Хуш инде

2Ана күңеле һәрчак балада,
Баланыкы гына далада.
Көтә безне газиз әниләр,
Без сылтыйбыз вакыт юклыкка.

Сөйләшергә сүзе булгандыр,
Әйтер сүзе, бәлки, калгандыр.
Үкенечкә генә кала шул,
Дөнья мәшәкате баса шул.

Догаларым, әни, кабул булсын,
Теләкләрем барып җитсеннәр.
Оҗмахларның түрләрендә
Фәрештәләр сине көтсеннәр.

Яхшы әни булдың гомер буе,
Киңәш бирдең авыр чакларда.
Синең изге догаларың белән
Без яшибез фани дөньяда.

Онытырлар инде мине димә,
Онытырга юк бит хакыбыз.
Син булганда күңел тыныч иде,
Юк иде шул бер дә кайгыбыз.

Кабереңә, әнием, киләмен,
Гафу сорап башым иямен.
Үпкәләткән булсам бер юкка,
Зинһар мине гафу итәрсең.

Куа-куа дөньяларны
Гомерләр үтә икән,
Беркөн шулай тетрәндереп
Ала да китә икән.

Иртән торсам сине уйлыйм,
Төнлә төшләремә керәсең.
Сагынамын, әнием, сине,
Үзәгемне өзәсең.

Киемеңне күргән саен
Үзәкләрем өзелә.
Урыннарың тыныч булсын,
Газап күрмә һич кенә.

Мәңгелеккә китәсеңне
Сизенгәндер күңелең.
Бәхиллегең биреп киттең,
Рәхмәт яусын, әнием.

Күпме еласам да юк инде,
Урыннарың, әнием, буш инде.
Йөрәгемдә авыр яралар,
Мәңгелеккә, әнием, хуш инде.

Роза ГАЙФУЛЛИНА.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1309

Комментирование запрещено