Талантлы якташыбыз — автор-башкаручы Роза Мостафиева белән очрашу кичәсе үтте

IMG_5359[1]Туган як… Туган авыл… Туган җир… Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Иске Ярмәкнең 280 еллык юбилее уңаеннан авыл тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, авылның истәлекле урыннарына, чишмәләргә экскурсиягә бару, данлыклы һөнәрчеләре, сәнгать кешеләре белән очрашулар оештырылып тора.

Иске Ярмәк авылыннан чыккан талантлы шәхесләребезне татар каналларыннан күреп, “безнекеләр булдыра”, диеп без сокланабыз, горурланабыз. Мөмкинлекләр табып, үзләре белән элемтәгә дә керергә тырышабыз.

Быелгы юбилей Сабантуена Иске Ярмәк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, йөзләгән җыр авторы, композитор, автор-башкаручы Роза Мостафиева да кайта икән, дигән хәбәр таралгач, без бик шатландык. Бәйрәмдә ул якташларына авылыбызга багышлап “Ярмәккәем”, “Яшик әле”, “Юкәле тау” һәм башка җырларын бүләк итте.

1-DSC_00731-DSC_00671-DSC_0076Халык үз авылының кызын яратып, алкышлар белән сәламләде. Без дә Роза апабыздан икенче көнне якыннанрак аралашу өчен безнең бүлеккә килүен соралдык, ул ризалыгын белдергәч, тиз арада сәнгать сөюче олы яшьтәге апаларыбызны да чакырып алдык.

Кичә бик матур үтте. Роза Мостафиеваның тормыш юлы белән таныштык, көчле рухлы авылдашыбыз кайсы өлкәдә генә эшләсә дә сынатмаган, һәрвакыт кешелекле булып кала алган.

Кичә ахырында апаларыбызга бүләк итеп дискаларын да таратты талантлы якташыбыз. Истәлеккә фотосүрәтләргә дә төштек без. Бу очрашулар тагын да кабатлансын иде, дигән теләктә калып, Роза ханыма иҗади уңышлар теләп, таралыштык ахырдан.

1-IMG_5343[1]IMG_5352[1] IMG_5354[1] IMG_5359[1]IMG_5348[1]Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1258

Комментирование запрещено