Каһарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров исемендәге бүләк тагын үзенең иясен тапты
Самараның Пушкин исемендәге Тимерюлчылар мәдәният сараенда быел егерменче тапкыр “Вөҗданлылык” (“Благородство”) губерна иҗтимагый акциясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы булып узды. Өлкә мәдәният министрлыгы ярдәмендә Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм иҗади берлекләре ассоциациясе тарафыннан оештырылучы, тирә яктагыларның кайгысын аңлый белгән кыю һәм тәвәккәл кешеләргә багышланган бу проектның лауреатлары итеп шушы егерме елда 600дән артык исем аталды. Оештыручыларның белдерүенчә, 2017 елда гына да оештыру комитетына тугыз шәһәрдән һәм егерме биш авыл-районнардан 375 гариза алынган. Шулардан 11 номинация буенча 39 лауреат сайланган. Акциянең колачлыгын аңлау, күрү өчен шул номинацияләрнең исемлеген атау да җитә – “Кайгырту һәм рәхимлек”, “Ветераннар”, “Волонтер”, Синельников исемендәге “Погонлы кешеләр”, “Уллыкка-кызлыкка алу”, “Мәдәнияткә ярдәм күрсәтү”, “Меценат”, “Хәтер”, Гакыйль Сәгыйров исемендәге “Кыенлыкларны җиңү” (“Преодоление”, “Коткару”, “Донор”).
Бу номинацияләр буенча лауреатларның һәркайсы турында аерым-аерым җентекләп сөйләргә мөмкин булыр иде. Ә без “Бердәмлек” газетасында шуларның бары берничәсе – милләттәшләребезгә кагылышлы булганнарын гына билгеләп үтәргә булдык.
“Ветераннар” номинациясендә быел лауреат исеменә берьюлы биш кеше лаек булды. Аларның барсы да Самарадан һәм һәркайсына 87 — 93 яшь. Ә менә татар милләтеннән бары берәү генә бүләкләнде. Ул — Ләлә Хөснетдин кызы Зуева. Аңа сугышның башыннан алып азагына кадәр хәрби элемтәче булырга туры килгән. Ләлә ханым “Икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы” ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Аның һәм башка ветераннарның сәхнәгә менеп бүләкләр алуларын күрү күпләрдә соклану һәм горурлану хисе тудыргандыр, мөгаен.
Ә менә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм талантлы рәссам Гакыйль Сәгыйров исемендәге премия һәрвакыт үзенә ничектер тартып тора кебек. Ул үзе 1997 елда иң беренчеләрдән булып, “Вөҗданлылык” бүләгенә лаек булган иде. Аңа бүләкне бирү тантанасында СССРның халык артисты Вера ханым Ершованың бу гаҗәеп батыр, талантлы һәм башкаларга да мәрхәмәтле кешенең алдына тезләнүе әле дә хәтеремдә.
Шагыйрьнең арабыздан китеп, бакыйлыкка күчүенә дә быел җәен сигез ел тулып үтте инде. Ә киләсе яңа елның февралендә без аның 80 яшьлеген билгеләп үтәчәкбез.
2015 елда аның тормыш юлы һәм иҗаты турында нәшер ителгән китапны халыкка тәкъдим иткәндә, үзеңнең кыенлыкларыңны җиңеп, башкаларга да игелекле гамәлләр кылып яшәүчеләргә бирелә торган премияне Гакыйль Сәгыйров исеме белән атау турында карар кабул ителгән иде. Һәм менә шул вакыттан бирле ул нәкъ шундый кешеләргә бирелеп килә дә инде. “Вөҗданлылык” акциясенең бөтен тарихында бу номинациядә бүләккә егермедән артык кеше лаек булган.
Быелгы бүләкләү тантанасында Нефтегорски районы Утевка авылыннан килгән үзешчән җырчы Людмила Чернецованың әле 19нчы гасыр башында яшәгән, үзенең якташы, каһарман рәссам Григорий Журавлевка багышлап җыр башкаруы күңелгә үтеп керерлек итеп яңгырады. Ул аяксыз, кулсыз да Гакыйль Сәгыйров сыман карандашын авызына кабып, гаҗәеп матур иконалар ясаган. Шуларның берсе әле Россия патшасы гаиләсендә дә сакланган, дип сөйлиләр. Бу җыр милләттәшебез Гакыйль Сәгыйровның иҗатына, тормышына, батырлыгына һәм кылган изге гамәлләренә дә югары бәя бирү кебек яңгырады.
Тантанада «Кыенлыкларны җиңү» номинациясе буенча бүләккә Сызранда яшәүче 62 яшьлек Александра Владимировна Мишенькина лаек дип табылды. Ул әле техникумда укыган елларында ук умыртка сөягенең муен өлешен сындыра һәм шуннан бирле аның аяклары һәм куллары хәрәкәтсез булып кала. Дөрес, умыртка сөягенә ясалган операциядән һәм озак дәваланулардан соң гына ул берникадәр аяк кулларын селкетә башлый. Тик шулай да аңа инвалид арбасыннан башка яшәү мөмкинлеге булмый инде.
Александра Владимировна үзендә көч табып, өендә кичке урта мәктәпне һәм читтән торып укып, университетның юридик факультетын тәмамлый. Соңгы елларда ул Сызран шәһәренең “Виктория” инвалид арбаларында утыручы авыруларның иҗтимагый оешмасына җитәкчелек итә. Аның тарафыннан инвалидлар өчен 20дән артык социаль әһәмияткә ия проектлар эшләнеп, тормышка ашырылган. Александра Владимировна сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кыенлыкларны җиңеп чыгарга, спорт белән шөгыльләнү, төрле иҗади чараларда катнашу аша сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә. Аңарда тәрбияләнүчеләр дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашып, төрле спорт төрләрендә иң югары бүләкләргә лаек булдылар инде. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү һәм булышу аның бөтен тормышының мәгънәсе булып тора.
Быелгы тантана күптәнге традиция буенча сәхнәгә 2017 елның барлык лауреатларының бергәләп күтәрелүләре һәм Россиянең халык артисты Марк Левянтка кушылып бергәләп акциянең гимнына әверелгән “Дөнья тагын да яктыра төшәчәк” (“И станет мир светлей”) җырын башкарулары белән төгәлләнде.
Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА,
Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Просмотров: 1051