«Әнкәйләрдәй газиз Тупли укытучылары» / «Учительница первая моя»

2Күпләрнең альбомында мәктәп елларындагы фотосурәтләр сакланадыр. Аларны караганда балачакка кайтып килгәндәй буласың.

Менә чәчәк бәйләмен тотып, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәсең… Менә, “авызыңны ачып”, укытучының дәрес аңлатканын тыңлап утырасың… Ә менә инде чыгарылыш кичәсендә мөгаллимнәрең, сыйныфташларың белән саубуллашып, зур тормыш юлына аяк басасың….

Тупли авылында үскән Борһан углы Таһир Әбүзәров та кайчандыр шушы хисләрне кичереп, аларны саклап яши. Быел аларның мәктәпне тәмамлауларына 50 ел тулды. Шушы уңайдан Таһир әфәнде укыган елларда төшкән фотосурәтләрен күрсәтеп, үзенең яшьлек истәлекләре белән уртаклашты.

«1967 елда мәктәптән чыгып киттек. Бездә ике паралелль сыйныф иде. Мин укыган «А» классында – 20, «Б» классында 21 бала укыдык. 70нче елда яңа мәктәп бинасы салынгач, биредә 730 укучы белем алды. Бүгенге көндә анда 16 бала гына.

Башта нарасыйлар өч җирдә укыды. Агач бинада – өч сыйныф, Таш мәсҗидтә – ике сыйныф, сәүдәгәр Ногман Вахитовның кирпеч өендә өч сыйныф иде. Биредә шулай ук укытучылар һәм директор кабинетлары, китапханә урнашты. Элек икешәр параллель класс булганлыктан, барысы да бер кечкенә бинага сыймыйлар иде, әлбәттә. Шуңа күрә дә 1970 елда, колхоз акчасына ике катлы яңа мәктәп төзелде. Колхоз рәисе Борһан Әбүзәров иде.

Ул ишекләрен ачып җибәргән көнне директорыбыз – фронтчы Габдулла абый Насыйров шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмады.

1 – 4нче сыйныфларда Гаян апа Хәлиуллова укытты. Ул авылдагы иң беренче комсомолларның берсе иде. Ә инде 5нче сыйныфтан безне үзенең канаты астына Галия апа Шәкүрова алды.

Ул вакытта һәр дүшәмбе көнне класс сәгатьләре үткәрелде. Сыйныф җитәкчебез атнага нәтиҗәләр ясый иде – укуыбыз ничек бара, тәртибебез нинди, җәмәгатьчелек эшендә ничек катнашабыз.

Мәсәлән, башлангыч классларда без өч звенога бүлендек. Көн саен әлмә (флажок) бер звенодан икенчегә күчеп йөрде. Укучыларның тышкы кыяфәтенә (тырнаклары киселгәнме, киемнәре чистамы), укудагы уңышларына игътибар бирелде.

Сигез яшьтән ГТО (готов к труду и обороне) нормаларын тапшыра идек.

Дүртенче сыйныфта безне пионерга кабул иттеләр. Анда инде отряд Советы барлыкка килде. Төрле юнәлешләрдә иҗтимагый оешмалар барлыкка килде – санитарлар, мәдәни эш, физик яктан әзерлек, хезмәт.

Пионерлар, вазифаларны үзара бүлешеп, төрле эшләр алып бардылар. Ә инде класс сәгатьләрендә сыйныф җитәкчебез Галия апа Шәкүрова аларга нәтиҗәләр ясый иде.

Мөгаллимнәребезгә килгәндә, аларның һәрберсе – үзенчәлекле. Урыс теле һәм әдәбиятын Гали абый Сатдаров укытты. Ул – Ульян шәһәренең педагогия техникумын тәмамлаган бик тә белемле кеше иде. Аның бер үрнәгендә генә дә укытучыларыбызның үз эшләренә никадәр бирелгәнен
ачык күрсәтергә була.

8нче сыйныфта укыганда бер көнне ул яңа костюм киеп килде. Без аңа сокланып карап утырдык, чөнки киеме безгә бик тә затлы күренде. Дәрес аңлаткан вакытта тактага язганда бөтен костюмын
диярлек акбурга буяп бетерде ул.

Менә бит ничек, дөньяларын онытып, бөтен тәнен-җанын биреп укыталар иде алар безне!

Алгебраны Гөлфия апа Гайсина алып барды. Ул бик тыныч, әмма таләпчән булды. Теманы укучыларга «чәйнәп каптыра» белде.

Хезмәт һәм физкультура укытучысы Минәхмәт абый Вәлиәхмәтов укучыларны шулкадәр кызыксындыра белде ки, хәтта без аның һәр дәресен зур түземсезлек белән көтеп тордык. Сыерчык оялары, урындыклар, эскәмияләр ясый идек. Ул безне, малайларны, тормыш көтәргә өйрәтте.

Анатомия, биология, зоология дәресләрен яшь укытучы Мәзгүт абый Вәлиәхмәтов алып барды. Мәктәптә ул һәм директорыбыз Габдулла абый Насыйров кына югары белемгә ияләр иде.

Мәзгүт абый дәресләрен шулкадәр кызык итеп аңлатты ки, хәтта аларны яратмаган укучы да битараф калмый иде.

Йомшак күңелле, тыныч холыклы Галия апа Шәкүрова татар теле һәм әдәбиятын укытты. Без аны зур кызыксыну белән тыңлый идек, чөнки ул, бер урыс сүзен дә кыстырмыйча, саф әдәби телдә сөйләште.

Сигезенче, чыгарылыш сыйныфында без татар теленнән классик язучылар буенча инша яздык. Аны «бишле»гә тапшыруым белән әле дә горурланам. Гәрчә, начар билгеләр алучылар булмады да, чөнки Галия апа безгә шулкадәр төпле белем бирде.

Бөтен мәктәптә ике укытучының – Галия апа Шәкүрованың һәм Лалә апа Вәлиәхмәтованың беркайчан да тавыш күтәргәннәре булмады. Әле еллар узгач та, мин моңа гаҗәпләнәм. Нинди тотнаклылык, нинди сабырлык булган үзләрендә!

Мәктәптә иҗтимагый тормыш та гөрләп торды. Пионерлар, комсомоллар… Календарьдагы бөтен «кызыл» көннәрне билгеләп, чаралар уздырдык. Боларны онытып булмый!

Әлбәттә, барысы да җиңел генә бармады. Авырлыкларны да җиңәргә туры килде. Без бөтен предметларны татар телендә генә укыдык бит.

Урыс теле һәм әдәбияты атнасына ике тапкыр гына керде. Шуңа күрә без дустым – Әнвәр Зилитдинов белән (ул хәзер мәрхүм инде) Подбельский шәһәренең педагогия училищесына укырга кергәч, беренче вакытларда бик кыен булды. Анда бөтен предметлар да урысча укытыла. Без бернәрсә дә аңламыйча утырабыз. Бигрәк тә психологиядән. Шулай да бирешмәдек. Тырышып, зур көч куеп, училищены уңышлы тәмамладык. Әнвәр аннан Тупли мәктәбенең директоры булды.

Минем педагогик белем алуымда Гали абый Сатдаровның өлеше зур. Урыс теленнән чыгарылыш имтиханын биргәч, ул мине класста калдырып, киләчәкккә планнарым белән кызыксынды. Ә мин төзү техникумына керергә теләп йөри идем. «Синнән бик яхшы төзүче килеп чыкмас бит», – дип елмайды Гали абый. «Ә сез нәрсә тәкъдим итәр идегез?» – дип сорагач, ул миңа педучилищега керергә киңәш итте. Әти-әнием дә моны шунда ук хуплап алдылар.

Укытучыларыбыз, ата-ана- ларыбыз безне физик һәм акыл хезмәтенә өйрәттеләр. Нәкъ шушы тәрбия безгә тормыштагы авырлыкларны җиңәргә булышты да.

Әле мәктәпне тәмамлагач та, без җәмәгатьчелек эшен ташламадык. Спорт чаралары дисеңме, үзешчән сәнгать дисеңме – барысында да актив катнаштык.

Сыйныфыбыз дус булды. Галия апа безне якын күрде. Һәр тәнәфестә яныбызга килеп, хәлләребезне белде, кайгыртучанлык күрсәтте, безнең өчен чын күңеленнән борчылды, һәрчак ярдәм кулын сузды, һәр эшебездә дә хуплап торды. Ул безнең икенче әниебез булды.

Ә бит аның үзенең өч баласы, йорты тулы мал, 20 сутый җире. Һәм инде, һәр укытучыныкыдай, бихисап җәмәгатьчелек эше.

Ул елларда алар бит агитация, пропаганда эшләре белән шөгыльләнделәр. Һәр укытучы ниндидер бер колхоз объекты өчен җаваплы – ындыр табагы, ферма, сарыклар абзары…

Кичләрен урамда уйнаганда, без сыер савучыларның эшкә китүен күреп кала идек. Ә инде алар артыннан укытучылар атлый. Алар «Кызыл почмак»ларда терлекчеләрне, су ташучыларны, бозау караучыларны, сыер савучыларны һәм башка эшчеләрне җыеп, тиешле эш алып бардылар. Дөнья
яңалыкларын сөйлиләр, стена гәҗитәсе чыгаралар…

Ватманда ясалган ул гәҗитәдә эшләрендә зур уңышларга ирешүчеләр, яисә, киресенчә, артта калучылар, күпме сөт сауганнары, терлекнең күпмегә артканы турында яздылар.

Мин архивта район гәҗитәләрен карап утырдым. Кошки районының «Маяк Ильича» гәҗитәсендә «Теплый стан» колхозының агитация эшләрен югары дәрәҗәдә алып барганы турында укыдым. Ә
Туплиның «Яңа юл» дип аталган стена гәҗитәсенең мөхәррире Гали абый Сатдаров районыбызда беренче урын алып, аның фотосурәте Куйбышев мәйданындагы Мактау тактасында эленеп торган.

Нәкъ шундый кешеләрнең тырышлыгы, уңганлыгы, эшчәнлеге ярдәмендә безнең колхоз югары үрләр яулаган. 60нчы елларда ул районда иң алдынгы булып танылды. Әлбәттә, монда колхоз рәисе Борһан Әбүзәровның да өлеше зурдан. Бер генә күрсәткеч – ул өч тапкыр өлкә Советы (хәзер губерна Думасы) депутаты булды!

21Сыйныфташларыма килгәндә исә, кайберләре инде мәңгелеккә күчтеләр.

Шунысын төгәл әйтә алам - берсе дә начар юлга басмады, бөтенесенең дә гаиләсе, балалары, оныклары бар, барысы да тырышып эшли. Гомумән әйткәндә, Аллаһыга шөкер, һәрберебез бу тормышта үз юлын тапты. Һәм моның өчен безгә төпле белем, яхшы тәрбия биргән әти-әниләребезгә, укытучыларыбызга мең рәхмәтләрем».

Таһир әфәнде Әбүзәров барысын да әле кичә генә булгандай сөйләп бирде.

Әйе, гамьсез, якты, күңелле мәктәп еллары гомер буена хәтердә саклана. Ә тормышта яңа үрләр яулаган, уңышларга ирешкән саен укытучыларның фидакарь хезмәтен зур хөрмәт, тирән ихтирам белән искә аласың. Алар бит моның өчен җаннарын-тәннәрен биреп эшлиләр, һәр укучысына бәхет телиләр.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (16), март — июнь 2017 ел.

* * *

У многих из нас в домашних альбомах хранятся фотографии школьных лет. Глядя на них, как бы возвращаешься в свое далекое детство. Вот ты с букетом ярких цветов стоишь на пороге первого класса, а здесь, затаив дыхание, слушаешь своего первого учителя. А на этом снимке ты уже прощаешься с любимой школой: последний звонок открывает перед тобой путь во взрослую жизнь…

Тахир Бурханович Абузяров бережно хранит фотографии школьных лет. 50 лет минуло с тех пор, когда для них прозвенел последний звонок в Теплостанской средней школе, а все было словно недавно. Перелистывая страницы альбома, Тахир Бурханович перенесся мысленно в те давние уже времена.

«Со школой мы попрощались в 1967 году. У нас было два параллельных класса. В моем классе «А» было 20 выпускников, в классе «Б» – 21. Когда в 1970 году построили новую школу, в ней насчитывалось 730 учащихся. А сегодня – только 16 ребятишек…

В начале учились в трех разных местах: в деревянном здании – три класса. В здании мечети разме-щались два класса, а в кирпичном доме купца Вахитова – еще три класса. Здесь же разместились учительская, кабинет директора и библиотека. И только в 1970 году на средства колхоза была построена новая двухэтажная школа. Председателем колхоза тогда был Бурхан Абузяров. Директор школы фронтовик Габдулла Насыров, открывая школу, не смог удержать слезы радости.

С первого по четвертый класс нас учила одна из первых комсомольцев Гаян апа Халиуллова. А с пятого класса нас приняла «под свое крыло» Галия апа Шакурова.

По понедельникам проходили классные часы. Руководитель класса подводила итоги: какова успеваемость, дисциплина, как участвовали в общественной жизни. Тогда же подводили итоги соревнования  трех звеньев, лучшему звену вручался переходящий красный флажок. С восьмилетнего возраста сдавали нормы ГТО («Готов к труду и обороне»). В четвертом классе нас приняли в пионеры, образовался Совет отряда с различными секциями. Между пионерами были распределены обязанности, мы выполняли разные дела.

Часто вспоминаю своих учителей. Русский язык и литературу преподавал выпускник Ульяновского педагогического техникума Гали абый Сатдаров, человек образованный и внимательный. Алгебру вела Гульфия апа Гайсина, требовательная, но доброжелательная. Учитель труда Минахмет абый Валиахметов научил нас разным премудростям, которые скоро пригодились нам в жизни. Уроки биологии и анатомии увлеченно вел молодой учитель Масгут абый Валиахметов. Учительница татарского языка и литературы Галия апа Шакурова запомнилась нам навсегда своим спокойствием, мягким характером. Помню, как в выпускном восьмом классе мы писали изложение
по произведениям татарских классиков. Я до сих пор горжусь своей пятеркой. Впрочем, неуспевающих у Галии апа не было, знания она давала основательные. Она и еще Лаля апа Валиахметова особенно запомнились своим терпением, они никогда не срывались, не повышали голоса.

Были, конечно, и трудности. Все предметы у нас преподавали на татарском языке. Когда с моим другом Анвером Зилитдиновым мы поступили в Подбельское педагогическое училище, сразу столкнулись с проблемой: там все занятия велись на русском языке, и мы не все понимали. Но потом освоили язык, успешно закончили училище. Анвер стал директором в Теплостанской средней школе.

Мне хотелось стать строителем. Но все перевернула беседа с Гали абый Сатдаровым. После экзамена по русскому языку он попросил меня остаться в классе и завел разговор о моем будущем. «Какой из тебя строитель?! Тебе же прямая дорога в педагогический», – убеждал он меня. И убедил. Такого же мнения придерживались и мои родители.

Наши учителя и родители научили нас и физическому, и умственному труду. Это очень пригодилось нам в жизни.

И после школы мы продолжали активную жизнь, участвовали в спортивных соревнованиях, занимались художественной самодеятельностью.

Класс наш был очень дружным и сплоченным. Галия апа была в курсе всех наших дел. Она радовалась нашим достижениям, вместе переживала неудачи. Мы постоянно чувствовали ее искреннюю поддержку. Она была для нас второй мамой. Всегда поражался ее трудолюбию, вниманию к людям. Ведь у нее самой дома были трое детей, огород, домашняя скотина. Но она успевала везде. Была также агитатором на ферме. По вечерам, играя на улице, мы видели, как доярки направлялись на ферму на вечернюю дойку. А вслед за ними шли наши учителя. Они выступали в «красных уголках», рассказывая колхозникам о событиях в стране и за рубежом, выпускали стенные газеты и «боевые листки». Копаясь в архивах, я наткнулся на кошкинскую газету «Маяк Ильича». Там рассказывалось о том, что в колхозе «Теплый стан» хорошо поставлена агитационная работа среди населения, а редактор стенгазеты «Яңа юл» (Новый путь) Гали Сатдаров занял первое место в районе, и его портрет занесен на Доску почета на площади Куйбышева.

Вот благодаря таким людям наш колхоз в 60-е годы считался самым лучшим в районе по всем показателям. А председателя колхоза Бурхана Абузярова трижды избирали депутатом областного Совета народных депутатов.

Некоторых моих одноклассником уже нет в живых. Но о каждом из них можно сказать, что они состоялись в жизни, трудились честно и добросовестно, вырастили достойных детей и внуков. И всем этим мы обязаны нашим родителям и учителям. За это им огромное спасибо».

Тахир Абузяров рассказывает обо всем, как будто это было только вчера. Да, на всю жизнь сохраняются беззаботные школьные годы. А по истечении жизни все чаще с уважением вспоминаешь своих учителей, которые вложили частицы своих сердец, чтобы их питомцы выросли и стали достойными людьми.

Миляуша ГАЗИМОВА.

Журнал «Самарские татары», № 4 (16), март — июнь 2017 г.

Просмотров: 1442

Комментирование запрещено