«Әнием алтыным, минем иң якыным»

63494057Ана – бөек исем.
Нәрсә җитә ана булуга?
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке — ана булуда.

Шушы шигъри юлларны укып, 24 ноябрьдә Иске Усман авылы мәдәният йортында «Күңелле ноталар» түгәрәгенең җитәкчесе Гөлшат Әзкәр кызы Хәйсанова кичәне ачып җибәрде. Аннан соң башлангыч сыйныф укучылары әниләрне котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Мәдәният йортында «Әнием алтыным, минем иң якыным» дип аталган концерт кызганнан кызды. Рамазанов Әнвәр хәзрәт тә әниләрне бәйрәм белән котлап, җыр hәм шаян бию башкарды.

Моңлы тавышлы апалы-энеле Ләйсән hәм Алмас Гыйльметдиновлар «Әнием» дигән җыр башкарганда әниләр кулъяулык чите белән күз яшьләрен сөртте. Суык Себер ягыннан — Покачи шәhәреннән кунакка кайткан Зөлфия hәм Нәркис Вәлиевлар дуэты, Венера Сәдриева, Мәдинә Шәмсуллина, Әфидә Шатдинова, яшь жырчыларыбыз Айназ Шәйдуллина, Ләйсән Гыйльметдинова башкаруында да җырлар яңгырады.

Биюче кызларыбыз Айназ Низаметдинова, Лиана Фәттахова, Алсу Шәйдуллина, Айназ Шәйдуллина, Ләйсән Сафина, Динә Абдуллова сәхнәне дер селкетеп чегән, төрек биюен hәм «Әпипә»не башкардылар.

Ләйсән Сафина hәм Гөлнара Абдуллова скетч куеп, бераз көлдереп алдылар. Авыл халкы бәйрәм концертын карап, күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.

1644484720689676 63494057 78075413Концертта катнашкан артистларыбызга hәм балаларын катнаштырган әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Иске Усман  авылының клуб мөдире Г.А.АБДУЛЛОВА.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1221

Комментирование запрещено