Самар өлкә мөфтияте каршындагы ветераннар шурасының рәисе, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Таһир Гобәйдулла улы МАМЫШЕВка — 90 яшь!

Тахир бабай 6Хөрмәтле Таһир бабай!

Сезне Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте исеменнән ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлап, изге теләкләремне җиткерәм.

Бүген сез Үзәк диния нәза­рә­тенә кергән Самар өлкәсе мөсел­ман­нарының Региональ диния нә­зарәте кар­шындагы ветераннар советы рәисе буларак, актив эшчәнлек алып барасыз, яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүгә күп көч куясыз. Самарның Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән зур дини чаралар да сезнең катнашудан башка үтми.

Хөрмәтле Таһир Гобәйдулла улы! Сез киң күңелле, олы йөрәкле кеше, киләчәктә дә шундый изге күңелле булып калыгыз. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне телибез.Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә.

Самара өлкәсе мөселманнарының

Региональ диния нәзарәте рәисе,

мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

 

*   *   *

41392-buket-buket-251-roza-miks-v-korzineТаһир Гобәйдулла улы Мамышевка!

Хөрмәтле Таһир ага! Сезне өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үземнең исемнән олуг гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Сез олы тормыш юлы үткән, хөрмәткә лаеклы, барыбызга да кадерле кешеләребезнең берсе. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне ватаныбызга, милләтебезгә, динебезгә бирдегез. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, бүген дә җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнашуыгыз сокландыра. Ветераннар белән эшләвегез, яшьләргә патриотик тәрбия бирүегез, акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торуыгыз өчен чиксез рәхмәтле без.

Хөрмәтле Таһир Гобәйдулла улы! Сезгә чын күңелдән хәерле озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз, кайгы-хәсрәткә бирешмичә, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, хәләл җефетегез Наилә апа белән әле тагын күп еллар яшәргә насыйп булсын.

Ильяс Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

 

*   *   *

Таһир Гобәйдулла улы Мамышевка!

Хөрмәтле Таһир әфәнде! Сез Самар Җәмигъ мәчетенең хөрмәтле аксакалы, хәрби ир-ат, дини, иманлы кеше буларак, күпләргә үрнәк булып торасыз һәм татар милләтенең телен, динен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклап калуда, үстерүдә зур хезмәт башкарасыз. Сабыр, тыныч холыклы, тыйнак, олысына, кечесенә игътибарлы, тәмле сүзле, гадел кеше сез.

Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иминлек, муллык, хәерле озын гомер телим.

Хәләл җефетегез Наилә ханым белән тигезлектә, бәхеттә, шатлыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның, туруннарыгызның игелеген күреп, әле тагын күп еллар яшәргә насыйп булсын.

Киләчәктә дә динебез ислам юлындагы хезмәтегезне уңышлы дәвам итеп, якты йөзегез, нурлы күзләрегез, акыллы киңәшләрегез, яхшы сүзләрегез белән тирә-юньдәге кешеләрне сөендереп гомер итегез.

Изге теләкләр белән Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты

Вазыйх Мөхәммәтшин.

Милләткә багышланган гомер

латыповГали авылы эшкуары, күп еллар җирле “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган, Гали авылында үткәрелгән беренче Бөтен­россия авыллар сабан­туе, ат чабышлары, “Халкым минем” фес­тивале кебек матур чаралар үткәреп, халкы өчен хәләл малын һәм үзен жәлләмәгән Расих Мөҗаһит улы Латыйповның вафатына 6 мартта бер ел тула.

Шул уңайдан унынчы “Хал­кым минем” иҗат фес­тивале мәрхүм Расих Латый­пов истәлегенә багышлана. Бу чара 17 февральдә, иртәнге сәгать 10да Гали авы­лының Мә­дәният йортында үткә­ре­ләчәк. Фести­вальгә өлкә­без­нең үзеш­чән сән­гать коллективлары чакырыла. Читать полностью

Собрания граждан прошли в Староусмановском сельском поселении

0f9edddf13396292a51a5829bb465d412 и 6 февраля состоялись первые встречи с населением сел Никиткино, Неклюдово и Старое Усманово.

На встречу с жителями приехала группа руководителей и специалистов, в составе которой представители администрации Камышлинского района, руководители и сотрудники различных организаций.

Читать полностью

Началась подготовка к межнациональному областному празднику Навруз

img_89826 февраля 2018 года в Доме дружбы народов прошло совещание региональной общественной организации «Союз народов Самарской области», в котором приняли участие представители более 20 национальных общественных объединений региона. Читать полностью

Когда на земле есть хозяин

47dfc0cce787de296614c04a847c26f4В минувшую неделю прошла рабочая встреча с главами крестьянских (фермерских) хозяйств, а также с владельцами личных подсобных хозяйств сельского поселения Ермаково, организованная главой поселения и комитетом сельского хозяйства и продовольствия администрации Камышлинского района.

Читать полностью

Яшәү яме байлыкта түгел, мәхәббәттә… (АУДИОЯЗМАЛАР)

Хәбибҗамал апа сөекле улы Гакыйль белән.

Хәбибҗамал апа сөекле улы Гакыйль белән.

Бүген без укучыларыбыз игътибарына Гакыйль Сә­гыйровның 2006 елда Татарстан радиосының “Пар канатлар” тапшыруы хәбәрчесе бе­лән булган әңгәмәсен тәкъ­дим итәбез. Бу тапшыру үткән 2017 елның июль чыгарылышларының берсендә кабатлап яңгыратылды. Ка­һарман якташыбызның 80 яшьлек юбилее алдыннан аның әйткән сүзләрен, фи­керләрен “Бердәмлек” аша күңелләрегезгә илтеп салырга мөмкинлек таптык. Сүзне тапшыруның авторы һәм алыштыргысыз алып баручысы ве­теран-журналист Рәзин Нуруллинга бирәбез. Читать полностью

ПСЧ №120: одна из лучших в области

ff05f560efc8a8a315d03406c0781cddПо итогам деятельности пожарно-спасательных подразделений ГКУ Самарской области «Центр по делам ГО, ПБ и ЧС» в номинации «Лучшая самостоятельная пожарно-спасательная часть» была признана ПСЧ № 120 Камышлинского района. Коллектив под руководством И.Х.Салихова награжден Дипломом первой степени и кубком за первое место.

 

Читать полностью

Ученица Староермаковской школы заняла 1 место в Международном конкурсе речевого и вокального искусств (ВИДЕО) / Ләйләбез “Илһамият” җиңүчесе

iВ Казанском государственном институте культуры прошел Международный конкурс-фестиваль речевого и вокального искусств «Илhамият». Ученица 4 класса Староермаковской школы Нагимуллина Лейла Фердинандовна заняла 1 место в номинации «Речевое исполнение, возрастная категория 5-9 лет».

Читать полностью

«Однажды в сказке»

image7 февраля в Новоермаковской сельской библиотеке состоялась очередная встреча с детьми детского сада «Ромашка» «Однажды в сказке».  Читать полностью

Абыстайлар татар теле язмышы өчен борчыла (ВИДЕО)

8F6CDCC7-7847-4C07-85A0-BC6851E6C32A_cx6_cy10_cw95_w1023_r1_sКазанның «Ярдәм» мәчетендә абыстайларның «Киләчәгебезне ничек күрәсез?» исемле җыенында телне саклау кирәклегенә зур әһәмият бирелде. Йөзгә якын абыстай катнашында сәгать ярым барган чарада татар телен, татар милләтен саклап калу юллары барланды.

Читать полностью

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Россиякүләм бәйге узачак

0136Татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне барлау, туплау һәм тарату, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар теле укытучыларын педагогик һәм мәдәни тәҗрибә уртаклашу өчен берләштерү максатыннанУрок. РФ сайтында яңа проект башлана – Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен II «Иң яхшы мультимедиа дәрес методик эшкәртмәсе» Россиякүләм бәйгесе. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татар китап нәшрияты редакторы Айсылу Галиева җиткерде. Читать полностью

Татьяна Ларионова: «Обсуждается реализация абсолютно нового проекта»

2Завершив восстановление Болгара и Свияжска, Минтимер Шаймиев может заняться возрождением Шелкового пути в 53 регионах России. Часть 1-я

В 2018 году завершается федеральная программа «Культурное наследие Татарстана — остров-град Свияжск и древний Болгар». С 2010 года там построено, воссоздано, отреставрировано, законсервировано 86 объектов. Весь Болгар, Успенский собор и монастырь Свияжска внесены в список культурного наследия ЮНЕСКО. О сделанном и запланированном в ходе интернет-конференции с читателями «БИЗНЕС Online» рассказала зампредседателя Госсовета РТ, исполнительный директор фонда «Возрождение» Татьяна Ларионова. Читать полностью

Башкортстан фильмы, чикләнгән прокатта иң күп касса җыеп, беренче тапкыр премия алды / Фильм «Из Уфы с Любовью» получил премию «Блокбастер»

59-02Уфада төшерелгән “Из Уфы с любовью” фильмы “Блокбастер” профессиональ премиясенә ия булды. Бу хакта әлеге фильмның режиссеры Айнур Аскаров хәбәр итә. Читать полностью