның сулар һавасы да сафрак шул.
Адель! Алдагы тормышың да шулай матур, түгәрәк, эшләрең уңышлы булсын. Бар хыялларың тормышка ашсын.
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фоторәсеме.
“Камышлы хәбәрләре”.
Просмотров: 1435



