Уйна, дустым, гармуныңны!

Камил Шакиров.

Камил Шакиров.

Самара өлкәсендә үткәрелүче “Баян рухы” (“Душа баяна”) өлкә фестиваленең Киров, Промышленный һәм Красная Глинка районнары гармунчылары һәм баянчылары өчен йомгаклау концерты узды. Бу фестиваль өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров ини­циативасы буенча сәләтле башкаручыларны ачыклау, аларның осталыгын тагын да үстерү, милли уен коралларында уйнау гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан беренче тапкыр оештырылды.

Һәм менә инде “Баян рухы” фестивале шыгрым тулы заллар җыя. Баян, гармун, аккордеонга кушылып җырланган татар, рус, мордва, чуваш җырлары, милли көйләре халыкның күңел хисен ачып җибәрә, рухи байлыгын күрсәтә.

Менә Киров мәйданындагы Иҗат йорты сәхнәсенә “Экспромт” инструменталь ансамбле чыкты һәм зур осталык белән рус халык көйләрен уйный башлады. Күңелемә ургылып кергән гаҗәеп бер хис кайдандыр ерактан, ата-бабаларыбыздан очып килгән кебек тоелды. Дом­ра, балалайка, баян көйләре тамашачыны Россиянең ак каенлы урманнарына, киң далаларына алып кереп китә, күз алдыннан кышкы юлдан кар уйнатып чапкан тройкалар үтә сыман. Һишиксез, халык музыкасы сихри көчкә ия!

“Калина” инструменталь, “Веселые кнопочки” баянистлар ансамбльләренең чыгышлары да искиткеч матур булды. Аккордеоннары өстеннән башлары гына күренеп торган нәни солистлар Владислав Яковлев, Артем Макрушин тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын виртуоз уеннары белән шаккатырдылар. “Коробок” рус бию коллективы, “Килейн” (“Каен”) эрзя-мокша җыр ансамбле чыгышлары концертны тагын да бизәп җибәрде.

Ә татар мәдәниятен Са­мараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле баянчысы Камил Шакиров тәкъдим итте. Ул татар көйләреннән торган попурри уйнап, күңелләрне җилкендерде. Тик, кызганычка, милләттәшебез финалга уза алмады.

Чара фестивальнең сәнгать режиссеры, Самара өлкәсенең атказанган артисты, Россия музыканты һәм композиторы Сергей Войтенко чыгышы белән тәмамланды. “Бу фес­тивальне оештыра башлаганда ул шулкадәр популяр булып китәр, дип бер дә уйламаган идек. Авылларда, район үзәкләрендә быелгы чарада катнаша алмыйча калган гармунчылар шактый әле. Шулай булгач, фестивалебез дә дәвамлы булып, киләсе елда сәхнәдә яңадан-яңа талантлар күрербез, дип ышанам”, — диде ул һәм “Самара крае” җырын башкарды.

15 мартта Самараның опера һәм балет театры бинасында фестивальнең гала-концерты үтәчәк. Анда сайлап алу концертларында финалга чыккан милләттәшләребез дә катнашачак.

 

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1014

Комментирование запрещено