Каерылган канат

i2Нәрсә турында уйлыйсың,
Ник сагышлы карашың?
Ни телгәли йөрәгеңне,
Җаныңны, ялгыз хатын?
 

Кайда синең җан сердәшең,
Сөю тулы төннәрең?
Әллә мәңгегә югалды
Мәхәббәт, вәгъдәләрең?
 
Ни көтә мине алда, дип,
Уйлыйсың син һәр иртә.
“Әйдә, чәй эчик икәү”, дип
Дәшкәнне күңелең көтә.
 
Яралы йөрәк сыкрый,
Ятып ялгыз мендәргә.
Иртәсе, төне бертөсле,
Ялгыз гомер үткәнгә.
 
Ятим үскән балаңның син
Сыйпыйсың акрын башын.
Ул вакытта җаның елый,
Күрсәтмичә күз яшен.
 
Төнге җил тәрәзә шакыгач,
Синең күңелне алдап,
Бәлки, син кайтырсың, диеп,
Бикләнми капка кабат.
 
Яшь вакытта аз уйлыйбыз
Язмышның кырыс ягын.
Кайчак соң булып аңлыйбыз
Ялгызлыкның без хакын.
 
Хәтер җебен син сүткәләп,
Тиргәмә язмышыңны.
Горурлык — шайтанны куып,
Син төзәт ялгышыңны.
 
Шырпы тизлегендә янды
Бик тиз килгән хисегез.
Ике яклы юл читендә
Басып калды икегез.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1049

Комментирование запрещено