
Минәхмәт Хәлиуллов һәм Шамил Галимов өлкә китапханәсе директоры Наталья Никулинага яңа китапны тапшыралар.
“Самара төбәге татарлары: тарихи-этнографик һәм җәмгыяви-икътисади очерклар” (“Татары Самарского края: историко-этнографические и социально-экономические очерки”) дип аталган фәнни җыентыкның басылып чыгуы турында «Бердәмлек» газетасы хәбәр иткән иде инде. Ә үткән пәнҗешәмбедә өлкә китапханәсендә аны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Чарага йөздән артык кеше — өлкә хөкүмәте һәм Самара шәһәре Думасы вәкилләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентлары, архив белгечләре, мәгариф системасы хезмәткәрләре, дин әһелләре, милли-мәдәни җәмгыятьләр җитәкчеләре, журналистлар һәм тарих белән кызыксынучылар килгән иде. Читать полностью