Новокуйбышевскиның – 65 һәм биредә урнашкан нефтехимия компаниясенең 60 еллык юбилейлары зур итеп уздырылды.
Бу уңайдан өлкә губернаторы Николай Меркушкин Куйбышев синтетик спирт заводының беренче директоры, Социалистик Хезмәт Герое Анна Федотовага һәйкәл ачу тантанасында катнашты. “Аның җитәкчелегендә завод илебезнең нефтехимия үзәгенә әверелде. Бүген дә биредә яшәүче халыкның өчтән бере – 15 меңләп кеше, нефть һәм газ тармагында эшләп, өлкә бюджетының нигезен сала, өлкәнең генә түгел, Россиянең дә ышанычы булып тора”, — дип белдерде губернатор үзенең чыгышында. Читать полностью