Фәрештә канаты

800x_druzja-01Балачак – якты истәлекләр чыганагы. Әти-әнисе, әби-бабасы белән тулы гаиләдә үскән кешенең хәтере гадәттә истәлекләргә аеруча бай була торгандыр.

Кичләрен бабамның керосин лампасы яктысында саргаеп, тетелеп беткән иске китаплар укуы хәтеремдә әле дә яхшы саклана. Анда гарәп хәрефләре белән нинди генә маҗаралар турындагы вакыйгалар язылмаган иде!

Шайтаннарның, җен-пәриләрнең кешеләрне тормыш юлында адаштырулары, аларны төрле явызлыкларга алып барулары турында куркыныч хәлләр дә бар иде. Шулай ук фәрештәләрнең кешеләргә тормышта туры юл күрсәтүләре, ялгышлардан саклавы турында да бар иде.

Менә шул чакта инде нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәне күңелгә сеңә дә башлагандыр. Бу инде борынгыдан килгән рухи тәрбиянең беренче баскычы булгандыр.

Гомерем буена матур истәлек булып бер вакыйга истә саклана. Безнең Иске Ярмәк авылы очындагы калку урында зират урнашкан. Шул зират тавы башында чокырлар бар иде. Ул гражданнар сугышы вакытындагы окопларның эзләре булса кирәк. Без гел шул тауда уйный идек.

Кайтканда аннан шаулашып, сикергәләнеп, йөгереп төшә идек. Шул чакта безнең әби-бабаларыбыз зират янында шаулашырга, сугышырга, ачуланышырга ярамавы турында сөйлиләр иде. Алар: “Монда безнең әби- бабаларыбыз күмелгән. Шаулашсагыз – җаннарының тынычлыгын бозасыз,” — дип шелтәлиләр иде. Шулай ук: “Зират тавыннан төшкәндә сак кыланыгыз, сикергәләгәндә җилкәгездәге фәрештәләрнең канаты сынмасын,” — дип безне кисәтәләр иде.

Бала чакта таудан төшкәндә үзеннән-үзе йөгертә. Ниндидер тыелгысыз ашкыну уяна. Шулай да, әби-бабаларыбыз сүзен истә тотып, кулларны күтәреп җилкәгә куябыз. Имештер, фәрештә канатын сынудан саклыйбыз.

Нинди көчле булган рухи тәрбия элгәре заманнарда! Ул кызыклы да, үтемле дә, истә дә калырлык. Ул тәрбия үз эченә бәетләрне, риваятьләрне, әкиятләрне, төрле әйтемнәрне дә алган һәм хәдисләр белән ныгытылган бит.

Гореф-гадәтләрдә кешеләрне, җәмгыятьне тәрбияләүнең кагыйдәләре, серләре һәм язылмаган яшәү кагыйдәләре тупланган. Элгәре алардан тайпылучыларны җәмгыяттә күмәкләп тәртипкә чакырганнар.

Еракта калган балалык елларын искә алганда түбәндәге шигырь барлыкка килде.

Фәрештә канаты

Йөгереп төшкәндә таулардан,

Күтәреп җилкәгә кулларны,

Фәрештә канатын саклаган

Вакытлар билиләр уйларны.

Ул чаклар тарихка тагылып,

Елларга күмелеп калдылар.

Шулай да күңелем түренең

Иң якты урынын алдылар.

Җилкәдә фәрештә канатын

Тормышта һәрвакыт тоябыз,

Егылсак борынны канатып,

Шуңарга таянып торабыз.

Юата күңелсез чакларда,

Өметсез хисләргә бирелсәң.

Яктырта караңгы йөзләрне,

Күңелгә болытлар сарылса.

Кайчакта җилкәдән фәрештә

Ашкына торгандыр качарга,

Килешсез хисләргә бирелсәм,

Яхшыны юрасам начарга.

Елларым фәрештә аклыгын

Чәчемә сибәләр аз-азлап,

Уйларым, гамәлләр хаклыгы

Торалар фәрештә сагында.

 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1091

Комментирование запрещено