Жизнь как подвиг: в Самаре прошел вечер памяти Гакиля Сагирова / Дусларым бар минем, дусларым! (ВИДЕО)

gakil-1В торжестве, посвященном 80-летию Гакиля Сагирова, приняла участие делегация из Кошкинского района, Ульяновской области и Нурлатского района Республики Татарстан. На вечер памяти приехали также представители Союза писателей Татарстана, самарских отделений Союза писателей России и Союза журналистов России, администраций Камышлинского, Похвистневского, Шенталинского районов, всех татарских национально-культурных организаций Самарской области.

В начале мероприятия руководитель управления национальной и конфессиональной политики департамента мониторинга общественного мнения Администрации губернатора Самарской области Надежда Осипова зачитала приветственный адрес врио губернатора Самарской области Дмитрия Азарова: «Тысячи поклонников творчества Гакиля Сагирова хранят в сердцах память об этой удивительной личности, преподавшей всем нам урок мужества длиною в целую жизнь. Нашей молодежи следует учиться у Гакиля Сагирова стойкости, упорству в достижении поставленной цели, максимальной самоотдаче в служении обществу, неукротимой воле к жизни. Низкий поклон родным поэта. Мы восхищаемся подвигом Хабибжамал апа – матери Гакиля, которая вырастила прекрасного сына, дала крылья его таланту и на протяжении долгих лет была главной опорой поэта. Его семья поистине может служить примером подлинной человечности и доброты».

gakil-1После официальной части состоялся концерт, подготовленный учащимися и педагогами школы «Яктылык». Прозвучали песни на стихи Гакиля Сагирова. Кроме того, посетители в ходе мероприятия смогли познакомиться с трагической жизнью и творчеством талантливого писателя и художника, а также услышать его видеобращение подрастающему поколению о значении родного языка.

22 февраля в деревне Бикулово Республики Татарстан, где учился Гакиль Сагиров, также состоится памятный вечер. Там же находится музей, посвященный жизни и творчеству татарского поэта.

samddn.ru

* * *



Самараның Тимерюлчылар мәдәният сараенда каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗәббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлегенә багышланган бик матур әдәби-музыкаль кичә узды.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы ярдәмендә өлкә милли-мәдәни татар автономиясе оештырган бу чараКазан, Нурлат, Димитровград шәһәрләреннән, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән күпсанлы кунаклар җыйды. Алар арасында шагыйрьнең туганнары, якташлары, ул исән чакта аның белән аралашкан кешеләр байтак булып, чара бик тә җылы атмосферада узды. Оештыручылар кунакларга күңелсезләнергә бирмәделәр. Фойеда Гакыйль Сәгыйров сүзләренә язылган җырлар агыла, шагыйрьнең китаплары, рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган, аның тормышына һәм иҗатына багышланган баннрлар куелган иде. Гакыйль Сәгыйровның Нурлат районының Биккол авылындагы музееннан китерелгән экспонатлар күргәзмәсе дә күпләрне кызыксындырды.

Чараның төп өлеше Үзәк диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның шагыйрь рухына багышлап укыган изге догалары белән башланды. Аннан сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән мөхтәрәм кунаклар да каһарман якташыбызны җылы сүзләр белән искә алдылар. Өлкә администрациясе җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова, тамашачыларны сәламләп, шагыйрьнең энесе Наил Сәгыйровка һәм аның хатыны Халидә ханыма өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаровның Рәхмәт хатын тапшырды һәм чәй сервизы бүләк итте. Бөтендөнья татар конгрессы Шурасы һәм Башкарма комитеты, Татарстан язучылары берлеге исеменнән шагыйрә, Гаяз Исхакый һәм башка әдәби премияләр лауреаты Рифә Рахман чыгыш ясап, Самара татарларының милли тормышында актив катнашучы милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырды.

Ульян өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин, Ульян шәһәренең татар мәдәни үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина да бу чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтте һәм Гакыйль Сәгыйровның ачы язмышына битараф булмаган, аның музеен булдыру теләге белән янып йөргән “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районы Исәнтимер авылыннан килгән Гакыйль Сәгыйровның иҗатын пропагандалаучылар — Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровлар юбилей тантанасына тагын да ямь өстәделәр. Рәйсә ханым, Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президентының киңәшчесе Идеал Гәләүтдинов белән бергә, бик матур итеп чараны алып бардылар. Ә Гакыйль әфәнде шагыйрьнең сүзләренә үзе иҗат иткән җырларын бүләк итте.

Юбилей тантанасында Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, шагыйрьнең якташлары — Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылыннан Рәфисә һәм Равил Минебаевлар һәм бер төркем авылдашлары, Татарстан Республикасы Нурлат районыннан Биккол авыл җирлеге башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, татар теле укытучысы Гөлүсә Әһлиуллина чыгыш ясадылар.

Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева, Вәис Бәйрәмов, Татарстаннан, Ульяннан, өлкәбез районнарыннан килгән үзешчән артистларның, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары бик урынлы булды. Кунаклар да, тамашачылар да бәйрәмнән канәгать калып, бу кичәне оештыруга күп көч куйган оештыру комитетына рәхмәтләр әйттеләр. Чынлап та, Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә шул кадәр матур, эчтәлекле булды ки, аны бер мәкаләдә генә язып бетереп булмый. Шуңа да “Бердәмлек” киләсе саннарында бу турыда күләмле язма бастырачак.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2845

Комментирование запрещено